16+

Казан югарыга үрмәләп түгел, ә очып күтәрелә

Татарстан башкаласында эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең айлык хезмәт хаклары 89 мең сумнан да күбрәк.

Казан югарыга үрмәләп түгел, ә очып күтәрелә

Татарстан башкаласында эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең айлык хезмәт хаклары 89 мең сумнан да күбрәк.

– Икътисадта товар әйләнешенең үсүе хезмәт хакларының артуына йогынты ясый. Шактый еллар без турнир таблицасының уртасында булдык. Бүген, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урынга чыктык. Шәһәр икътисадының лайнеры ышанычлы һәм тотрыклы рәвештә алга бара. Республика Рәисе әйдаманлыгында һәм Хөкүмәттәге хезмәттәшләр белән берлектә шәһәрне үстерүнең барлык программаларын да дәвам итәчәкбез, – диде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров мэриядә узган киңәшмәдә таныштырганча, Казанда иң югары хезмәт хакы финанс тармагында – 121 мең 574 сум. Мәгълүматлаштыру һәм элемтәдә – 121 мең 235 сум, фәнни эшчәнлектә – 121 мең 184 сум. Электр энергиясе, газ, су җитештерүдә һәм бүлеп бирүдә – 103 мең 182 сум.

Быелның 1 октябренә рәсми теркәлгән эш урынсызлар 1304 кеше. Шул ук вакытта башкалада 15 меңнән артык вакансия бар.

Казанда 2024 елның 1 гыйнварына халык саны 1 миллион 318 мең 604 кеше. Быелның 9 аенда башкалада 14 мең 420 бала туган.

Татарстан башкаласының төп капиталына беренче яртыеллыкта 192 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән.

– Төп күрсәткечләр очып күтәрелештә. Сәнәгать җитештерүе 21 процент, инвестицияләр керү 48 процент үсештә. Инвестицияләрнең бер өлешен, әлбәттә, без халыкара чаралар, шул исәптән, БРИКС илләре саммитын үткәрүче шәһәр буларак алдык. Универсиадага кадәрге һәм 2024 елгы Казан нык үзгәрде. Шушы еллар эчендә без Россиянең генә түгел, ә чит илләрнең күпчелек шәһәрләре ярты гасырда һәм күбрәк вакытта үтә торган юлны уздык, – диде мэр Илсур Метшин.

Казанда 9 айда 1 миллион 93 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу 7 мең 256 квартир һәм 4 мең 955 шәхси торак йорт.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading