16+

Россиядә операторны номер саклап алмаштыруның кагыйдәләре расланды

Россиядә мобиль операторны алмаштырганда номерны саклауның кагыйдәләре расланды. РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның шул хактагы карарны имзалавы мәгълүм булды.

Карар операторны номерны үзгәртмичә генә алмаштыру процедураларын җайга сала. Аннан күренгәнчә, кәрәзле элемтә операторын алмаштырырга уйлаучы кеше килешүне өзү һәм номерны күчерү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Абонент яңа хезмәтләрне куллана башлау вакытын үзе билгели. Әлегә элеккеге номерны абонент яшәгән төбәк чикләрендә генә саклап була. Алга таба мондый мөмкинлекне төбәкләр арасында да куллану ихтималы бар.
Шул ук вакытта карарда элемтә операторын алмаштыру ешлыгына бернинди чикләүләр каралмаган.
Билгеле булганча, узган ел ахырында «Элемтә турында»гы Федераль канунга төзәтмәләр кертелгәннән соң, абонентларга, үз операторлары белән килешүне өзеп, башкалары белән төзегәндә дә номерларын саклап калу мөмкинлеге тудырылды. Канундагы төзәтмәләр бу ел азагында гамәлгә керәчәк. 2014 елдан башлап абонентлар әлеге уңайлыктан инде файдалана башлаячак. Номерны саклап калу өчен, абонент күп дигәндә 100 сум түләргә тиеш була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading