16+

Кече эшмәкәрлек дәүләт тарафыннан игътибарга мохтаҗ

Кәсәбәчелеккә дәүләт ярдәме кирәк.

Кече эшмәкәрлек дәүләт тарафыннан игътибарга мохтаҗ

Кәсәбәчелеккә дәүләт ярдәме кирәк.

Совет системасы таркалгач, моңарчы яхшы гына эшләгән предприятиеләр бер-бер артлы мөшкел хәлгә төште. Нигәдер аларның капиталистик система өчен кирәге калмады.

Казанда гына да союз күләмендә дан тоткан “Фотожелатин”, “Сантехприбор”, “Урак һәм чүкеч” заводлары, мех берләшмәсе, милли музыка кораллары, “Заря” кондитер, “Спартак” аяк киемнәре фабрикалары эшләүдән туктады. Авыл җирлекләрендә дә колхозлар һәм совхозлар, оешмалар таркатылды.
Моңарчы халык өчен кирәкле продукция җитештерүчеләр эшсез калды. Хезмәт хакы алмыйча торып булмый, яшәргә дә, ашарга да кирәк. Эшсезләрнең күпчелеге сәүдәгәрлек белән шөгыльләнергә тотынды. Бу эшсезлек кискенлеген беркадәр киметә төште. Хәзер хосусый эшмәкәрлек актив рәвештә формалашып килә. Эшмәкәрлек меңнәрчә кешеләр өчен исән калу, аларның базар чынбарлыгына ярашу мәктәбе булып тора. Эшмәкәрләрнең күпчелеге бер үк вакытта үзләре генераль директор да, бухгалтер да, товар белгече дә, сатучы да.

Мәгълүматларга караганда, Казанда гына да 100 мең кеше кәсәбәчелек белән шөгыльләнә. Шәһәр базарларында товар мул хәзер. Узган гасыр ахырында ваклап сатучылар товарны Мәскәүнең ваклап сату базарыннан (61,5 процент) һәм бер өлеше (43,4 процент) ерак чит илләрдән сатып алган булса, бүген исә Казандагы күмәртәләп сату базарының арадашчылык роле көчәя бара. Казан базарларында традицион рәвештә Төркиядән кайтартылган товарлар өстенлек итә. Польшадан, Италиядән, Алманиядән, Кытайдан да товарлар күпләп кайта. Ваклап сатучылар фикеренчә, нәкъ менә шушы илләрнең товарлары арзангарак төшә, күбесенең сыйфаты да начар түгел.

Соңгы елларда товарны зур суммага сатып алучы кәсәбәчеләр саны шактый арткан. Әйләнеш капиталының шактый зур күләмнәре үсештә булган эшмәкәрләр саны артуын, аларның матди хәлләре яхшыра баруын дәлилли. Билгеле булганча, теләсә кайсы коммерция эшчәнлеге әйләнеш капиталы эзләүдән һәм туплаудан башлана. Кулдашларның һәм дусларның акча биреп торып ярдәм күрсәтүләре ваклап сатучылар өчен төп кредит чыганагы булып исәпләнә. Банклардан кредит алучылар аз, чөнки процентлары зур һәм рәсмиләштерү процессы да катлаулы.

Базар коммерсантларының күбесен салымнарның артык зур булуы, чиновникларның башбаштаклыгы борчый. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге социологлары фаразлавынча, эшмәкәрләрнең 22,1 проценттан күбрәге ришвәт түли. Эшмәкәрләрне хезмәт шартлары авыр булудан бигрәк, эшчәнлек хәленең тотрыксызлыгы һәм киләсе көнгә ышанычсызлык уйландыра.

Кече эшмәкәрлек дәүләт тарафыннан игътибарга мохтаҗ. Җәмгыятьнең нәкъ менә шушы актив социаль катламы урта сыйныф составын тулыландыру мөмкинлеге бирә. Урта сыйныф – базар икътисады үскән теләсә кайсы демократик җәмгыятьнең төп таянычы.

Әгъзам Фәйзрахманов

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading