16+

«Бөтенләй таныш булмаган кешегә тәбрикләмә җибәрү рәхәт эмоцияләр бирә»

Татарча тәбрикләмә турында ишеткәнегез бармы? Сорау кызыксыну уяткан булса, әлеге әңгәмә сезнең өчен. Энҗе Садыйкованы студент елларыннан ук беләм. Казан дигән “зур авыл”дан ул. Үзе – журналист, фотограф, тәрҗемәче, остаз, сөекле хатын, кадерле әни. Башына көненә мең төрле идея килүче яхшы оештыручы да!

«Бөтенләй таныш булмаган кешегә тәбрикләмә җибәрү рәхәт эмоцияләр бирә»

Татарча тәбрикләмә турында ишеткәнегез бармы? Сорау кызыксыну уяткан булса, әлеге әңгәмә сезнең өчен. Энҗе Садыйкованы студент елларыннан ук беләм. Казан дигән “зур авыл”дан ул. Үзе – журналист, фотограф, тәрҗемәче, остаз, сөекле хатын, кадерле әни. Башына көненә мең төрле идея килүче яхшы оештыручы да!

Хәзер без аны “Хатлар йорты” проекты авторы буларак та беләбез.

– Энҗе, мин сине гел авыл кызы, дип уйлый идем. Журналист булып китәрсең кебек тоелды. Ике очракта да ялгышканмын.

Татарча яхшы сөйләшкәч, бөтен кеше: “Кайсы яктан”, – дип сорый иде. Гаиләдә кечкенәдән татар мохите булу, әти-әниемнең туган яклары – Әтнә һәм Кама Тамагы районнарына кайтып йөрүем мине татар җанлы итеп үстерде. Әти-әнием татар телендә тәрбия һәм белем алуымны теләде. Шуңа күрә өебездән ерак булса да, татар балалар бакчасына йөрдем. Аннары татар мәктәбен тәмамладым. Балачактан, журналистика тирәсендә кайнашкач, дөрестән дә, шул юнәлешне сайларсың, диючеләр күп булды. Рус телле журналистикага үттем мин үзе, ләкин чит телләр юнәлешен сайладым. Төрек телен өйрәндем. Соңгы курсларда белем алганда, телдән тәрҗемә итү белән шөгыльләндем.

– Бер тапкыр кулына каләм алган кеше, аны бүтән ташламый инде. Хәзер бер дә язмыйсыңмы?
– Университетта башка эшләр белән шөгыльләнгәнем өчен гел орышалар иде. Ләкин язуны да ташламадым. Язучы белән публицист арасында йөрдем, хәзер дә шулайрак. Әле мин укырга кергән елны университетта фототүгәрәк ачылган иде. Бик кызыксынып шул өлкәгә кереп киттем. Портрет жанры аеруча ошый. Театр артистларын фотога төшерергә яратам. Гади кеше тулысынча ачылып бетә алмый, ә артистлар ачык. Теләсә нинди эмоцияне күрсәтә беләләр, шуңа күрә фотографияләр дә гаҗәеп матур чыга.

– Хәзер Энҗенең төп эше нинди соң?
– Бер-ике ел элек бөтен укытучыларымның: «Энҗе, сибеләсең», –дигән сүзләрен искә төшереп, барлык шөгыльләремнән баш тарттым. Хәзерге көндә Казан федераль университетында төрек теле укытам. Ә анда синең фәнни яктан документың юк икән, ничек кенә тырышма – үсмисең. Узган ел академик ял алып, 8 ай буе үзем яраткан темага фәнни эш яза башладым. Төрекләр мәдәниятендә Ватан концептына багышлана ул. Өйрәнгән әйберләрем, әзер мәкаләләрем дә бар. Ләкин язып бетерә алмадым – ташладым. Безнең фән системасында миңа ошамый торган нәрсәләр бар. 150 бит фәнни эш язу – минем өчен әрәм узган вакыт. Аннары мәкалә бастыру өчен дә күп акча кирәк. Россиядәге фән системасының заман таләпләренә буйсынып бетмәве кызганыч. Европада берничә фәнни язмаң булса, син кандидатлык диссертациясе яклый аласың. Ә мин бу фәнни эшемне үземчә китап итеп яза алам. Әдәби әсәр кебек кызык булмаса да, ул үз укучысын табар иде. Фән белән шөгыльләнү миңа бик ошый, ләкин аңа тулысынча кереп китә алмыйм.

– «Хатлар йорты» проектына да тукталыйк әле. Татарча тәбрикләмәләр ясау идеясе кайчан туды?
Татарча тәбрикләмәләрне дустым Миләүшә Нигъмәтуллина белән башлап җибәрдек. Мәскәүдә басылып кайткан чәчәкле-чуклы, бер төрле эчтәлекле татарча тәбрикләмәләр бар иде. Уйлаштык, башка иң беренче килгән фикерләрне туплап, үзебезчә рәсемнәр, язулар куеп ясадык. Бик гади генә ясалган тәбрикләмләр белән «Печән базары»на сатуга чыгуыбыз да хәтердә. Аларны бик тиз алып та бетерделәр. Аннары Миләүшә үз эшләре белән шөгыльләнә башлады. Мин кияүгә чыктым. 2015 елда беренче тапкыр «Җәдит-фест»та катнашырга булдык. Ирем Фәнис белән өйгә махсус принтер, кәгазьләр алып, тагын гади генә тәбрикләмәләр ясадык. Алар ярты көн дигәндә сатылып бетте. Менә шул көннән башлап, ирем белән бу эшкә ныклап тотындык.

– Ни өчен сезнекеләр шундый зур кызыксыну уятты, дип саныйсың?
Алар гади булулары белән үзләренә җәлеп итте. Безнең тәбрикләмәләрдә миллилек юк. Татарча, безнеңчә, безнең сөйләмдә булган сүзләр, гади рәсемнәр җитми иде. Ә кешегә көндәлек тормышта миллилек кирәкми. Халыкка менә шул гади эмоцияләрне җиткерә алдык. Ул вакытта ук тәбрикләмәләр 60 сум торса да, барыбер алып бетерәләр иде. Без аларны пакет конвертларга сала башладык. Үзебез генә өлгерә алмыйбыз, тираж зур. Ирем монда типографиядән ала да машинага төяп, әти-әнисенә Норлатка алып кайтып бирә. Әнкәй тиз генә бәлеш салып, күрше-күләннәрне, таныш-белешләрне чакырып, шул тәбрикләмәләрне конвертка тутыралар. Тулы бер өмә була иде ул. Рәхәт тә, күңелле дә шундый бер чор иде.
Аллаһка шөкер, хәзер инде эшебез тукталыр, дип уйламыйм. Берничә төрле тәбрикләмәләр сериясе эшләдек. Бу эштә рәссамнар да ярдәм итә. Иң мөһиме – нигезендә гадилек ята. Бөтенләй таныш булмаган кешегә тәбрикләмә җибәрү яки аны алу аңлатып бетерә алмаслык рәхәт эмоцияләр бирә.

– Башкаларга шундый эмоцияләр бүләк итү өчен, шушы гади генә татар кызы Энҗе илһам чыганагын каян ала икән?
– Авылдан, гади халык белән аралашудан, табигатьтән, ашарга пешерүдән алам. Аннары әни булу да мине бик үзгәртте. Үзебез кебек татар җанлы кыз үстерәбез. Күңелгә рәхәт кешеләр белән аралашу, китап уку, телефонсыз гына ял итү дә – минем өчен илһам чыганагы.
Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X