16+

Артист Фәнис Кәлимуллин: «Акчаларга алданып, җырлый башладым»

Фәнис Кәлимуллин 27 ел гомерен Кариев театрына багышлап, бар тырышлыгын, яратуын кушып, бүген дә шунда эшләвен дәвам итә. Ул халыкка спектакльләр аша гына түгел, фильмнар, клиплар, җырлар аша да, нәфис сүз остасы буларак та яхшы таныш.

Артист Фәнис Кәлимуллин: «Акчаларга алданып, җырлый башладым»

Фәнис Кәлимуллин 27 ел гомерен Кариев театрына багышлап, бар тырышлыгын, яратуын кушып, бүген дә шунда эшләвен дәвам итә. Ул халыкка спектакльләр аша гына түгел, фильмнар, клиплар, җырлар аша да, нәфис сүз остасы буларак та яхшы таныш.

- Фәнис абый, балачакта Сез нинди идегез?
- Мин кечкенә чакта оялчан бер малай идем. Шулай булса да, җырларга, шигырьләр сөйләргә, биергә яраттым. Балалар бакчасына йөргәндә үк төрле чараларда катнаштыралар иде. Төпчек малай булгангамы, әти-әни мине мәҗлесләргә ияртеп йөртте. Баргач, әйдә әле, һәнәрләреңне күрсәт, дип, туганнар җырлавымны, биюемне сорый иде. Мин ялындырам, чөнки оялам. Шуннан соң туганнар, акча җыеп, нәни учларыма сала. Әллә шул акчаларга алданып, әллә юмалаулардан күңелем эреп, әкрен генә җырлый башлыйм. “Бу баланың сәләте бар, артист булачак. Бик килешә үзенә!” дип киләчәгемне юрадылар. Кечкенә булсам да, әлеге сүзләр башыма кереп калган, күрәсең. Артист юлыннан китмәсәм, укытучы булырмын дип уйлый идем.

- Җырга сәләтегез булгач, җырчы һөнәрен сайлыйсыгыз килмәдеме?
- Бәлки җырчы да булырга теләгәнмендер. Еш кына авылыбызга спектакльләр куярга киләләр иде. Бигрәк тә мин мәктәпне тәмамлар алдыннан. Шул вакытларда спектакльләр күңелгә якын булып китте. Бу да хәлиткеч рольне уйнагандыр. Аннары спектакльдә җырлыйлар да, бииләр дә, сөйлиләр дә дип, театр училищесын сайладым. Гәрчә, Мәдәният һәм сәнгать институтының музыка факультетына да бөтен юллар да ачык иде.

- Сез театрда да уйныйсыз, киноларда да төшәсез. Кайсысы күңелегезгә якынрак?
- Алар икесе ике төрле, чагыштыруы авыр. Театрда күпертебрәк уйныйбыз, тамашачыга тавыш барып җитсен дип тырышабыз. Шуңа ясалмалыклар була торгандыр. Ә кино – ул бөтенләй башка сәнгать. Анда ихласлык сорала, күзләр белән генә дә сөйли белергә кирәк. Театр артистына кинода төшү барыбер җиңелләрдән түгел. Алар икесе дә күңелгә якын, әлбәттә. Тик театрда инде күп еллар эшләгәч, спектакльләр йөрәкне күбрәк яулаган. Театр – төп эшем.

- Алия апа белән кайчан таныштыгыз? Ничек йөреп киттегез?
- Без Алия белән өч ел ярым театр училищесының бер үк курсында, бер үк төркемендә укыдык. Без унбер бөртек идек. Укыган вакытта булачак хатыным белән бер-беребезгә карата мөнәсәбәтләребез юк иде, игътибар ителмәде кебек. Укып бетереп эшкә килгәч кенә ничектер бер-беребезне таптык. Озак очрашып йөрмәдек. Укыган дәвердә холык-фигыльләребезне өйрәнеп өлгергәнбез: танышырга, өйрәнергә кирәк булмады. Алия сиздерми генә, Фәнис кебек кешегә кияүгә чыксаң иде, дип хыялланып йөргән икән. Фәнис кебеккә генә түгел, Фәниснең үзенә үк чыгарга туры килде аңа.

- Икегезгә бер сәхнәдә эшләү авыр түгелме? Өйдә дә, эштә дә гел бергә булгач, алҗытмыймы?
- Аның уңай яклары бик күп. Без бер-беребезнең нинди һөнәр кешеләре икәнен беләбез, аңлыйбыз. Шуңа күрә көнләшүләр дә юк. Эшебез гастрольләр белән дә бәйле бит. Башка өлкәдә хезмәт итүчеләргә моны кабул итү авыр булыр иде бәлки. Гастрольләргә барганда бер номерга керәсең – рәхәт: ашарга пешерүчең дә, күңел юаткычың да яныңда. Бергә булгач, командировка икәнлеге дә сизелми.
Минуслары бармы икән? Ул турыда уйлаган юк. Булса да, безгә кагылмыйдыр алар.

- Кызыгыз нинди һөнәр сайлады? Улыгызның нинди сәләтләре бар?
- Кызыбыз Миләүшә биюләр белән шөгыльләнсә дә, Кооперация институтын тәмамлады. Ул сәнгать өлкәсендә эшләми. Улыбыз Ильяс 5нче сыйныфта укый, аңа 12 яшь тулды. Казан бию ансамбле каршындагы балалар студиясенә йөри, 6 яшьтән халык биюләре белән шөгыльләнә. Вокалга да йөри, кыз да җыр мәктәбен тәмамлаган иде.
Гаиләдә һөнәр сайлау буенча ирек куелган, мәҗбүр итү юк. Улыбыз сәнгать өлкәсенә кереп китсен дип тырышмыйбыз, андый юлга этәрмибез. Бары тик төрле түгәрәкләргә йөртеп, үзенә ошаганын сайларга гына булышабыз. Спортны да читтә калдырмыйбыз. Профессия сайлау турында уйлана башларга кирәктер инде, әмма ул турыда әлегә сөйләшкәнебез юк.
Миләүшә безнең белән мәҗлесләрдә чыгыш ясады, зур сәхнәдә дә эшләп карады. Аңа Илсөя Бәдертдинова төркемендә дә биергә насыйп булды. Шул вакытларда сәхнәнең нәрсә икәнен, нинди авыр хезмәт булуын аңлагандыр, шуңа ул юлдан китәргә теләмәде.

- Кайсы ролегез күңелегезгә аеруча нык уелып калды?
- Алар берничә. Театрга килгәч, олы сәхнәдә башкарган зур рольләр күңелгә кереп кала. Театрда эшли башлауга, “Колыма хикәяләре”ннән Ибраһим Сәләхов ролен бирделәр. Аны берничек тә күңелгә якын түгел дип әйтеп булмый. Ул вакытта тәҗрибә дә юк бит әле. Мин әзме-күпме җырларга да яраткач, җырлы рольләр дә ошый миңа. Менә бик саллы ролемне – “Умырзая”дагы Рәшит Ваһаповны сагынам. Зур шәхесләрне шактый уйнарга туры килде, Аллага шөкер. “Печән базары”нда – Тукай, “Галиябану”дагы Хәлил рольләре җылы хатирәләр булып йөрәктә саклана. Һәрберсе үзенчә якын инде, аларны үзең тудырасың, шулар белән күпмедер вакыт яшисең бит. Яратмаган рольләрем юк.

- Башка театрларга йөрисезме?
- Йөрергә тырышабыз, әмма еш түгел. Йә үзебезнең спектакль туры килә, йә өй мәшәкатьләре белән вакыт үтә. Бөтенләй бармыйбыз дип тә әйтә алмыйм. Карыйсы әйберләр күп, әлбәттә.

- Спектакльдән соң рольдән чыгу авырмы?
- Рольдән чыгу гына түгел, рольгә керү дә вакыт, көч таләп итә. Җыелырга, искә төшерергә, максатларыңны барларга кирәк. Комедияләрдән чыгу бәлки бераз җиңелрәктер. Тирән әсәрләрдә барыбер йөрәкне кушып, җаның аша үткәреп эшләргә кирәк, аннан чыгуы икенчерәк. Ничек кергән булсаң, чыгу да шул тирә вакытны, энергияне ала. Сәхнәдән төшүгә, шалт кына сызып атып булмый бер әйберне дә. Барыбер ниндидер уйлар кала. Тамашачының да энергетикасы зур йогынты ясый. Менә моноспектакльдә Микулайны уйныйм мин. Анда мин берүзем. Хис-кичерешләр бик тирән булырга тиеш. Билгеле, аңа керер өчен бик озак уйланырга кирәк. Шуңа күрә, тиз генә кул селтәп китеп тә булмый.

- Яңа роль алгач образны үзегез тудырасызмы?
- Әйе. Моның өчен бик күп күзәтүләр кирәк инде. Мин берәр кызыклырак киенгән яки башка үзенчәлеге булган кешене күрсәм, әнә образ килә дип уйлап куям. “Кара бу адәм баласын ничек тормыш баскан, ә тегесе мондыйрак” дип күзәтеп, тормыштан җыеп йөрисең. Язучылар гына түгел, артистлар да шулай образ туплый.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фжнис бик булган шәхес,гаилэ башлыгы,чын артист

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фэнис безнен авылгада берничэ концерт белэн килде.Спектакль белэн дэ килде.Авыл халкы бик жылы каршы алды,купме генэ кеше килсэдэ ,чын кунелдэн тамаша курсэтеп киттелэр.Шулай ук анын якташы аерым концерт белэн килгэн иде,никтер ошатып бетермэде,халык аз килгэне ошамады бугай.Билет бэясен дэ бер ярты бн.чагыштырып кэефне бозды.

      Мөһим

      loading