16+

Йомырка арзаная башлады

Быел гыйнварның беренче яртысында Россиядә инфляция 0,3 процент тәшкил иткән. Росстат, бу күрсәткеч узган елның шул чорындагы дәрәҗәдә, дип искәртә.

Йомырка арзаная башлады

Быел гыйнварның беренче яртысында Россиядә инфляция 0,3 процент тәшкил иткән. Росстат, бу күрсәткеч узган елның шул чорындагы дәрәҗәдә, дип искәртә.

Кулланучылар базарындагы бәяләргә килгәндә, төп туклану продуктлары арасында 2014 елның гыйнвар башыннан сарык ите, сөт, эремчек, атланмай һәм сырлар - 0,3-0,6 процентка, аракы 1,5 процентка кыйммәтләнгән. Яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре үсеше гыйнвар башыннан уртача 2,4 процент тәшкил итә. Иң зур бәяләр үсеше бу чорда помидор (7,4 процент) һәм кыярда (6,7 процент) күзәтелә. Шул ук вакытта йомырка (1,4 процентка), шикәр комы (0,4 процентка) һәм токмач (0,2 процентка) арзанайган.
Татарстанга килгәндә, республиканың кулланучылар базарында да айның беренче яртысында гомумроссия тенденциясе күзәтелде.
Ә менә гыйнварның өченче атнасына төп куллану продуктлары бәяләренә мониторинг нәтиҗәләре беркадәр аерыла. Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу чорда яшелчәдән суган - 3 процентка, кишер һәм бәрәңге - 1,4-1,5, кәбестә 0,3 процентка кыйммәтләнгән. Башка төр азык-төлектән тоз бәясе - 1,2, шикәр комы, стерильләштерелгән сөт, туңдырылган балык, казылык, майлы эремчек бәяләре 0,2-0,5 процентка күтәрелгән. Ә менә йомырка бәясе 6 процентка төшкән. Өченче атна йомгаклары буенча, арзанайган продуктлар исемлегендә шулай ук көнбагыш мае, пастеризацияләнгән сөт, токмач, тары белән карабодай ярмалары һәм бодай оны.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading