Мәктәпне тәмамлау шатлыклы гына түгел, беркадәр борчулы да вакыйга. Моңарчы тигез сикәлтәсез генә барган тормыш йөз процентка үзгәрә дә куя. Имтихан тапшыра алырмы, вузга кергәндә баллар җитәрме, укырга керми калса – нишләргә? Сорауларга җавапны «Кем булырга? Баланың сайлау хокукы» дигән темага узган ата-аналар җыелышында эзләделәр. Туры эфирны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.