16+

Баянчы Айнур Моратов: «Минем фанатлар – әбиләр»

Виртуоз баянчы, өздереп баянда да, тальянда да, хромкада да, курайда да уйнаучы Айнур Моратовны беләсезме сез?

Баянчы Айнур Моратов: «Минем фанатлар – әбиләр»

Виртуоз баянчы, өздереп баянда да, тальянда да, хромкада да, курайда да уйнаучы Айнур Моратовны беләсезме сез?

Аның җиңгән бәйгеләрен санап торасы да юк инде – талант һәм баста. «Татар моңы» бәйгесендә генә күпме кешенең соклануы һәм алкышларына лаек булды икән ул? Күзгә чәчрәп кермәс, әмма гармунының төймәләреннән тамган моң аша туры йөрәккә үтә белә Айнур...

Айнур Моратов белән моннан тугыз-ун ел элек әңгәмә корган булганбыз икән. Ул чакта Айнур, татар халык көйләреннән тезмә белән, «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесендә җиңү яулаган иде. Бүген исә гаилә корган, ике кызның әтисе булырга өлгергән, сәхнәдә танылып килгән, иҗатташ дуслары арасында хөрмәткә лаек баянчы ул.

– Минме культура кешесе? – дип көлеп башлап җибәрә әңгәмәне Айнур, каһвә эчә-эчә. – Мин Мәдәният министрлыгына караган техникумда слесарь-сантехник булып эшлим! Гел баян гына тотып йөрергә димәгән (рәхәтләнеп көлешәбез). Авыл егетләре ич (Айнур – Кукмара районы Югары Арбаш авылы егете. – Г.Җ.), куркып торган эш юк – кирәксә, чуен да коярга өйрәнербез.

– Алай итеп фикер йөртүең яхшы инде, Айнур. Алайса күпләр ак күлмәк, лак ботинкалардан тыш депрессиягә бирелергә мөмкин, мәйтәм...
– Йолдызлык чире турында әйтүегездер инде? Юуук, миндә ул чир юк һәм булуы да мөмкин түгел. Әйе, гадәти булмаган һөнәр – баянчы булуны сайладым, ә калганнары нәкъ җир кешесенеке төсле: эшеңне эшләргә, вакытында гаиләң янына ашкынып кайтырга һәм буш вакытыңны балаларыңа багышларга.

– Анысына да тиз өлгергәнсең димме соң. Гадәттә 20дә өйләнмәсәң, аннан соң инде иртә була... Ә син, 30ыңны тутырганчы, ике матур кызның әтисе булырга өлгергәнсең.
– Ә мин шулай булуын теләдем дә. 30дан соң картаеп бетәсең ич инде бәби алып кайтырга (мин чүттән генә каһвә белән тончыкмыйм. – Г.Җ.). Олы кызым Иделиягә – биш яшь, кечкенәсе Иллариянең өче тулып китте менә. Мин – бәхетле әти.

«Чыгарып ыргытыгыз моны»

– Мин – гаиләдә бердәнбер бала, – дип сөйли башлый Айнур, үзенең балачак еллары хатирәләренә бирелеп. – Әнием Гадилә мине җиде ай буе РКБда ятып күтәргән. Анда да юньле-башлы туа белмәгәнмен әле: ни тугыз аемны, ни авырлыгымны тутыра алмаганмын. Җиде аем тулыр-тулмас, 1 кило да 700 грамм булып дөньяга килгәнмен. Әби, мине күрүгә: «Уф Аллам икән, чыгарып кына ташлагыз инде моны, барыбер кеше чыкмас», – дип әйтеп салган.

– Мичкә ягып, мич җылысында үстергәннәрме сине?
– Әни сәламәтлегем өчен бик куркып торды инде. Әмма өф-өф итеп, иркә иттереп үстергәннәрен хәтерләмим. Киресенчә, кырыс һәм таләпчән булырга тырыштылар. Минем белән башкача булырга ярамаганын аңлаганнардыр инде алар (көлә).

– Бердәнбер бала булгач, иркә булгансыңдыр әле, алдашма...
– Юк, билләһи менә! Хәтерлим, бик бәләкәй чакта, әтигә, гармунда өйрәт әле, дип ялынып килдем (әтием Әлфир инде вафат, урыны җәннәттә булсын). Әти күтәрелеп карады да: «Мине беркем дә өйрәтмәде – үзем өйрәндем. Теләгең булса, үзең өйрәнерсең», – диде. Гармуннарның бөтен төре дә бар иде үзе, ишетү-тоемлау сәләтенә таянып, төймәләр баскалап, кирәкле «дулкын»ны тотарга өйрәндем.

– Малайлар пистолетлар, сугышлы уеннар белән җенләнгәндә...
– Мин дүрт яшьтә гармунда көйләр чыгарырга өйрәнгән идем инде! Әти – авыл клубының баянчысы, әни өздереп җырлый. Аларның алмасы чит бакчага төшмәс инде!..

«Ике капчык гармун, бер нотасыз барып кердем»

– Гармунчыга сүз әйтмәгез – уйный-уйный остара булган инде бу!..
– Мәктәпне тәмамлар алдыннан бер ел Кукмара үзәгенә, 1нче санлы сәнгать мәктәбенә йөреп алдым мин. Укытучым Дамир Рәфыйков хәтәр нота танырга өйрәтте! Әтигә рәхмәт инде, сиңа кирәк, малай, дип, ел буена шунда йөртеп укытты. Ә Казанга, ике капчык гармунны төяп, училище ишек төбенә барып басканым хәтердә. Анда музыка мәктәбен тәмамлап, кәперәеп, до-ре-миларны белүчеләр басып тора. Шулай арасында мин дә – Ринат Вәлиевнең «Гармун-шоу» кассетасына ияреп көй чыгарырга өйрәнгән капчыклы Кукмара егете Айнур.

– Нота танырга бик тиз өйрәттеләрме?
– Юк, мин аларны хәзер дә аңламыйм! (Рәхәтләнеп көләбез.) Чын дөресен әйткәндә, мин нота танып кына баянчы булуга ышанмыйм. Җаныңнан ургымаса, анда белем генә бер нәрсә дә эшли алмый. Училищедагы педагогларыма чиксез рәхмәтле мин анысы, алар – үз эшләренең фанатлары, һәркемгә очар өчен канат куярлык белгечләр.

– Тырыш студент булдыңмы?
– Анысы да юк инде... I курста хәтәр йөрдем мин бер дәресне дә калдырмыйча, II курстан гастрольләргә чыгып киттем. Нинди генә җырчылар белән эшләмәдем. Шулар янәшәсендә тәҗрибә тупладым, канат ныгыттым, аякка басарга өйрәндем. Югары белем алырга мәдәният университетына кергәндә, мин инде бөтенләй икенче Айнур идем.

«Тыныч буар еланнан – дөрләп кабынучы учакка»

– Ничек була инде ул «бөтенләй башка Айнур»?
– Юк, болай образлы әйтүем инде. Шәһәр тормышы мине шактый үзгәртте диюем. Авылдан килгәндә, мин беркатлы, тыныч буар елан белән бер идем. Кешеләргә ышанучанлыгым берничә тапкыр тез астына китереп суккач, мин дә үзгәрдем, тиз кызып китүчән, үз-үземне саклар лачынга әверелдем.

– Әәй, мәхәббәт үзгәрткәндер әле... Ул, гадәттә, канат та ныгытмаганнардан лачын ясый.
– Анысы да булгандыр, әмма мин андый дөрләп кабынып, башын югалтып гашыйк булучан бәндә түгел. Хатыным Марина белән мәдәният университетында укыган чакта танышкан идем. Ул хор дирижерлыгы бүлегендә, миннән бер курс түбән укыды. Күрештек, таныштык, ошаттык – йөреп киттек. Бераздан өйләнешергә сүз куештык.

– Һәм, хоп, Айнур минем әңгәмәнең иң кызык җиренә балта чаба...
– Мин матур сөйли белмим шул. Ничек итеп чучаклап-чачаклыйм икән соң? Туйга үзем эшләп таптым, керәшен кызына яратып өйләндем, гаиләм өчен үлеп торам. Беренче кызым тугач (14 декабрь көне ул), бәхеттән кычкырып елаганым хәтердә. Шул вакытта әтинең: «Менә үзең әти булгач аңларсың», – дигән сүзләренә тулаем төшендем.

– Син алайса өйдә иркә-назга чумган, «юк» сүзен әйтә белми торган әти инде?
– Юуук!.. Мин кырыс, таләпчән әти һәм ир. Өйдә – мин баш, хатын – муен. Иреннән узып сөйләшкән хатын-кызны яратмыйм. Мамонтны мин алып кайтам, өйдәгеләр – минем канат астында, минем сүзне өстә калдыра белергә тиеш.

– Ансат түгел икән синең белән...
– Хатын кайчак минем кәефне тотып ала белми гаҗиз була. Аннан, «син романтичный түгел» дип безелдәп алырга да мөмкин. Анысын мин гомумән аңламыйм инде – телевизор каршында кочаклашып утырыргамы инде? Уңайсыз ич ул!

– Яратам сүзен еш әйтәсеңме, дип сорап та торасы калмады кебек.
– Елына ике бар инде. Туган көн бар бит инде... 8 Март... (Үлә-бетә көлешәбез.) Ярату башкада ич инде ул – мин гаиләмне беренче урынга куям. Вакытында кайтыр өчен, кайчак гастрольләрдән дә баш тартам. Менә ничек инде ул, 20шәр көнгә балаларыңны калдырып, кайдадыр концерт куеп йөреп була? Мин шуңа күбрәк мәҗлесләргә, аранжировкалар ясауга басым ясыйм. Балаларымның үскәнен күрәсем килә. Әле тагын бер малай алып кайтасы да бар, нәсел дәвамчысы кирәк.

– Баян белән тормыш алып бару кыен түгелме, Айнур?
– Әлегә – Аллага шөкер. Мин гармунда уйнап йөрүне ташлап, офис эшенә кереп утырып карадым. Сабырым төгәл ике атнага җитте. Аннан, кабат гармуныма кайтып утырдым. Концертларга чакырып торалар, мәҗлесләргә. Җырчыларга җырларын матурлау эшендә дә актив катнашам.

– Өйдәгеләр зарланмый, гастрольләргә чыгып киткәндә көнләшми инде алайса?
– Минем бит көнләштерердәй кешеләрем – әбиләр. Гармунга бит яшьләрнең бөтенләй исе китми. Әбиләрдән көнләшми инде хатын! «Әй улым, алдыма утыртып, көннәр буе син – уйнап, мин җырлап кына утырыр идек», – дип килеп җитәләр алар концерттан соң. Шул менә! Әле берсендә Зәй районында бер кыз килә миңа, сезнең белән фотога төшәсем килә, дип. Менә бит, ниһаять, минем янга фотога төшәргә кызлар килә, дип эреп кенә беткән идем, матур кызкай: «Минем әби сезне ярата», – дип тә өстәмәсенме!..

– Әбиләр сине яраткан төсле, син дә сайлаган юлыңны ярат һәм аннан тайпылма инде, Айнур. Бәхетең шул юлда булып, кулыңнан кысып тота күрсен, берүк.
– Мин бүгенге көнемнән, бәхетемнең менә шушындый булуы белән бәхетле. Артык күбе дә кирәк түгел. Иң мөһиме – түгәрәк гаиләң, аңлап кабул итәрлек тылың булудыр. Бәхет – әнинең исән-сау булуы. Баш өстеңдә – түбәң булу. Һәм һәр шимбә – кайнары тынга капланырлык утын мунчасы...

Гөлнара Җәлилова

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading