Шәһри Казан

Булат Ибраһимов: "Башка суккаладылар инде. Студент чактан ук..."

Булат Ибраһимов үзе бик тыныч, тыйнак кеше булса да, шигырьләрендә давыл, каршылык, ризасызлык ярылып ята. Аның шигырьләре аша хәзерге вазгыятьнең торышын билгеләп була. "Роман язарга бик кызыгам мин. Ләкин әлегә бу жанрга тотынырга батырчылыгым җитми", диде ул безгә.

– Татар әдәбиятында кысалар булырга тиешме, Булат?
– Безнең татар әдәбияты болай да кысалар эчендә яши инде ул. Аның кысалары безнең менталитет, тәрбия һәм башка шундый матур әйберләр белән бәйле. Кысалар юкка чыксын дисәң, Мөдәрис Әгъләм әйткәнчә, “ирек даулар өчен үзеңә ирекле булырга кирәк” гыйбарәсен искә төшермичә булмый. Ирекле булсаң, кысалардан күпмедер дәрәҗәдә чыга аласың, юк икән, юк инде. Бу бөтен татар әдәбиятының традицияләрен җимереп ату дигән сүз түгел, әлбәттә. Бу яңача, үзеңчә фикерләүгә юл ачу, үзеңчә уйлау.

– Син күбрәк көн кадагына суга торган шигырьләр иҗат итәсең. Алар тора-бара актуальлеген югалтыр дип курыкмыйсыңмы?
– Мин язган шигырьләрдә исемнәр дә, фамилияләр дә юк. Анда Аллаһ бар, туган тел, күк һәм җир, хатыннар һәм ирләр, балалар, ханнар, яңгыр һәм кар, ут һәм су, яз һәм көз. Болар берсе дә искерми бит. Мин студент елларында язган шигырьләрне алып укыйм да, алар бүгенге вазгыятькә дә туры килә, киләчәктә дә актуаль булачагына шигем юк.

– Шигырьләреңне яхшырак аңлау өчен сине тыңларга кирәкме, әллә укыргамы?
– Мине тыңларга кирәк. Шигырьләрне яттан сөйләргә яратам. Гомумән, автор үз шигырьләрен үзе сөйли белергә тиеш дип саныйм, үз тембры, үзенең харизмасы белән. Ләкин кызганычка каршы, бөтен шагыйрь дә үз шигырен кирәкле дәрәҗәдә сөйләп бирә алмый шул.

– Артур Исламов башкаруында байтак җырларың яңгырый. Бу хезмәттәшлек кайчан башланды? Башка җырчылар белән дә эшләү теләге юкмы?
– Артур белән без 2019 елда «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан туган «Безнең җыр» проектында таныштык. Хезмәттәшлек «Татар алга» дигән җырдан башланып китте. Хәзер инде бергә иҗат иткән дистәгә якын җырыбыз бар. Башка композиторлар, җырчылар белән дә иҗат итәм. Аллаһ боерса, ул җырлар да тамашачы хозурына килеп ирешер.

– Муса Җәлил исемендәге премияне 2019 елда ук алырмын дип уйлагансың, әмма ул елны Хәнәфи Бәдигыйга бирделәр. Шулай да 2021 елда әлеге премияне алу бәхетенә ирештең. Шатлыкның төсе уңып өлгермәгән идеме?
– Мин Җәлил премиясен өченче тапкырдан алдым. 2017 елда аны Рәмис Аймәткә, 2019 елда мәрхүм Хәнәфи абыйга бирделәр. 2021 елда Җәлилнең тууына 115 ел тулганда миңа бирделәр. Минем өчен шулай хәерлерәк тә булгандыр ул, үземнең 30 яшемә дә бүләк булды. Бик сөендем, әлбәттә. Республиканың иң дәрәҗәле премияләренең берсен алып та, ничек сөенмисең инде?! 

– Үзеңне тарихта калачак шагыйрь дип саныйсыңмы?
– Ничек язган, шулай була инде. Такташ әйткәнчә, һәрбер чорның үзенең чире һәм докторы булган кебек, һәрбер чорның күпмедер шагыйрь, язучысы тарихка керә инде ул. Тарихта Гаяз Исхакыйны, Кәрим Тинчуринны, Хәсән Туфанны һәм башка дистәләгән әдипнең иҗатларын тыйган чорлар булган, әмма алар барыбер калкып чыкты. Ә аларга яла якканнарның күбесе онытылды. Тарих ул барыбер үзенекен итә.

– Тыныч Булат Ибраһимов өйдә нинди?
– Мин өйдә дә шул тыныч инде.

– Алайса сине чыгырдан чыгарып булмый?
– Теләсә кемне чыгарып була. Күпчелек очракта дәшмичә калу иң отышлысы булып куя. Мин шул юлны сайларга тырышам.

– Үзеңдә иң яхшы дип санаган өч сыйфат?
– Мөгаен, әйткән сүзне үтәү, тугрылык һәм сабырлыктыр.

– Ә тискәреләре?
– Эшне сузып йөрергә яратам, ялкаулыкның бер төредер бу. Эш барып чыкмаса, төшенкелеккә биреләм. Бервакытта ике эшне эшли алмыйм. Саный китсәң, әле тагын бардыр.

Реклама

– Шагыйрьләрдә, гадәттә, башка талантлар да була. Синдә тагын нинди сәләтләр бар? 
– Бөтен белгән эшем язу-сызу инде. Гәҗит-журналларга мәкаләләр дә язам, бераз проза да булгалый.

– Туры сүзле булуыңның “җимешләрен” татырга туры килгәне булмадымы?
– Башка суккаладылар инде. Студент чактан ук. «Турысын әйткән, туганына ярамаган», – ди халык. Белмичә әйтми ул аны.

– Башыңа эләккәннән соң, тыйнаграк язарга кирәк дигән нәтиҗәгә килмәдеңме соң?
– Юк. Мин бит бармактан суырып язып утырмыйм. Күңелдә туа икән шигырь, язам. Кеше күңелен рәнҗетәсе килмәүдән, болай да яралы күңеленә тоз саласы килмәүдән тыйнаграк язган бар анысы. Хәзер гәҗит-журналлар да, үзең әйткәндәй, “тыйнаграк” язганны үз итәләр.

– Әдәбият өлкәсендә остазларың бармы?
– Остазларым юк. Ләкин хәзерге татар әдәби мәйданында Булат Ибраһим дигән шагыйрь бар икән, моның өчен мин Илсөяр Иксанова, Шәмсия Җиһангирова һәм Рифә Рахманга рәхмәтлемен. 

– Киләчәктә Булат Ибраһимовның романнарын укырбыз, дип өметләнә алабызмы?
– Роман язарга бик кызыгам мин. Ләкин әлегә бу жанрга тотынырга батырчылыгым җитми.

– Әгәр байлыгың җитәрлек булса, төп эшеңнән китеп, язучылык белән генә шөгыльләнер идеңме?
– Ниндидер эш кирәк инде ул кешегә барыбер. Финанс яктан ирекле булу сине яхшы язучы итә дигән сүз түгел бит ул.

– Кызың синең юлдан китүен телисеңме?
– Шигырь язучылар күп. Ә шагыйрь йә бар, йә юк инде ул. Язган булса, язмыштан узмыш юк.

– Хатының иҗатыңа ничек карый? Аның теләктәшлеген тоясыңмы? Иҗат кешесе белән яшәү җиңел түгел бит ул.
– Уңай карый. Баштан хатыныма укытам. Ул минем беренче укучым. Иҗат кешесе белән яшәү җиңел түгел дигән сүзләр белән, гомумән, килешмим. Ниндидер бер стереотип бугай ул. Эчә торган, азып-тузып йөри торган кеше белән яшәү җиңел түгел, анысы хак.

– Гаиләгездә бәхет кемгә күбрәк елмайган: хатыныңамы, сиңамы?
– Икебезгә дә. Ир белән хатын – бер-берсен тулыландырып, матурлык тудырырга тиешле кешеләр. Коръәндә шундый параллельләр бар: күк һәм җир белән ир һәм хатынның охшашлыгы. Уйлана төшсәң, монда бик зур мәгънә ята.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: