16+

Мең тәңкә бер тиеннән кими башлый

Әбиләр:”Акчаның монысы “кара көнгә” калып торсын”,-дип, пенсияләренең бер өлешен аерым кулъяулыкка төйнәп куер иде. Министрлар Кабинетында 13 мартта узган матбугат конференциясендә республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та “кара көнгә” әзерлекле булырга, акчаларны юк-барга туздырмаска киңәш итте.

Мең тәңкә бер тиеннән кими башлый

Әбиләр:”Акчаның монысы “кара көнгә” калып торсын”,-дип, пенсияләренең бер өлешен аерым кулъяулыкка төйнәп куер иде. Министрлар Кабинетында 13 мартта узган матбугат конференциясендә республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та “кара көнгә” әзерлекле булырга, акчаларны юк-барга туздырмаска киңәш итте.

-Тышкы икътисади катлаулы хәлләргә оператив каршы тору, икътисади һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү, шулай ук республиканың башкарма хакимият органнарының, җирле үзидарәләрнең һәм предприятиеләренең бергәләшеп эшчәнлек алып баруларын булдыру максатында, Хөкүмәт тарафыннан хәзерге вазгыятькә бәйле рәвештә ихтимал зыяннарны киметү буенча чаралар Планы әзерләнде, - диде министр Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Әлеге План нигезендә, предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә оператив мониторинг үткәрелә башлаган. Предприятиеләр факттагы мәгълүматларны гына түгел, ә фаразланылган мәгълүматны да җиткерә, шуннан чыгып агымдагы хәлгә бәяләмә бирелә һәм тиешле карарлар кабул ителә. Моннан тыш, хәлләрне ачыклау һәм үзвакытында чаралар күрү өчен баланс комиссияләренең утырышларын, шул исәптән республиканың муниципаль берәмлекләрендә дә, активрак үткәрү күздә тотыла.

- Федераль һәм республика программалары тотрыклы финаслана. Татарстан предприятиеләренең федераль ярдәм программаларында катнашуын оештыру, шулай ук федераль хакимият органнары белән берлектә ярдәмнең башка формаларын куллану буенча чаралар күрелә. Бу ярдәмнәр чит ил товарларына алмаш товар җитештерүгә дә кагыла, - дип дәвам итте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлегенә ярдәм программасы кысаларында, республика ярдәме чаралары өйрәнелә. Агымдагы вазгыятькә бәйле рәвештә, әгәр кирәк булса, турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтүне киңәйтү мөмкинлекләре барланачак.

Азык-төлек товарлары базарының халәтенә оператив бәя бирү, социаль әһәмияттәге товарларга бәяләрнең күтәрелүен булдырмау һәм төп азык-төлек товарларының бәяләренә күзәтчелек максатыннан, көн саен мониторинг-анализ ясала. Министр Мидхәт Шаһиәхмәтов әйткәнчә, соңгы мониторингта бәяләрдә кискен үзгәрешләр күзәтелмәгән.


- Республика халкын кулай бәяләрдәге азык-төлек товарлары белән тәэмин итү йөзеннән, әгәр  ихтияҗ булса, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү җанландырылачак. Ярминкәләрдә күбесенчә җирле товар җитештерүчеләр продукциясе тәкъдим ителә, - диде министр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы бунча бүлеге, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан бирелә торган социаль түләүләрнең үзвакытында башкарылуына контроль көчәйтелгән.

Хезмәт хакы күләменә, тулы булмаган эш атнасына күчерүләргә һәм эштән кыскартуларга да көндәлек мониторинг ягъни күзәтчелек кертелә.


- Татарстан Президенты да һәм Премьер-министры да республикадагы кайбер предприятиеләрдә хезмәт хакының минималь күләмнән ким түләнелгәнлеген кискен тәнкыйтьләде.  Эшкуарларның аренда бәяләренең зур булганлыгына зарланулары турында да әйтелде. Бу мәсьәлә буенча нинди чаралар күрелә? - дип сорау бирдем.

- Хезмәт хакларын ким түләү, шулай ук муниципаль берәмлекләр белән Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы катнашында аренда бәяләре мәсьәләләре тикшерелә, - дип җавап кайтарды Мидхәт Шаһиәхмәтов.

- Хезмәт хакларының минималь күләмнән ким булмаска тиешлеге турындагы төзәтмә Россия Федерациясе Конституциясенә дә кертелде, - дип өстәп әйтеп куйды Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Мәктәпләрдә язгы каникул якынлаша. Лилия Галимова кабат искәрткәнчә, Татарстан Президенты ата-аналарны язгы каникулда балалары белән чит илләргә туристлык сәяхәтенә бармакска кушкан. Коронавирус авыруына битарафлык күрсәтергә ярамый, чит илләргә сәяхәтләрне кичектереп тору һәм гигиена таләпләрен үтәү зарур.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading