Моңа кадәр компьютер клавиатурасында АКШ долларын аңлаткан график билге генә булса, киләчәктә Россия валютасы билгесен дә бер төймәгә басып кына мониторга чыгарып булачак. Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Александр Торшин, моны тиз арада башкару өчен, технологлардан да, закон чыгаручылардан да ярдәм кирәк, дип белдерә.
Скопировать ссылку
Моңа кадәр компьютер клавиатурасында АКШ долларын аңлаткан график билге генә булса, киләчәктә Россия валютасы билгесен дә бер төймәгә басып кына мониторга чыгарып булачак. Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Александр Торшин, моны тиз арада башкару өчен, технологлардан да, закон чыгаручылардан да ярдәм кирәк, дип белдерә.
Шулай да IT-экспертлар, бу хакта карар кабул ителгәннән соң да әле рубль символын клавиатурага кертү өчен кимендә өч ай вакыт кирәк булачак, дип саный. Аларның аңлатуынча, билгене клавиатурага кертү үзе техник яктан кыен түгел. Ә менә техниканы җитештерү циклы озак вакыт сорый.
Билгеле булганча, Россия Үзәк банкының Директорлар советы шушы көннәрдә рубльнең график символын раслады. Ул горизонталь сызык сызылган Р хәрефеннән гыйбарәт. Үзәк банк рубль символының эшче төркем тарафыннан сайлап алынган биш вариантын ноябрь башында җәмәгатьчелек хөкеменә тәкъдим иткән иде. Әлеге вариантлар буенча тавыш бирүдә 280 меңгә якын кеше катнашкан. Шулар арасыннан икенче вариант - горизонталь сызык сызылган Р билгесе җиңүче дип табылган. Үзәк банк киләсе елда рубльнең яңа символы белән бакыр тәңкә чыгарырга җыена. «Расланган әлеге график билге Россия валютасын дөнья базарларында лаеклы тәкъдим итәчәк», - дип ышана Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина.
Дөнья базары, димәктән, Кытайның Россия белән чиктәш Суйфэньхэ шәһәрендә (Хэйлунцзян провинциясе) товарлар һәм хезмәтләр өчен рубль белән исәп-хисап ясау рөхсәт ителгән тәҗрибә зонасы эшләтеп җибәрелгән. Безнең валюта җирле банклар белән операцияләрдә дә кулланыла ала хәзер. Кытай Халык банкының Суйфэньхэдагы рәсми вәкиле аңлатканча, шәһәрдә Россия валютасын рәсми кулланылышка кертү аңа булган зур сорауны канәгатьләндерергә һәм моңа кадәрге законсыз алыш-бирешләргә чик куярга тиеш.
Аналитиклар фикеренчә, яңа сәясәт юань белән рубль арасында валюта алмаштыру курсын турыдан-туры урнаштырырга да ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук ул Россиянең чиктәш шәһәрләрендә Кытай валютасын куллануга этәргеч була ала.
Чик буенда урнашкан Суйфэньхэ шәһәрендә Россия белән интеграция үсешенә узган гасырның 80 нче еллары ахырында зур игътибар бирелә башлавы мәгълүм. Хәзер безнең гражданнар, әлеге шәһәргә чыгып, виза рәсмиләштермичә генә аның территориясендә 15 көн яши ала.
Комментарийлар