16+

Эльдар Хәмитов келәмгә кайта алырмы?

Узган елны “Манзара” премиясендә батыр калган Эльдар Хәмитов быел ярышта катнаша алмаячак. Көрәшченең аягына операция ясаганнар, хәзер ул тернәкләндерү процедураларын уза. Эльдар белән хәбәргә чыгып, хәлен белештек.

Эльдар Хәмитов келәмгә кайта алырмы?

Узган елны “Манзара” премиясендә батыр калган Эльдар Хәмитов быел ярышта катнаша алмаячак. Көрәшченең аягына операция ясаганнар, хәзер ул тернәкләндерү процедураларын уза. Эльдар белән хәбәргә чыгып, хәлен белештек.

– Быел “Манзара”ны калдырасыз икән. Карарга килергә дә мөмкинлегегез булмыймы?
– 24 октябрьдә операция ясадылар. Хәзерге вакытта реабилитация узар өчен Мәскәүгә килдем. Уң аягымны да каратырга уйлыйм, бәлки, аңа да операция ясарга туры килер. Әлегә төгәл әйтә алмыйм. Быел “Манзара” келәменә чыгып булмый. Карарга килергә дә мөмкинлегем юк. Җәйгә тернәкләнеп бетергә язса, әйбәт булыр иде.

– Көрәш карьерасын дәвам итеп булачакмы? Табиблар нәрсә әйтә?
– Операция ясаган табиблар: “Реабилитация үтәргә, яраларның төзәлүен көтәргә кирәк. Барысы да яхшы булса, көрәшергә мөмкин”, - диделәр. Иң мөһиме – ашыкмаска. Кемдер андый травмадан соң, карьераны туктата. Көрәшергә теләк бар, әлбәттә. Уң аякка 2019 елда операция ясаткан идем. Аннан соң келәмгә кайтып урыннар да алдым, шуңа күрә барысы да кешенең үзеннән генә тора. 

– Гаиләгез дә борчыладыр...
– Анысы да бар инде, борчылалар. Вакыт күп сарыф ителә. Операциягә килдем, 2 атна хастаханәдә үтте. 5 сәгать операция ясадылар. Урын өстендә ятарга туры килде. Аннан кире кайттым, хәзер тагын хастаханәгә килдем. Реабилитация бара, 2 атна булырдыр әле, тагын операция ясасалар, 3 атна инде. Өйдә гаилә көтеп тора, телефоннан гына сөйләшкәч, сагындыра.

– Федерацияләр ярдәм иттеме?
– Булышалар, Аллага Шөкер. Чаллы Федерациясе билетлар алырга ярдәм итте. Җыелма команда составында булгач, Мәскәүдә операция ясата алдым. Операция, реабилитация буенча чыгымнарны билбау көрәше буенча федерация каплый. Ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.

Эльдар Хәмитовка савыгып аякка басарга язсын. Көрәшчене келәмдә күрергә өметләнәбез.

Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading