16+

Артист Илгизәр Хәсәнов: «Ярдәм сорап килсәләр – әйтәм, сорамасалар – әйтмим”, – принцибы белән яшим»

Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә 42 ел уйнаган артист Илгизәр абый Хәсәнов белән очраклы гына күрешмәдек. Ул гомерен сәхнәгә багышлаган шәхес.  Аның өчен артист булу – һөнәрме, әллә язмышмы? Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның эчке дөньясы нинди? Җавабын бергәләп эзләп карыйк әле. 

Артист Илгизәр Хәсәнов: «Ярдәм сорап килсәләр – әйтәм, сорамасалар – әйтмим”, – принцибы белән яшим»

Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә 42 ел уйнаган артист Илгизәр абый Хәсәнов белән очраклы гына күрешмәдек. Ул гомерен сәхнәгә багышлаган шәхес.  Аның өчен артист булу – һөнәрме, әллә язмышмы? Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның эчке дөньясы нинди? Җавабын бергәләп эзләп карыйк әле. 

– Сәхнәдә эшләү өчен, үз эшеңнең фанаты да булырга кирәктер ул. Илгизәр абый, артист булырга хыялланган идегезме?
– Хыялланмадым. Элек Камал театрының спектакльләрен телевизордан күзәтеп була иде. Шулай кечкенә чакта “Чаткылар”да сорау алу күренешендә Әхтәм абый Зарипов уйнавы күңелемдә театр чаткысы уятты. Аның кебек эшләп карыйсы килде. Мәктәптә драма түгәрәге бар иде. Аны Әнвәр абый Әхмәдуллин җитәкләде. Сайлап алу вакытында бер өзекне укырга куштылар. Өтер, ноктасына да игътибар итмәдем, шуңа күрә мине алмадылар. Ә шулай да бәхет елмайды, түгәрәккә йөри торган сыйныфташым, бокска язылган иде. Әнвәр абый күргәнче, ул мәктәптән качты. Укытучы бер өзек алып бирде. Ул “Чаткылар” спектакленнән, балачакта телевизордан күргән өлеш иде. Бу юлы тырышып укыдым һәм түгәрәккә эләктем. Мәктәп театрында беренче тапкыр сәхнәгә аяк бастым. Театр түгәрәгенә йөргәч, үзебезне чын артист итеп хис иттек, укытучылар да безгә шулай карады. Мәктәптә үк тормышымны театр белән бәйләячәгемне аңладым.

– Артист булгач, кызлар игътибарсыз калдырмагандыр?
– Мин бик оялчан, кызлар белән сөйләшергә дә курка идем. Остазыбыз Әнвәр абый сәхнәдә “нахал” булырга кирәк, дип әйтте. Сәхнәгә менгәч, кыюландым. Кызлар белән сөйләшергә театр түгәрәгендә өйрәндем. Кәгазь кисәгенә мәхәббәт аңлатып язган чаклар да булгалады. 

– Марсель абый Салимҗанов курсында белем алгансыз. Бу вакытларны искә аласызмы?
– Театр көллиятенә укырга кергәндә, нәкъ Марсель абыйның курсына эләгергә теләдем. Ул талантлы режиссер гына түгел, менә дигән артист та иде. Студентның уйнавы ошамаса, Марсель абый биш тапкыр күпертеп, образны уйнап күрсәтә. Көллияттә укыган вакытта, театрда да эшләп йөрдем. Бервакыт тамаша башланырга ярты сәгать кала Әзһәр Шакиров авырып китте. Марсель абый актерның киемен киде дә, сәхнәдә роль башкарды. Куйган һәр әсәренең сүзләрен яттан белә иде ул. Студентлар өзек укыганда да, хәтта сүзләрне кабатлап барды. “Әгәр сезнең арадан өч кеше булса да, театрда эшләсә, мин үземнең миссиямне үтәгән булам”, – дип әйтә иде ул. Без барыбыз да Марсель Cәлимҗановта укуыбыз белән горурланабыз.

– Театр сәхнәсендә эпизодик рольләрне күбрәк башкарасыз. Нишләп төп рольне бирмисез, дигәнегез юкмы?
– Театрда эшлим, образларны кечкенәгә, зурга бүлеп утыра алмыйм. Чын актер теләсә нинди образ өстендә эшләргә тиеш. Әгәр кеше талантлы икән, кечкенә роль уйнап та, тамашачы күңелендә калачак. 35 яшьтә “Сакаллы сабыйлар”да Флүн карт ролен башкардым. Артист образны һавага карап эзләми. Характер тудырганда авылдагы берничә картны искә төшердем. Аларның аерылып торган якларын берләштереп, җыелма образ ясадым. Рольләрне бүлешкәч, режиссер да киңәшләрен бирә. Театр сәхнәсендә актерлар – бер ансамбль кебек. Һәр артист юрганны үзенә тарта башласа, спектакль икенче юнәлеш алачак.

– Яшьләр өлкән артистлары киңәш сорыймы хәзер?
– Киңәш сорасалар ярдәм итәргә әзермен. Син дөрес уйнамыйсың, дип әйткәнем юк. Рәнҗетмәскә тырышып, юл күрсәтеп җибәрәм. “Ярдәм сорап килсәләр – әйтәм, сорамасалар – әйтмим”, – принцибы белән яшим. 

– Театрда күп образлар тудырасыз, тормышта да спектакль уйнарга туры килмиме?
– Син җирдә дә, һавада да түгел, дип әйтәләр. Тормышта уртаклыкны сакларга тырышам. Әзрәк хыялый да инде. Рәсем ясарга яратам. Бер минутта, башка йөз төрле уй килә. Кешегә авыр сүз әйтергә куркам. Начар сүз җиткергәнче, үзеңне шул кеше урынына куеп карарга кирәк. Гомумән, адәм баласыннан начарлыкны эзләргә кирәкми. Үзем дә фәрештә түгел. Кеше күңеленә каты бәрелә алмыйм. Тупаслык һәм оятсызлыкны, артык мактаганны яратмыйм. Гомер сәхнәдә үтте. Аз да түгел, күп тә түгел – 92 роль башкарылган. Хәзер дә 9 спектакльдә уйныйм. Театрга гашыйк кешемен. Сәхнәне, уйнаган образларымны, хезмәттәшләремне яратам. 

Илгизә Галиуллина.
Фотолар: https://tinchurinteatr.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading