Бабалары түгел, оныклары татар булган кеше – татар, дип әйтү гадәткә керде хәзер. Чыннан да, телне, милләткә мәхәббәтне буыннан буынга күчергән ата-ана, әби- бабай хөрмәткә лаек.
Ләкин бөтен гаилә дә бу авыр «йөк»не тарта алмый икән шул. Буыннан буынга милли үзаң саега, ә тел бетеп килә. Аяз Гыйләҗевнең оныгы Миләүшә Закирова белән танышкач, күңелдә өмет уты кабынды. Менә бу онык ичмасам. Бөтен оныкларга онык!
– Аяз Гыйләҗев оныгы булу авырмы, җиңелме?
– Авыр да, җиңел дә. Әле дә хәтерлим, мәктәптә укыган вакытта бабайның әсәрләрен узганда: «әнә Миләүшә – Аяз Гыйләҗев оныгы», – дип, такта каршысына бастырып, аның әсәрләрен сөйләттерәләр иде. Һәрвакыт бу бала бөтенесен укыган, бөтен нәрсәне белә, моңа барысы да җиңел бирелә, бөтен юллар ачык, дип уйлыйлар иде. Әби белән бабай янына да мин кунакка дип түгел, ә имтиханга барган кебек килә идем. Әби берәр нәрсә турында сөйләшә башлап, «мин бу әсәрне укымадым», – дисәм, «Ничек инде укымадың? Син аны хәтта төнлә уятып сорасалар да яттан белергә тиеш!» – дип шелтәли иде. Бала бит ул, киресенчә, мәҗбүр ителгән әйберне эшләмәскә тырыша. Икенче яктан, чыннан да, безнең балачак башкаларныкыннан аерылды. Кечкенәдән без әдәбиятка, мәдәнияткә якын булып, аның эчендә кайнап үстек. Шул ук премьералар вакытында сәхнә артында артистлар белән куышып йөргәнне хәтерлим әле мин. Язучылар берлеге оештырган чыршы бәйрәмнәрендә дә һәр бала да катнаша алмый бит. Сер түгел, мин – Аяз Гыйләҗев оныгы дигәч, кешенең сиңа карашы үзгәрә.
– Танылган күп кенә татар шәхесләренең балалары, оныклары татар телен белми, милләт дип көеп йөрми. Ә сезнең гаиләгездә миллилекне ничек саклап калдылар?
– Нигә без татарча сөйләшәбез, нәрсәгә ул безгә? дигән сорау гомердә дә туганы булмады миндә. Татар теле безнең канга сеңгән. Гаиләбездә өйдә бары тик татарча гына сөйләшергә кирәк дигән язылмаган канун бар. Бу минем гаиләгә дә, апамныкына да, әти-әниләрнең гаиләсенә дә кагыла. Миңа да, улың бакчага йөри башлагач, русча сөйләшеп китәчәк, дигәннәр иде. Хәтта татар бакчасына баласын биргән ата-аналар, бала беренче көнне үк «дурак» дигән сүз өйрәнеп кайтты, дип зарланды. Бездә андый хәл булмады. Бөтенесе гаиләдән, ата-анадан килә. Мультфильмнарны да без татар телендәгесен күрсәтергә тырышабыз. Дөрес, кайвакыт балабыз русча сөйләп куя, мин аңламаган кыяфәт чыгаргач, татарча сөйләшә башлый. Шул ук вакытта: «Син татар! Татарча гына сөйләш!» –дип, балага тукып торырга да кирәкми. Беренчедән, икенче бер милләтне беркайчан да түбәнсетергә ярамый. Икенчедән, мәҗбүриләмәскә, үз мисалыңда, матур үрнәкләр китереп, йомшак итеп татар теленә тартырга кирәк баланы. Кайвакыт мин бала өчен фон буларак татар җырларын куям. Кызыклы татар чараларына, бала белән курчак театрына барырга тырышам. Безне дә шулай тәрбияләделәр, әти-әниләр дә шулай үскән. Тел белү кешегә төрле мөмкинлекләр ача, киңкырлы фикер йөртергә өйрәтә. Апам да, мин дә татар һәм рус теленнән башка, инглиз телен дә мәктәптә тирәнтен өйрәндек әле.
– Синеңчә, танылган кешенең оныгы (баласы) булган өчен генә кеше татар телен мәҗбүри белергә тиешме? Безнең өчен барыбер ул шәхесләр өлге булып тора бит.
– Җаваплылык булырга тиеш инде. Бу гаиләсен дә татарча сөйләшергә өйрәтә алмаганны, безгә нәрсәдер өйрәтеп маташкан була инде дияргә мөмкиннәр бит.
– Аяз Гыйләҗев, бүген исән булса, милләтенә нәрсә дип әйтер иде?
– Татар кешеләренә үзен югалтмаска, сыгылмаска кушар иде. Татар икәнсең – татар булып кал, дияр иде кебек. Шушы вакыйгалар милләттәшләрне уянырга, уйланырга гына мәҗбүр итте, минемчә.
– Бабаңның кайсы әсәре белән беренчеләрдән булып таныштың?
– Бабай мин 12 яшемдә булганда китеп барды. Ул вакытта мин аның кемлеген, бөеклеген тиешенчә аңлап бетермәгәнмен инде. Ул минем өчен бары тик бабай иде. Аларга кунакка килсәм, «Минем куянкаем килдемени!» – дип, тезләренә утыртып сөя иде. Төп геройлары – апам белән мин булган берәр әкият уйлап чыгарып сөйли иде. Ә әсәрләре белән мәктәптә дәрес вакытында таныша башладым. Ләкин ул вакытта аның әсәрләрен җитди итеп, тирәнтен укымадым. Иҗаты белән чын-чынлап танышуым университетка укырга кергәч башланды. Менә шунда мин аны озаклап һәм тәмләп, әсәрләренең асылына төшенеп укып киттем.
– Күңелеңә иң якын булган әсәре нинди?
– «Яра» әсәре. Ул минем иң беренче укыган әсәрләремнең берсе. Укыдым да утырып еладым. Китапны укып бетергәннән соң кабат укыйсым килсә, димәк, ул минем күңелгә ятты дигән сүз. Аннан соң да кат-кат укыдым әле бу әсәрне мин. «Йәгез, бер дога!» әсәре дә тетрәндерде. Аны укуы аеруча авыр иде, ул бит бабайның автобиографиясенә нигезләнеп язылган. «Балта кем кулында?» романы да иң яраткан әсәрләремнең берсе.
– Узган ел Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» романы буенча спектакль куелган иде. Спектакльдән кешеләр каршылыклы фикерләр белән чыкты.
– Кайберәүләргә ни өчен ошамавын аңлыйм мин аның. Шәхсән миңа бик ошады спектакль. Классик әсәрне заман белән тәңгәлләштереп табигый рәвештә спектакльгә әйләндерү режиссердан зур осталык сорый. Безнең гаилә бу спектакль өчен Фәрит Бикчәнтәевкә бик рәхмәтле. Бабамның «Яра» әсәрен дә сәхнәгә кабат кайтарсыннар иде.
– Бабаң сиңа нинди дә булса киңәшләр биреп калдырдымы?
– 12 яшьлек балага нәрсә әйтәсең инде... юк. Мин бабай белән булган истәлекле вакыйгаларны гына барлый алам хәзер. Җәй көннәрендә аның белән Багражга, Зәйгә йөри идек. Әби белән бабай безгә велосипед алганнар иде. Шунда бабай Зәй стадионында мине велосипедта йөрергә өйрәтте. Шулай да иң кыен вакытларымда бабай, төшкә кереп, үз киңәшләрен бирә хәзер.
– Бабаңның эш процессын хәтерлисеңме? Ничек яза иде ул?
– Бабай өйдә бик сирәк язды. Гадәттә берәр сәяхәткә, санаторийга китеп яза иде. Язучы кешегә яңа кәртинкә, яңа кичерешләр кирәк бит. Шәһәр фатирларында да үз кабинеты бар иде. Ул кабинетта утырганда безгә каты суларга да ярамый иде хәтта. Ул тырыша-тырыша яза, ә әби аңа бәлешләр пешереп, кабинетына кертеп тора... Эшеннән аерылмыйча гына ашый... Кайвакыт төнге 2- 3тә машинка тавышына уяна идек, ди әти.
– Ничек уйлыйсың, хәзер яшьләр арасында китапларга ихтыяҗ бармы?
– Кайбер танышларым телефон яки планшетларын чыгара да: «менә минем китапханә», – дип, электрон китапларын актара башлый. Мин исә басма китапларны яратам. Минем өчен кәгазь китап укуның үз романтикасы бар. Татар телендәге китаплар да интернет киңлекләрендә бик юк әле. Ул яктан миңа уңыш елмайды, әбиләргә барам да бер букча китап төяп кайтам. Китапларны табигатькә чыгып, паркларда укыйм. Китап укый яшьләр!
– Син үзең дә шигырьләр иҗат итәсең. Бабаң иҗат җимешләреңне күрә алдымы?
– Шигырьләрне мин соңгы ун елда гына яза башладым, кызганыч, күрә алмады. Балачакта каләм белән мавыгулар булды инде. Сигез яшемдә, үземне мактап, беренче шигыремне яздым. Шуны әтиемә укыткан идем, «молодец, кызым, шәп булган бу!» – дип көлеп җибәрде. Балалар детективлары белән дә бик мавыктым. Фэнтези да язган булды.
– Казахстанда сөргендә булганнарын сиңа сөйләдеме?
– Юк, сөйләсә дә, бик аз гына. Әлбәттә, ул аңа йогынты ясаган, тормышын үзгәрткән. Бәлки әле язучы да иткәндер. Сөйләмәсә дә, бөтен хис-кичерешләрен туплап, китап чыгарган.
– Бер гаепсез бабаңны төрмәгә утыртканнары өчен үпкәң бармы?
– Бар. Театрда да шуңа кагылышлы спектакльләрне бик авыр кичерәм. Ләкин һәрбер әйберне ике яктан карарга кирәк. Кешене үз язмышы кеше итә. Аяз Гыйләҗев булу өчен бәлки аңа нәкъ менә шул язмышны узу кирәк булгандыр.
– Бабаңның әсәрләрен укымаган, аны бөтенләй белмәгән кешене очратсаң ачуланасыңмы?
– Гомумән, татар классик әдәбияты белән таныш булмаган кешеләрне очраткан бар. Аяз Гыйләҗевне дә: «кем соң ул?» – диючеләр булды. Минем ачуым чыкмый. Киресенчә, аларга бабам турында күбрәк сөйлисем килә башлый. Кызыксыну уятырга тырышам. танышларым арасында бабамның әсәрләрен укыганнар барыбер күбрәк.
– Синдә бабаңның чалымнары бармы?
– Миндә юк, улымда бар, диләр. Бер яктан бабай язучы буларак нечкә күңелле, романтик шәхес булган. Икенче яктан, үз сүзен туры бәреп әйткән, кырыс, авыр холыклы, кызып китүчән кеше ул. Башына бер уй килә икән, аны тормышка ашырмыйча туктамаган. Әти дә, дәү әни дә, улымның холкы аңа охшаган, ди.
– Синең үзеңнең кызыксынуларың да күп төрле: сәяхәтләр, экстрим, кулинария яратасың икән?
– Мин авантюрист бит. Һәрвакыт кызык эзләп йөрим. Әти-әниләргә әйтмичә, парапланда очтым әле. Аларга әйтсәң, курка башлыйлар. Алар өчен көймәдә Болгарга бару да экстрим. Ашарга пешерү дә минем өчен иҗатның бер төре. Рецепт буенча гына ризыклар пешермим. Кибетләргә дә ризык сатып алу өчен түгел, ә төшке һәм кичке ашка илһам туплау өчен йөрим. «О, зефир, моны өйдә ясап карарга кирәк! Шоколадны да өйдә генә ясыйм», – дим дә ингредиентларын җыеп кайтам.
Комментарийлар