16+

«Үлемсез полк» – изге эш яки Дәүләт Советы депутатына ни өчен шелтә белдерелде?

Дәүләт Советындагы кичәге сессия бүләк бирүдән башланды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовка, 70 яшь тулу уңаеннан, «Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» почет билгесе тапшырды.

«Үлемсез полк» – изге эш яки Дәүләт Советы депутатына ни өчен шелтә белдерелде?

Дәүләт Советындагы кичәге сессия бүләк бирүдән башланды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовка, 70 яшь тулу уңаеннан, «Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» почет билгесе тапшырды.

- Без бик озын юл үттек. Башта дәүләт суверенитеты турында декларация, аннары Татарстан Конституциясе, федераль үзәк белән ике килешү кабул ителде. Бүген мин сәяси тормыштан читләштем, аның каравы, китаплар язарга вакытым бар, - дип, юбиляр парламент рәисенә соңгы вакытта чык­кан китапларын бүләк итте.

Сессиядә республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин узган ел буенча хисап тотты. Ул үз чыгышында әйткәнчә, Татарстан Россиянең иң имин төбәкләренең берсе булып кала. Мондый вазгыять республикага чит ил инвесторларын һәм туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
- Былтыр үз алдыбызга җинаятьләр санын арттырмау бурычын куйган идек. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, җинаять очраклары 7 процентка кимеде, - диде Артем Хохорин.

Былтыр соңгы 12 ел эчендә балигъ булмаганнар катнашындагы хилафлыклар иң аз күләмдә ачык­ланган.
Күп кеше катнашындагы биш меңнән артык иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чаралары, шул исәптән Дәүләт Думасына сайлау­лар белән FIFA Конфедерация Кубогына жирәбә салу да тәртип ягыннан тыныч кына узган. Монда видеомониторинг системасының да өлеше зур. Татарстанда хокук сакчыларының 8000 видео­камерасы урнаштырылган. Алар ярдәмендә ярты мең җинаятьнең очына чыга алганнар.

Былтыр берничә җинаятьчел төркем кулга алынган, алар арасында талау һәм урлашу белән шөгыльләнгән «гастролер»лар да бар.

Исегезгә төшерәбез, былтыр Иске Татар бистәсендәге зиратта вандаллар йөзләп кабер ташына зыян салган иде. Депутат Илшат Әминов бу җинаятьнең тикшерелү барышы белән кызыксынды.
- Кызганыч, ул әле ачык­ланмады. Без оператив-тикшерү төркемен көчәйттек, әмма сезне әлегә берни белән дә сөендерә алмыйм, - дип белдерде Артем Хохорин.

Депутатлар сорауларны күп яудырды. Әйтик, Анастасия Исаева әйтүенчә, соңгы арада матбугат чараларында кешеләрнең күп­ләп сугышулары турында хәбәрләр еш чыга.
- Халык, 90нчы еллар кире кайта, дип пошаманга калып бара. Бу, дөрестән дә шулаймы? - дип, борчуын җиткереп сорады депутат.

Министр әйтүенчә, 90нчы елларның кайтуы турында сүз дә була алмый, төркемнәр (группировкалар) буенча система камил эшли.
- Дөрес, җинаятьчел мо­хиттә үзгәрешләр, рес­публикада каракларның үз идеологиясен булдыру омтылышы күзәтелә. Без болар турында беләбез һәм шөгыльләнәбез, - диде Хохорин.
КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгы аларның партиясенә митинглар һәм йөрешләр үткәрер­гә еш кына рөхсәт бирми.

- Шул ук вакытта студентларның төрледән-төрле чаралары, «Үлемсез полк» үткәрелә. Ике яклы стандартлар эшкә җигелә дигән сүзме бу? - дип, депутат, МВДның КПРФка мөнәсәбәте үзгәрмәдеме, дип сорады.
Артем Хохорин аңлатканча, митинг үткәрүгә рөхсәтне Эчке эшләр министрлыгы түгел, муниципаль хакимият бирә.

Бу урында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүз алды. Ул, депутат Прокофьевка шелтә белдереп, «Үлемсез полк»­ны гадәти митинглар белән чагыштыру әхлак ягыннан дөрес түгел, диде.
- Нинди партиядә булуына карамастан, маршта барлык катлау кешеләре катнаша. Бу изге эш, -диде Минтимер Шәрипович.

Депутатлар Татарстанның азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы закон проекты буенча да бик актив рәвештә фикер алышты. Мондый документ халыкны барлык төрдәге ризыклар белән теләсә кайсы вазгыятьтә тиешле күләмдә тәэмин итүне күздә тота. Азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы закон Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ульяновск, Саратов, Рязань өлкәләрендә кабул ителгән инде.
Депутат Артем Прокофьев әйтүенчә, җәмәгатьчелек бу законны 25 ел буе, Россиягә чит илләрдән азык-төлек чамасыз рәвештә керә башлаганнан бирле көтте.

Депутат, «Чаллы икмәге» предприятиесе җитәкчесе Рафаэль Юнысов әйтүенчә, читтән караганда, республиканың азык-төлек индустриясендә бар да ал да гөл. Әмма бу шулай тоела гына икән.
- Соңгы арада федераль сәүдә челтәрләренең монополия урнаштыруы күзәтелә. Товар җитештерүче үз продукциясен шул кибет киштәләрендә тәкъдим итәргә теләсә, ташламалар куярга тиеш. Әмма федераль закон буенча икмәк эшләнмәләренә ташлама куюны таләп итәргә ярамый. Мондый шартларда товар җитештерүчеләргә эшләүнең бер мәгънәсе дә калмый бит. Син үз ташламаларың белән федераль челтәрләрнең позициясен көчәйтеп, үз төбәгеңнең кибетләрен, киресенчә, кыен хәлдә калдырасың, - дип борчуын җиткерде Рафаэль Юнысов.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, продукциягә ихтыяҗ зур булсын дисәң, бәя белән сыйфат турында ныгытып уйларга кирәк. Парламент рәисе, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә, мәсьәләне һәрьяклап дикъкать белән өйрәнергә чакырды.

Фото: evening-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading