16+

Россиялеләрнең күбесе Яңа елга алдан хәстәрен күреп куярга тырыша

Без - Россия халкы, гомер-гомергә запаслы халык инде. Бәйрәмнәргә алдан хәстәрен күреп кую канга сеңгән. Төрле илләрдә халыкның Яңа елны каршы алырга әзерлеген тикшерү нәтиҗәләре дә моны раслый.

Сораштырулардан күренгәнчә, безнең халыкның яртысыннан артыгы Яңа елга бүләкләрне алдан алып куюга өстенлек бирә икән. Ә итальяннарның, мәсәлән, 30 проценты гына бүләкләрне алдан планлаштырып алып кую тарафдары.Сораштырулар соңгы елларда россиялеләрнең озын чиратларда торудан читләшүен дә ачыклаган. Респондентларның 73 проценты озак кына чиратта басып торуны бөтенләй яратмавын белдерә, 78 проценты чиратларда тәртипнең сакланмавын, анда кешеләрнең үз-үзләрен ямьсез тотуларын күралмый. Сораштыруларда катнашучыларның сирәге генә чиратта торганда үзенең дә тәртип бозуын таныган. Чиратта торырга яратмаучылар өчен, кибеткә йөрми генә Яңа елга әзерләнү мөмкинлеге дә бар хәзер. Күпләр интернет аша онлайн-шопингка өстенлек бирә башлаган. Уңайлы бит: бөтендөнья челтәре аша заказны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында биреп була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading