16+

Транспорт тиздән газ ягулыгына күчәчәк

Якындагы дистә елда муниципаль транспорт һәм коммуналь техника тулысынча газ ягулыгына күчәргә тиеш. Татарстан исә илдә газ, мотор ягулыгы базарын үстерүдә «Газпром»ның тәҗрибә төбәге булачак. Күптән түгел Татарстан белән «Газпром» һәм «Газпром газ, мотор ягулыгы» җәмгыятьләре арасында имзаланган Ниятләр беркетмәсе шул хакта сөйли. Документ мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны...

Транспорт тиздән газ ягулыгына күчәчәк

Якындагы дистә елда муниципаль транспорт һәм коммуналь техника тулысынча газ ягулыгына күчәргә тиеш. Татарстан исә илдә газ, мотор ягулыгы базарын үстерүдә «Газпром»ның тәҗрибә төбәге булачак. Күптән түгел Татарстан белән «Газпром» һәм «Газпром газ, мотор ягулыгы» җәмгыятьләре арасында имзаланган Ниятләр беркетмәсе шул хакта сөйли. Документ мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны...

Табигый газ нефть продуктларын алмаштырырга сәләтле универсаль ягулык санала. Алай гына да түгел, нефть һәм аны эшкәртү продуктлары белән чагыштырганда, ул шактый өстенлеккә ия. Шулай да иң зур өстенлеге экологик яктан куркынычсыз булуында. Моннан тыш, аның бәясе традицион ягулыкларга караганда ике-өч тапкырга арзанрак, сыек ягулык кебек түгелеп әрәм дә булмый. Мотор ягулыгы итеп табигый газ куллануга ихтыяҗ илебездә бүген генә тумаган, билгеле. СССРның дөнья илләре арасында беренче буларак әлеге юнәлешне игътибар үзәгенә алуы мәгълүм. 1980 елларда Советлар Союзында моңа кагылышлы зур программа да кабул ителә, актив рәвештә ягулык салу станцияләре төзелә. Тик СССР таркалып, илдә үзгәрешләр башлангач, әлеге юнәлеш туктап кала. Ә менә Америка, Азия һәм Европа илләре, киресенчә, газ ягулыгын куллануны киңәйтә башлый һәм бик нык алга китеп өлгерә. «Берничә ел элек булган дөньякүләм икътисади кризис газ базарындагы вазгыятьне үзгәртте, торбадан килүче табигый газга сорау кими башлады», - ди «Газпром» ААҖнең Директорлар советы рәисе, «Газпром газ, мотор ягулыгы» ҖЧҖнең идарә рәисе һәм генераль директоры Виктор Зубков. Әмма Азия, Якын Көнчыгыш һәм Европа илләрендә газны куллану күләме арта гына бара. Бу, беренче чиратта, әлеге табигый байлыкны мотор ягулыгы итеп файдалану белән бәйле. Узган ел Азия илләрендә мотор ягулыгы сыйфатында 20 млрд куб метр газ кулланылган. Аларда бүген метан белән 10 млн 700 автомобиль эшли. Европа илләрендә дә метанны автомобильләрдә куллану бумы күзәтелә. Польшада бүген 2,5 млн автомобиль газ ягулыгына күчерелгән. Ә газ ятмаларына бай булган Россиядә аны автомобиль ягулыгы сыйфатында 10 тапкырга кимрәк файдаланалар. Халыкара газ берлеге фаразларына караганда, дөнья илләрендә газ баллоннары белән җиһазландырылган автомобильләр паркы 2020 елга 50 млн берәмлеккә җитәргә, 2030 елга исә 100 млн берәмлектән артып китәргә мөмкин икән. Мотор ягулыгы буларак табигый газга сорау арту экологик иминлек мәсьәләсенә турыдан-туры бәйләнгән. Автомобильләрне газ ягулыгына күчерү атмосферага чыгарыла торган зарарлы калдыкларны 5 тапкырга киметү мөмкинлеген бирә.
Россиянең газ-мотор ягулыгы базарында лидер саналган «Газпром» җәмгыяте илдә эчке куллануны арттыру юлларының берсен автомобильләрне газ ягулыгына күчерүне активлаштыруда күрә. Узган елның июлендә «Газпром» илнең барлык төбәкләренә газ ягулыгы белән тәэмин итә торган инфраструктураны үстерү тәкъдиме белән чыккан иде. 54 төбәк әлеге проектта катнашырга ризалык биргән. Проектны гамәлгә ашыру операторы буларак, «Газпром газ, мотор ягулыгы» компаниясе төзелгән.
«Газпром» тәҗрибәне Татарстаннан башлауны кулай күрә. Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың бу проектта кулланучы буларак кына түгел, җитештерүче буларак та катнашырга әзер булуын белдергән иде. Ул игътибарны бездә газ ягулыгы белән эшләүче двигательләр, автомобильләр җитештерүчеләр булуына юнәлтте. Татарстанның газ ягулыгы белән эшләүче 262 автобуска заказ бирүе мәгълүм. Якындагы 5-6 ел эчендә пассажирлар ташучы автотранспортны, коммуналь техниканы тулысынча газ ягулыгына күчереп булачак, дип саный Татарстан Президенты. Авыл хуҗалыгы техникасын да сизелерлек үзгәртеп булачак. Рөстәм Миңнеханов, газ ягулыгын куллануны стимуллаштыру юлларын эзләргә кирәк, ди. Мәсәлән, аны кулланучылар өчен экологик взнослар күләмен традицион ягулык кулланучыларга караганда кимрәк билгеләп. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Инсаф Хәйруллин белдергәнчә, бүген Татарстанда төрле тармакларда 18 меңнән артык автомобильне табигый газга көйләп була. Аның сүзләренә караганда, 2010 елда җитештерелгән бер автобусны яңа ягулыкка көйләү 2 млн сумга төшә. Ә эксплуатация чыгымнарыннан экономия 400 мең сум тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, газ ягулыгына көйләү чыгымнары үзен 5 елда аклаячак. Аның сүзләренә караганда, гамәлдәгене көйләү генә түгел, газ ягулыгына корылган техниканы сатып алу да максатка ярашлы булачак. Тик ике очракта да субсидияләү аша ярдәм кирәк.
Татарстан һәм «Газпром» вәкилләрен берләштергән эшче төркем бу көннәрдә республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә исәпләнгән программа проектын әзерләү белән мәшгуль. Виктор Зубков әлеге проектның Татарстанда уңышлы гамәлгә ашырылачагына ышаныч белдерә. «Дөрес, монда компания ягыннан да инвестицияләр кирәк булачак. Проектка «Газпромбанк» та җәлеп ителәчәк, Татарстан Хөкүмәтенә дә зур җаваплылык төшә. Әлеге проектта катнашачак тармакларны конкрет билгеләргә кирәк булачак. Бу исемлеккә пассажирлар ташуда кулланылучы муниципаль транспорт та, ашыгыч ярдәм машиналары, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы техникасы, кече һәм урта бизнес, төзелеш, юл төзелеше техникасы да керә ала. Бүген икътисадның күп юнәлешләре традицион ягулыкка зур чыгымнар тота бит», - ди ул. Татарстан белән әлеге өлкәдә хезмәттәшлек 8-10 еллык перспективага исәпләнгән. Аннан соң республикадагы уңышлы уртак эшчәнлек тәҗрибәсен башка төбәкләргә таратырга уйлыйлар. Әле бу өлкәдә күп мәсьәләләрнең чишелеше ил күләмендә норматив-хокукый базаны яңартуны, яңа стандартлар эшләүне таләп итә. Виктор Зубков, Россиядә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү «Газпром» проекты белән генә чикләнеп калмаска, ә РФ Хөкүмәте дәрәҗәсендә аңа кагылышлы дәүләт программасы эшләнергә тиеш, дигән фикердә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading