Шәһри Казан

Йолдыз Шәрапова: «Самолетта булачак иремнең алдына утырып очтым...»

Минем сезне бик ачык йөзле, искиткеч хыялый һәм киң күңелле чын татар хатыны белән таныштарасым килә. Ул биш бала анасы, балалар язучысы һәм журналист – Йолдыз Шәрапова.

– Йолдыз апа, ирегез белән танышу тарихын күпләрнең ишеткәне дә бардыр, бәлки. Шулай да, танышу-кавышу тарихы белән тагын бер бүлешегез әле?
– Танышуыбыз искиткеч кызыклы. Башка болай очраша башлаучылар юктыр да, мөгаен. Мине Сарман районына командировкага дип җибәрделәр. Ул чагында Сарманнан Казанга самолетлар оча иде. Мин исә эшләр белән йөреп, соңга калдым. Өстәвенә билетлар бронь белән генә сатыла. Сириннең комсомолда эшләгән чагы, шул көнне Казанга сессиягә бара икән. Мине озата килгән ханым бәйләнде бит шул егеткә! “Журналист кызны болай калдырып булмый бит инде, ди. Сириндә бер генә билет. Очучылар белән сөйләште дә, тегеләре булачак иремнең алдына утырып очрарга рөхсәт бирде. Шуннан танышып, аралашып киттек. Ул вакытта телефоннары да юк иде бит аның, булса – авылга бер аппарат! Сирин сессиягә килгәндә күрешә идек, үзем дә гел алар ягына командировкаларга кайткаларга тырыштым. Шулай ел да тугыз ай очрашып йөргәннән соң, өйләнешеп тә куйдык. Җеннәребез туры килгәндер инде.

– Берегез -- Сарманда, икенчегез — Казанда. Икегезнең дә эш урыннары әйбәт, урнашкан булгансыз.  Өйләнешкәч кайда тора башладыгыз?
– Танышу тарихыбыз кызыклы булган кебек, гаилә тормышыбыз да кызыклы башланды безнең. Туйдан соң мин – Казанда, Сирин – Сарманда яшәде. Чөнки эш урыннарыбызны калдырып китеп булмады. Декрет ялына чыккач ирем янына кайттым. Бала тугач та 9 ай каенана йортында тордык. Шуннан соң берсендә Сирин Казанга килгәч, әни янына кереп чыккан. Минем Сиринем шундый йомшак күңелле кеше, әнинең ялгыз гына боегып яшәвен күргән дә, бик кызганган. “Кайтты да, әниеңә бик күңелсез, ялгызы гына курка да торгандыр”, – ди миңа. Шуннан соң Казанга күченеп килдек. Ул вакытта Сириннең шәһәрдә эше дә юк иде. Шулай торып киттек.

– Ә иң беренче әни булган хисне хәтерлисезме?
– Хәтерләмәскә, әлбәттә хәтерлим! Егерме тугызда беренче тапкыр әни бул әле син! Беренче улыма авырлы булганда, ниндидер концертка барган идек. Анда бик матур, бик моңлы музыка тыңладым мин. “Сәйдәш” музыкасы диделәр. Шуннан алып карынымдагы баламны Сәйдәш дип йөртә башладым. Ни өчендер аның малай булуына шикләнмәдем дә хәтта. Сирингә малай алып кайтасым, аны шатландырасым килде! Бик артык теләп ташлаганмын ахрысы, таба-таба дүрт малайлы булдык, Аллаһка шөкер!
... Бала тудырганны да ачык хәтерлим. Авыргач, 4нче бала тудыру йортында яттым. Бик озак ятарга туры килде, яшь тә бар бит инде. Табиблар психологлар кебек алар. Бала тапканда гел сөйләштереп торалар. Ирең кем дип сорады берсе. Колхоз рәисе урынбасары мин әйтәм. Улыбыз тугач: “Менә яңа рәис туды!” – дип шаярганнары истә.
 Иң куанычлысы Сириннең Сарманнан килеп җитүе иде. Малай да тапкач, башы күккә тигән. Аннан соң да аерым торырга туры килде бит әле безгә. Хат яза иде ул миңа.  Авырлы вакытта, хатында гел: “Сәйдәш” ни хәлдә?”, “Сәйдәш”не һава суларга алып чыгасыңмы соң?” – дип кенә тора иде. Ни өчендер Сәйдәшне куштырнаклар белән язуы истә калган. Беренче улыбыз туганчы ук аның Сәйдәш икәнен белә идек. Тормыш иптәшем бик бала җанлы кеше. Кечкенәләрне ул “витаминнарым” дип йөртә. “Алардан көч алып яшим, күрмәсәм хәлем булмый”, – ди.

– Парлар ничек кенә бер-берсенә туры килмәсен, барыбер гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Гаиләдә проблемаларны ничек хәл итәсез?
– Кешеләр төрле-төрле. Гаиләдә дә бер төрле балалар булмый бит. Хәтта игезәкләр дә бер-берсеннән аерылып тора. Ир белән хатын да табигатьләре буенча бер-берсенә ничек кенә охшаган булмасын, барыбер аерыла торган яклары була. Безнең дә үпкәләшкән чаклар була торгандыр, гаиләдә бар да шома гына бармый бит инде ул. Тик безнең беркайчан да ямьсез сүзләр әйтеп кычкырышканыбыз, бер-беребезгә авырлык китергәнебез булмады. Ничек инде ямьсез сүз әйткәч, ул кешенең күзенә оялмыйча  карарга була? Ачуланышсак та, Сириннең күңеле төшеп, боегып утырганын күрәм дә, сүз катам. Болай да бер генә көнлек дөньяда нигә инде ямьсезләнеп, кычкырышып яшәргә? Гомер болай да кыска бит... Үз фикереңне җайлап кына җиткерсәң, шул җитә дип уйлыйм. Ир-ат барыбер үзенчә эшли бит инде ул. Дуслашканнан соң мөнәсәбәтләр ничектер тагын да якынайган кебек була, бер баскыч күтәрелгән кебек. Татулашкач, әйдә башка бер дә ачуланышмыйбыз, яме, дип сүз куешабыз...

Реклама

– Ирегез дә зур урында эшли, сез дә гел кеше арасында йөрисез. Арагызда берәр кайчан көнләшү  булдымы?
– Сирин гомер буе хатын-кызлар эшли торган коллективны җитәкләде. Әгәр көнләшә торган кеше булсам, аның белән тора да алмаган булыр идем. Эштән барыбер өйгә кайта бит, шул җитә инде миңа! Балаларны ярата! Хатын-кыз өчен тагын нәрсә кирәк? Мине көнләшкәндә  дә шаяртып кына көнләшә ул.
Сирин минем искиткеч романтик кеше. Мин артык байлык артыннан куа торган кеше түгел. Шуңа без үзебезгә һәрвакыт кечкенә генә бәйрәмнәр оештырырга тырышабыз. Сирин романтик кичәләр дә оештыргалый. Проблемаларны да без кафеда утырып сөйләшәбез. Читтән карап торганда, кешеләр сөяркәләр дип уйлыйдыр инде.

– Ә үзегезне хыянәткә сәләтле кеше дип саныйсызмы?
– Юу-у-ук! Кая инде миннән хыянәтче!? Биш балаң итәгеңнән тартып торганда, алай эшләп тә булмыйдыр ул. Сириннән башка берәр кешегә гашыйк булырмын дип күз алдыма да китерә алмыйм. Гашыйк булмый гына хыянәт итүнең нинди мәгънәсе бар инде аның?!

– Йолдыз ханым, гаиләгез бик ишле. Үзегезнең дүрт улыгыз булу материаль нигез булуны да, җаваплылык та сорый. Кызлыкка бала алырга тагын ничек тәвәкәлләдегез?
– Без 2007 елда Әдиләле булдык! Ул елны Татарстанда Шәфкатьлелек елы дип игълан ителгән иде. Телевидениедән ятим балалар хакында бик күп рекламалар, тапшырулар күрсәттеләр. Үзем дә журналист булгач балалар йортлары,  гаиләләренә ятим бала алган гаиләләр хакында күп яздым. Сирин телевизордан реклама булганда: “Әйдә кызым, чык монда!” – дип шаярып утыра иде. Әһә, мин әйтәм, димәк моның шундый уе барлыкка килә башлаган. Гаиләдә дүрт малай булгач, кыз турында күптән хыяллана идем инде. Кырык биш яшь тулган көнемә үземә бүләк ясарга булдым. Ходай безгә Әдиләне насыйп иткән булган.

– Сез бит әле шагыйрә, иҗат кешесе дә. Шул кадәр ишле гаилә булу иҗат итәргә комачауламыймы? Шигырьләр язарга вакытыгыз каламы?
– Миңа гаиләм киресенчә, ярдәм генә итә. Әгәр балаларым булмаса, балалар шагыйре булыр идем микән?. Аларның шуклыкларын, шаяруларын карап торасың да, шигырь туа. Шигырьләрем, иҗатым аша аларга тәрбия бирергә тырышам, курыкмаска, алдамаска өйрәтәм. Балаларым булганда язар тема табуы да проблема түгел.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: