Шәһри Казан

НЕФТЬ БАШКАЛАСЫНА СӘЯХӘТ

«Татнефть» дигәч, сезнең күз алдына ни килә? Хоккей командасы, «Татнефть-Арена» боз сарае, ягулык салу станцияләре... Күпләребезнең хәбәрдарлыгы, мөгаен, шушының белән бетә булыр. Ә менә Әлмәт шәһәре, аның «Татнефть» ярдәме белән әкияти шәһәргә әйләнеп баруы турында белмибез дисәк тә була. Күңелсез вакыйгалар, афәтләр турындагы хәбәр яшен тизлегендә таралcа да, матур яңалыкларның...

Хастаханәнең бер бүлмәсендә авыр хәлдәге ике сырхау ята икән. Берсенең ятагы тәрәзә кырында, икенчесе исә ишеккә якын һәм аның янында шәфкать туташын чакыра торган төймә урнаштырылган. Тәрәзәгә якын авыру бүлмәдәшен көн саен урамдагы яңалыклар белән таныштырып тора: «Бүген яңгыр явып үтте, салават күпере чыкты, урамда эт баласы уйнап йөри...» Иптәше исә, боларны күрә алмаганлыктан, бүлмәдәшен бик сөеп бетерми, аңа хөсетлек белән карый. Төнлә тәрәзә кырындагы авыру үзен начар хис итеп, иптәшеннән төймәгә басып шәфкать туташын чакыруны сорый, тегесе исә аны «ишетми», йоклаганга сабыша. Иртән аның үлгәнлеге ачыклана. Аны алып чыгып китәләр, ятакны икенче авыруны алып керергә әзерләп куялар. Ишек катындагы авыру үзен тәрәзә кырына күчерүне сорый. Күчеп ятканнан соң тәрәзәгә караса, анда кирпеч стена гына, башка берни юк. «Күршем миңа гел урамны күзәтеп, сөйләп торды, монда берни дә күренми», - ди ул. «Ул берничек тә урамны күзәтә алмады, чөнки ул сукыр иде. Сезнең кәефегезне генә күтәрергә теләде ул», - дип җавап бирә аңа шәфкать туташы. Әлеге гыйбрәтле хикәятне мин Әлмәттә ишеттем. Шул вакытта әлеге хикәят белән Әлмәт шәһәре бер-берсенә бәйләнеп, күңелгә кереп калды. Монда күргәннәремне, матур, җылы хәбәр итеп, тизрәк газета укучыларыбызга җиткерәсем килде. Теге киң күңелле сырхаудан аермалы буларак, миңа берни дә уйлап чыгарасы юк: шөкер, барысын да үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем. Август аенда бер төркем җурналистлар Әлмәт шәһәренә сәфәр кылдык. Казылып-актарылып беткән Казаннан килгәннән соң, икенче илгә аяк баскандай булдык. Юкка гына Әлмәтне Европа шәһәрләре рәтенә куймыйлар икән. Аны шушы дәрәҗәгә күтәрүче-үстерүче, төзүче «Татнефть» ААҖ. Шәһәрнең һәр урамы чәчәккә, яшеллеккә күмелгән, чиста, төзек. Күпме генә эзләсәң дә, җимерек биналарга, чокыр-чакырлы юлларга тап булмассың. Ә инде социаль биналарның һәркайсыннан бер сәхифә әзерләп булыр иде. Балалар бакчасымы ул, мәктәпме, спорт сарае яки шахмат клубымы, яисә театр бинасымы - болар барысы да иң югары зәвык белән, булсын дип эшләнгән. Без башкалабызда шуны күреп күнеккән: гадәттә, яхшы гына бина янында жимерелеп беткәне тора, ә монда шәһәр бер бөтен булып, иң көяз күлмәген киеп куйган матур кыз кебек. Гомумән, Әлмәттә йөргәндә кеше өчен кайгыртучанлыкның нинди була алганлыгын үз күзләрең белән күрәсең.
«Әлмәткә килгән саен, минем ниндидер тылсымлы таяк барлыгына ышанасым килә», - дип сөйләп торды бу сәфәрдә очраган яңа танышым. Мин исә күңелемнән генә сөенеп куйдым: ярый әле ул таяк матур, киң күңелле кешеләр кулында икән.

«Татнефть» ААҖ карамагында барлыгы 11 санаторий-профилакторий, 13 балалар сәламәтләндерү үзәге, 3 ял базасы, 9 спорт комплексы бар. Болар барысы да ел әйләнәсендә шушы тармакта эшләүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен хезмәт күрсәтә.
Республиканың 16 боз сарае «Татнефть» ААҖ ярдәме белән аякка бастырылды һәм төзекләндерелде. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында нефтьчеләр көче белән 88 хоккей мәйданчыгы төзелде һәм шефлыкка алынды. Анда 4000нән артык яшүсмер шөгыльләнә.
Социаль программа буенча биш ел эчендә 4000 фатир куллануга тапшырылган. Аның утыз проценты яшьләргә бирелгән.
Компаниянең бүгенге көндә лаеклы ялда булган 12000 хезмәткәре пенсияләренә өстәмә акча алалар.
Әлмәт шәһәрендәге «Татнефть» төзегән хирургия комплексы һәм медицина-диагностика үзәге барлык таләпләргә дә туры килә һәм Татарстанда иң яхшылардан санала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: