Шәһри Казан

Нефть бетәме, безгә җитәме...

Берәүләр нефть запаслары 20 елга җитә дисә, икенчеләре 50 ел бирә, ә кайберәүләр, ул әле тиз генә бетмәячәк, дип белдерә. Алар фикеренчә, без әле: «Нефть ничек килеп чыккан?» - дигән сорауга да төгәл җавап бирә алмыйбыз, димәк, бетә дип тә әйтергә дә ашыкмаска кирәк. Әмма ничек кенә булмасын, моңарчы кулланылган...

Реклама

Димәк, башка чыганаклар эзләргә кирәк, ди белгечләр. Әлеге очракта сүз авыр нефть, табигый битум һәм яна торган сланец турында бара. Үзебезнең Татарстаныбызны гына алсак та, «Татнефть» ААҖ өчен битумлы нефть чыгаруны инде яңалык дип тә әйтеп булмыйдыр, алар бу юнәлештә бик җитди шөгыльләнәләр. «Татнефть» соңгы 5-6 ел эчендә битумлы нефть чыгаруны оештыру өлкәсендә бик зур уңышларга ирешеп килә.
Ә менә яна торган сланец өлкәсенә аяк басып кына киләбез. Геологлар белдергәнчә, яна торган сланец ятма токымнар рәтенә керә. Составында органик матдәләр (үлгән диңгез һәм күл хайваннарының калдыклары) булу аның нефть белән уртаклыгын күрсәтә. Сланецны һава кертми генә җылытканда, сыек газсыман углеводородлар барлыкка килә. Сыек углеводород дигәндә сланец маен, төзелеше буенча нефть углеводородына якын булган сумаланы күз алдына китерергә кирәк. Сланецлы нефть менә шул була инде.
Бүгенге көндә дөньяда 650 трлн яна торган сланецлар запасы бар һәм аннан 26 трлн тонна сланецлы нефть алып була. Бу - гадәти булган нефть запасына караганда, 13 тапкырга артыграк. Әлеге өлкәдә «революционер» булып АКШ тора, алар, беренчеләрдән булып, сланецны чыгаруның уңайлы технологияләрен уйлап таптылар. Шуңа бәйле рәвештә, Техас, Оклахома һәм Төньяк Дакота штатларында нефть табу бермә-бер арткан.
АКШ белгечләренең исәпләүләре буенча, 2030-2050 елларга алар нефтьнең бу төрен 400 млн нан алып 600 млн тоннага хәтле табарга сәләтле булачаклар һәм шушының белән сыек ягулык ихтыяҗын канәгатьләндерәчәкләр. Экспертлар, сланецлы нефть запаслары буенча, Россия - беренче, АКШ - икенче, Кытай өченче урында тора, дип белдерә. 2012 елда «Татнефть» белгечләре сланец ятмаларын өйрәнә башлау буенча программа кабул иттеләр. Инде менә «Татнефть» ААҖ, Татарстан фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты белән берлектә эшләнгән программа проекты республика җитәкчелегенә тапшырылды. Документны эшләүчеләрнең берсе - Татарстан Президентының нефть һәм газ өлкәсе буенча консультанты Ренат Мөслимов хәбәр иткәнчә, проект өч өлештән тора. Аның беренчесе - перспективаларга, икенчесе мөмкинлекләргә бәя бирү, өченче өлештә икътисад күзлегеннән карап фикер йөртелә. Программаны тормышка ашыру өчен биш-алты ел кирәк булачак һәм чыгымнарның минималь бәясе 196 млн сум. Әйткәнебезчә, америкалылар сланецлы нефтьне табу технологияләре буенча якынча 20 елга алга киткәннәр. «Татарстан проектын аларга гына тапшырсак, дөрес булмас?» - дигән сорауга Ренат Мөслимов: «Алар бәясе белән бер скважина 3-5 миллион долларга төшәчәк, ә безнең программада барлыгы 200 миллион сум гына акча каралган. Шуңа күрә, үз көчебез белән эшләп чыгарга кирәк. Казан федераль университеты - проектның фәнни нигезе, «Татнефть» исә технологияләре буенча шөгыльләнәчәк», - дип җавап бирде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, сланецлы нефть әле ерактагы тема булса да, аның киләчәге бар, дигән фикердә. «Сланецлы нефть, бәлки, 50 елдан соң булыр, шулай да аның артында киләчәк һәм безгә дә технологияләр өлкәсендә эшләргә, 50 ел алга карарга кирәк», - диде Татарстан Президенты бу уңайдан.
Яна торган сланецлардан кирәкле чималны ала торган ике юл бар. Аның беренчесе - шахта юлы белән чыгарып, махсус реакторларда эшкәртү. Бу бик чыгымлы ысул санала. Икенчесе - сланецлы нефтьне катламнан турыдан-туры алу. Бу очракта горизонталь борауланган скважиналар аша җир катламына күпсанлы ярыклар (гидроразрывлар) ясала. Чыгару технологияләрен камилләштерү, чыгымнарны киметү алга куелган бурычларның берсе булса, табигатькә зыян салмау да иң мөһим мәсьәләләр рәтендә. Яна торган сланецны эшкәрткән вакытта бик күп углекислый газ бүленеп чыга. Аны утильләштерү ысуллары әле хәл ителмәгән, ә углекислый газны ачык һавага чыгару атмосферага зур куркыныч тудыра.
Инде сланецлы нефтьне табу технологияләренә кабат кайтабыз икән, монда да «Татнефть» ААҖнең күпмедер тәҗрибәсе бар дисәк тә була. Сыекча белән җир катламын яруны (гидроразрыв пласта, ГРПны) күп баскычлы итеп башкару нефть тармагында иң алдынгы технологияләрнең берсе санала һәм ул «Татнефть» ААҖдә дә уңышлы кулланыла. Шушы ук алымны горизонталь сузылган көпшәдә куллану - фильтрлау мәйданын күп тапкырлар арттыра. Бу исә сланецлы нефть чыгарырга да мөмкинлек бирә торган технология.
Шәфәгать Тәхаутдинов белдергәнчә, америкалылар сланецлы газ табуда куллана торган прорывной технологияне «Татнефть»тә нефть чыгарганда кулланачаклар. «Бу - без бик җитди карый торган технологияләрнең берсе, без инде аны куллана да башладык. Әлбәттә, хәзергә АКШ кулланган форматта ук түгел, ләкин яңа скважиналар да нәкъ шул ук форматка тәңгәл киләчәк», - ди ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: