16+

Татарстан Гыйрак базарына кайтырга җыена

«Бер елгага ике тапкыр кермиләр», - дисәләр дә, ил, төбәк мәнфәгатьләренә кагылганда, бу әйтем үзен акламый. Бигрәк тә сүз икътисади хезмәттәшлек турында барганда. Дистә еллык тәнәфестән соң, Татарстан компанияләре кабат Гыйрак базарына кайтырга җыена. Эшне әлеге Азия иленең нефть ятмаларына бай бул­ган Гыйрак Көрдстаны провинциясеннән башларга уйлыйлар. Бу турыда Президент...

Татарстан Гыйрак базарына кайтырга җыена

«Бер елгага ике тапкыр кермиләр», - дисәләр дә, ил, төбәк мәнфәгатьләренә кагылганда, бу әйтем үзен акламый. Бигрәк тә сүз икътисади хезмәттәшлек турында барганда. Дистә еллык тәнәфестән соң, Татарстан компанияләре кабат Гыйрак базарына кайтырга җыена. Эшне әлеге Азия иленең нефть ятмаларына бай бул­ган Гыйрак Көрдстаны провинциясеннән башларга уйлыйлар. Бу турыда Президент...

Озак еллар дәвамында Россиянең Якын Көнчыгыштагы мөһим партнерларының берсе булган Гыйрак белән Татарстан 1990 нчы еллар урталарыннан актив хезмәттәшлек итте. Ә безнең нефтьчеләрнең биредәге коллегалары белән элемтәләре инде 1980 елларда ук башланган иде. «Девон» агентлыгы мәгълүматларына караганда, ул вакытта «Татнефть» һәм «ТатНИПИнефть» белгеч­ләре Көнбатыш Курна ятмасын комплекслы үзләштерү буенча илнең Нефть сәнәгате министр­лыгы контрактларын үтәүдә катнаша. Төбәктә мөстәкыйль эшчәнлеген исә «Татнефть» 1995 елдан башлаган иде, Багдадта безнең нефть компаниясенең вәкиллеге дә эшләде. Шушы вакыт эчендә «Татнефть» Гыйрак ятмаларында скважиналар бораулауга контрактлар төзеде, безнең белгечләр эшне башлау өчен зур әзерлек алып барды. Планнарны 2003 елда Гыйракта башланган хәрби хәрәкәтләр бозды. Нефтьчеләр генә түгел, безнең башка компанияләр дә (Россия компанияләре белән бергә) биредән китәргә мәҗбүр булды.
Соңгы елларда Россиянең кайбер нефть компанияләре әлеге илгә яңадан кайта башлады. Гыйрак ягы нефть ятмаларын үзләштерүче бу компанияләр арасында Татарстан ширкәтләрен дә күрергә тели. Гыйракның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Исмаил Шәфыйк Мухсин республикага сәфәре вакытында шулай дип белдерде.
Сәяси тотрыксызлык дәвам иткән ил базарына әйләнеп кайту ни өчен кирәк, рисклар үзен аклармы? Бу сорау күпләрне борчый булыр. Әмма сүз әлегә Гыйрак Көрдстаны провинциясе турында гына бара. Төрле чыганакларга караганда, көрдләр тупланып яшәгән әлеге территория бүгенге Гыйракның иң тотрыклы, бизнесны үстерү һәм чит ил инвестицияләре килү өчен иң уңайлы төбәге санала. Иң мөһиме - аңа киң автономия вәкаләтләре бирелгән. Шушы ук фикерне журналистлар белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та, ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов та раслады.
Татарстан ягының бу сәфәре Гыйрак Көрдстаны җитәкчелегенең рәсми чакыруы буенча тормышка ашырылган. Безнекеләр хәзер үзләре биредән бизнес-делегация көтә. Ике төбәк арасындагы бу элемтәләр Россия-Гыйрак мөнәсәбәтләрен ныгытудагы бер адым буларак бәяләнә. Бер ел элек әлеге автоном төбәкнең Президенты Масуд Барзани Россиягә тәүге рәсми сәфәрен кылган иде. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре шул вакытта билгеләнгән булуына шик юк.
Өстәвенә, Россиянең Көнбатыш партнерлар белән аралары суыну Татарстанны да яңа сату базарларын эзләүгә этәрә. Хәер, Гыйрак базары дигәндә, бу инде яңаны ачу түгел, ә кире әйләнеп кайту. Гыйрак Көрдстанының автономия вәкаләтләре аңа хезмәттәшлек килешүләрен мөстәкыйль төзергә мөмкинлек бирә. Алар барлык килешүләрне тендерга нигезләнеп алып бара. Равил Зарипов сүзләренә караганда, сәфәр вакытында «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов безнең нефтьчеләрне җирле компанияләргә сервис хезмәтләре күрсәтүдә тендерда катнаштыру буенча конкрет сөйләшүләр алып барган. Гыйракның бай нефть ятмаларына ия булган бу төбәгенең үз нефть эшкәртү сәнәгате юк. Шуңа, алар безнең нефтьчеләр белән хезмәттәшлек итү белән генә чикләнмичә, Татарстанның нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләре тәҗрибәсен өйрәнергә тели, бездән вертолетлар, «КамАЗ» автомобильләре сатып алу белән дә кызыксына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading