16+

Эльмир Низамов: «Мин Беренче Низамов булам»

Бездә талантларны тану бик ансат юл түгел инде ул. Таныган очракта да, алар инде бер пот тоз ашаган, берникадәр дәрәҗәдә үзләре эшләгән тармактан гайрәтләре чиккән, тормыштан күңелләре кайтып, күзләрендәге самими-садә очкыннары юкка чыккан була.

Эльмир Низамов: «Мин Беренче Низамов булам»

Бездә талантларны тану бик ансат юл түгел инде ул. Таныган очракта да, алар инде бер пот тоз ашаган, берникадәр дәрәҗәдә үзләре эшләгән тармактан гайрәтләре чиккән, тормыштан күңелләре кайтып, күзләрендәге самими-садә очкыннары юкка чыккан була.

Талантларны гадәтиләр белән бер сызыкка бастырмаска, аларга иҗат өчен берникадәр дәрәҗәдә гадәти булмаган шартлар тудырырга кирәген бик акыллылар гына аңлый. Танылу-аңлау таба алмый, юкка чыккан “штучный” талантларны нигә барларга керештемме?.. Композитор Эльмир НИЗАМОВ белән сөйләшеп утырдым да, Аллага шөкер, холкы белән нык, үзәге белән өлгергән талант икән, дип сөенеп куйдым. Чөнки Эльмир кебекләрне бүгенге заман танырга, һәм турыдан әйткәндә, кулында күтәреп йөртергә тиеш...

“Моцарт буласым килми”

32 яшьлек композитор. Бүгенге заманның иң танылган яшьләренең берсе. Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, Татарстанның да, Россиянең дә композиторлар берлеге әгъзасы, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты ул Эльмир. “Алтын Казан” мюзиклы, “Кара пулат” опералары авторы, һәм башка шактый саллы хезмәтләр дә – аныкы. Театрда “Хуҗа Насретдин”, “Хыял йорты”, “Кешеләр мәхәббәте” һәм башка куелышларның музыка хуҗасы да булып тора. Бүгенгесе көндә Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе һәм композиторлык кафедрасының өлкән укытучысы... Җитеп торыр, әйеме? Ә болай Эльмирның ирешкән уңышларын, алган бүләк-дипломнарын санап бетерә торган түгел. Мине исә күрешеп биш-ун минут сөйләшеп утыруга бу исемлекне иң төп баеткан пункты булып башкасы калкып чыга. Эльмир чип-чиста татар телендә сөйләшә. “Вот это”, “чет”, “представляешь”ларсыз, бер кәлимә урыс сүзе кыстырмыйча гына. Тапкансың гаҗәпләнер нәрсә, диючеләргә әйтеп тә китәседер – Эльмир 19 яшенә кадәр урыс мохитендә, Сембер шәһәрендә үскән егет.

- Сиңа карап, миңа оят, дигәндәй, Эльмир. Ничек шулай урыс сүзләре кыстырмыйча, матур әдәби татар телендә сөйләшә аласың син? Син Сембердә түгел, Татарстанның берәр чеп-чи татар авылында үскәнсеңдер әле, - дип сүз башлыйм.
- Юук, - ди Эльмир елмаеп. – Мин Сембердә туып-үстем. Мин – татар егете бит, нәрсәсенә гаҗәпләнәсе ди аның? Әти-әнием – Җәүдәт белән Гөлүсә Татарстанда туган, мишәрләр – яшьли Сембергә чыгып киткәннәр. Чыгып киткәннәр, әмма татарлыкларын,гореф-гадәтләрен онытмаганнар – өйдә без бары тик үзебезнең туган телебездә генә аралаша идек. Мин шуңа да гаҗәпләнер җирлек күрмим. Хәтта иптәш егетләр – бергә уйнап үскән урыс, чуваш, чегән егетләренә дә татар телендә кайбер нәрсәләрнең ничек яңгыравын аңлата идем әле. Кайберәүләр төсле, башка милләт вәкилләре янында чыш-пышка күчкәнем булмады – шуңа минем яндагы кешеләр дә телемне хөрмәт итәләр, кайвакытта ияреп китеп, татар сүзләрен өйрәнә иде.

- Казанда туып-үскәннәрнең күбесе шаккатыр иде синең сөйләгәннәреңә...
- Әйе, монда күченеп килеп яши башлагач, мин башкалабызда туган телнең ни дәрәҗәдә аксавын, чуарлануын үз күзләрен белән күрдем-ишеттем инде. Теләк булмау, әһәмият бирмәү димме мин аны... Татар теле азчылык кына йөрткән тел, димәк, экслюзив дигән сүз – шуңадыр да әле мин татар телле булуым белән горурланам. Ул боҗра азайган-кысылган саен, без тагын да ныграк үз телебезгә саграк карарга, ул телдә уйларга-аралашырга тиеш. Аннан, беләсезме, татарларның күбесе татар теленнән ничектер кыенсына димме шунда. Испан телен өйрәнергә йөри башлаган вакыт. Бер төркем татарлар дисәм дә була. Укытучы сорый инде безнең төркемнән: кем нинди телләр белә. Күпчелек 2 тел, дип җавап кайтара: рус һәм инглиз телләре. Ә мин санап китәм: “3 тел - татар, рус, инглиз телләрендә иркен аралаша алам”. Шунда миңа гаҗәпләнем: “Кара, мин татар телен әйтергә кирәк, дип уйламадым да ул”, - дип пышылдарга керешәләр. Ничек инде үз туган телеңне санамаска була ди! Ул исемлектә һәрвакыт беренче булырга тиеш.

“Мәктәп әле дә – куркыныч төш”

- Мин мәктәптә укырга яратмадым. Әле дә булса, мәктәп еллары минем куркыныч төшем белән бер. Мәктәптә укыган балаларны җәллим. Ул бит шулкадәр баланың шәхесен бөкләп кысага кертә торган нәрсә. Химияне аңламый идем. Ул аңламау бераздан “җенем сөймәү”гә әверелде... Гомумән, мин ул мәҗбүрият системасын аңламый идем һәм бүген дә кабул итә алмыйм: нишләп һәр көнне иртәнге сигезгә син килеп утырырга, бер тирәдә яшәгән өчен генә 11 ел рәттән һәр көнемнең яртысын мин менә шушы 25 кеше белән үткәрергә, мин аңламаган, кирәксенмәгән предметларны баш бәрә-бәрә укырга, уңга кушсалар – уңга, үррә кат, дисәләр – үррә катарга тиеш?.. Һәм ул сорауларның иге-чиге юк иде. Мин кечкенәдән шәхес итеп карауларын теләдем – менә ул бөтен баланы бер линиягә бастыру, синең өчен бөтен нәрсәне хәл итүләре бүгенге көнгәчә... Мәктәптән котылгач, минем сулышларыма кадәр иркенәйде (Рәхәтләнеп көлешәбез)

- Мәктәп елларында музыка белән кавышу да булган дип беләм бит.
- Әйе, мин 11 яшемдә музыка мәктәбендә укый башладым. Аңа кадәр йөреп карамаган түгәрәк, шөгыль калмады – шахмат булсынмы ул, йөзүме, дзю-домы, рәсемме. Бер-ике ай йөрим дә, аңлыйм – минеке түгел. Ә музыка белән алай булмады. Гәрчә мин килеп кергән класста инде 3-4 ел укыган балалар утыра иде. Баштагы берничә айда миңа аларны куып тоту өчен шактый тырышырга туры килде. Әмма мин шундук аңладым – бу минеке! Куып та тоттым, 1998 елның февралендә килгән идем, шул ук елның көзендә беренче музыкаль әсәремне дә яздым. 14 яшемдә исә өлкә бәйгесендә язган музыкам белән Гран-прига да лаек дип табылдым.

- Шушы гран-при киләчәккә юл күрсәткәндер дә?
- Дөресен әйткәндә, мин табиб булырга хыялланган идем. Ак халаттан кешеләр дәвалыйм, файда китерәм имеш... Ә гран-при алган елны мин профессиональ композитор Ольга Бурова белән таныштым, аның нәсыйхәтен алдым, аннан гран-при, аннан өлкә газетасында минем турында язып чыктылар. Шул вакытта мин тәгаен аңладым – музыка ул минем бүгенгем һәм киләчәгем. Укытучыма барып, композитор булу өчен нинди юл үтәргә кирәген дә белештем әле. Музыка мәктәбе, училище, консерватория – шул вакытта мин үзем өчен җирлек барладым да: минем бөтен дөньяга танылырлык композитор булырга тиеш.

- Икенче Моцартмы инде ул?
- Икенче Моцарт түгел, беренче Низамов!

“Курчак та юк иде, машина да”

- Мин көй язуны да аңламыйм, Эльмир, ноталар – минем өчен күктәге йолдыз белән бер, малай кешенең танклар-сугышуларны кырыйга алып куеп, фортепиано-рояль артында утыруы да гайре табигый күренеш...
- Стереотиплар. Менә әйтәләр бит, кызлар курчак белән уйнап үсә, малайлар – машина белән дип. Ә менә минем курчак та юк иде, машина да. Мин кубиклар белән уйнадым. Сугышып та йөргәнем, әти-әнинең дә мине ниндидер гаугалы җирләрдән эзләп йөргәне булмады. Кечкенәдән сүз тыңлаучан бала идем: әни әнә теге колонкадан су эчмә, дип – мин башка балалар эчкәндә дә, аның суын эчмим; анда барма, диләр – бармыйм... Бу ниндидер минем хокукларымны кысу да булмагандыр. Мин башта, табиб булам, дип барып әйттем әнигә – ярар, бик әйбәт, диде. Фикеремне үзгәртеп, композитор булачакмын, дигәч тә, миңа акыл өйрәткән дә, басым ясаган кеше дә булмады.

- Ә Казанга чыгып китәм дигәч...
- Анысына да сүз әйтмәделәр. Әмма мин ел ярым башкалада тулай торакта торып укый башлагач, алар бөтен булган мал-мөлкәтен сатып, Казанга күченеп килделәр. Гаиләдә мин бердәнбер бала булгач, алар өчен бу гадәти карар булгандыр. Әмма Казанга килгәч, улларының тулаем сәнгатьтә кайнавын күргәч, алар минем иҗатымның фанатларына әверелде. Премьераларны калдырмыйча йөриләр,яңа әсәрләремне көтеп алалар.

- Казанны син ныграк яраттыңмы, Казан синеме?
- Миңа күченеп килгәнче якыннарым – баштагы бер елы авыррак була инде ул, дигән иде. Тулай торакта яшәсәм дә, мин ул беренче ярты елның рәхәтлеген сүз белән аңлатып бетерә алмыйм. Гомер булмаганны тазда керләремә кадәр сөенә-сөенә уа идем! Шундый яраттым башкаланы, аннан да битәр консерватория, музыка дөньясын. Башаягым белән укуга чумдым. Ә Казан ул, алай бик егылып төшә торган шәһәр түгел. Теге “Добро пожаловать, или посторонним вход воспрещен” дигән фильмдагыча – үзе матур, кунакчыл, мәдәни, әмма... Зарланмыйм да – унөч еллап яшим Казанда, шуның соңгы 5-6 елында мин инде монда үз кеше. Ә аңа кадәр кемлегемне исбатлар өчен көн-төн эшләргә туры килде.

“Телим – хәлвә, телим - прәннек”

- Талант, тырышлык, кәҗә мае чыкканчы эшләү янәшәсенә тагын фортуна дигән нәрсә дә кирәк, дип саныйсыңмы Эльмир?
- Бардыр, килешәм. Әмма талантың булмаса, ул фортуна белән генә бер нәрсә дә эшләп булмый. Үземнең өлкәдән чыгып әйтүем. Юкса, менә укыган һәр кеше көй яза ала. Аның өчен ноталар, кануннар, җае бар дигәндәй. Әмма һәр кеше дә даһи әсәр яза алмый, “атмый” ул. Менә бөтен кагыйдәсе килгән әсәрләр бар, матур да шикелле – әмма күңелгә керми. Шуңа да чын әсәрне могҗиза белән чагыштырам мин – ул барыбер күкләр катышы белән туа торган илаһи формат. Әмма үз эчеңә генә бикләнеп иҗат итеп яту да тупикка илтүче юл. Мин, мисалга, бик тә Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска рәхмәтле. Укытучым киңәш иткәннән соң, ул миңа мөрәҗәгать итеп, үзенең әсәрләрен ышанып тапшырды. Мин аның ышанычын акладым дип ышанам. Безнең халык хөкеменә барып ирешкән ике зур уртак җимешебез бар – “Алтын казан” белән “Кара пулат”. Алардан тыш, Ренат Әюпов режиссерлыгында Минзәлә халык театры өчен Ренат абый Харис пьесасы - “Күзләреңнән үбеп”кә көй яздым. Бер атна эчендә янып-көеп эшләгән әлеге әсәр миңа әле беренче саллы гонорарымны да “бүләк итте”.

- “А” дигәч, “Б”сын да сорыйсы килә инде...
- Әйтәәм... Минем ул вакытта дүртенче курста укыган вакытым – кесә тутырып 27 мең сум акча алдым. Әле югалып калганымны да хәтерлим, моның кадәр акча белән нишлим инде мин хәзер? Ә иң зур гонорарымны 28 яшемдә алдым – ул дәүләт заказына эшләнгән “Кара пулат” операсы өчен иде.

- Бүген Эльмир инде танылган яшьләр исемлегендәге кеше, тормыш көтәрлек булып аягында басып торамы инде ул?
- Иҗат кешесенең һәрвакытта йә бар, йә юк инде аның. Әмма мин иҗатымны акча эшләү буразнасына да борасым килми. Ул аннан очсызлыкка әверелә. Акча кирәктән, берәүдән бер нәрсә сорап та барганым юк. Театрларга да үз өлкәмдә ныгыгач кына килдем дип саныйм. Тилмереп яшим дип тә әйтә алмыйм – консерваториядә укытам, спектакльләргә музыкаль бизәлеш белән ярдәм итәм, классик жанрда эшләрем шактый... Хәзер, киресенчә, үз яшемне бик тә ярата торган чорым – телим хәлвә алам, телим – прәннек белән чәй эчәм. Бар да үз кулымда, бар да үземнән тора.

“Икенче мәхәббәт – өч шигырь”
 
- Үз-үзеңә ышанычың арткан, каударлануларның кимегән чорына да якынлашкансыңдыр, Эльмир.
 - Менә монысын өстенә бастың! Кеше балачагын сагына, шул вакытка кайтыр идем, дигәннәрен дә ишеткән бар. Мин кайтмас идем! Нәрсәсен сагынасың соң аның? Синең өчен бөтен нәрсә хәл ителгән, синсез дә тормыш барган чаккамы? Әти-әниемә тел-теш тидерүем түгел, ул бөтен кешенең шулай – кеше бәләкәй чагында беркем түгел. Синең каядыр барасың килә – ярамый, сиңа яшел кроссовки ошый – кызылын алалар, китап укыйсы килә – ә сиңа әниеңә ияреп кемгәдер кунакка барасы... Минем андый нәрсәләр җенемә ярамый иде. Бүгенге җаным белән ирекле халәтне бернәрсә дә алыштырмас идем.

- Ирек дигәннән, искә төште әле дигәндәй... Беренче мәхәббәтне урап узмыйк мәйтәм (рәхәтләнеп көлешәбез).
- Ой, мин шәхси тормыш турында бөтенләй сөйләмим. Табу. Аннан, мин ул хискә артык сәләтле дә түгел бугай.

- Ничек инде ул?
- 32 яшемә җитеп, 3-4 тапкыр гына гашыйк булган кеше ич мин! Ул аз бит инде. Кара, син бит мине сөйләндерә башладың?..

- Минме?! Булмаганны (көлешәбез). Мәхәббәт аркасында туган әсәрләрне генә барлыйк алайса?
- Анысы – әйе. Минем иң җанны актарып ала торган әсәрем – “Бәлки син...” гомеремдә икенче тапкыр гашыйк булып, чып-чын хисләр татып, мендәрләргә ятып үксеп елый-елый, бәргәләнгән сөю хисе нәтиҗәсе ул. Интернеттан табышкан ул Питер кызы белән кавышу гына була алмады – минем 21 яшьлек вакытым, кесәдә җилләр уйный, йөрәктә – давыл, дигәндәй... Җыенып чыгып китәр мөмкинлегем юк иде. Әмма шул вакытта анык хәтерлим әле – 35 нче автобуста тулай торакка кайтып барам. Автобусның иң арттагы биек утыргычында мин, кулда - Равил Фәйзуллин китабы. Шунда аның “Бәлки син...” дигән шигыренә килеп төртеләм. Нәкъ минем күңел халәтем! Нәкъ мин әйтәсе килгән сүзләр! Мине елаткан тетрәү! Ул җыр үзеннән-үзе туды да куйды. Әле өстәп шунысын да әйтә алам – әлеге мәхәббәт вакытында мин өч шигырь дә яздым.

- Иҗат итү өчен һәрдаим ул гашыйклык хисе кирәкме, Эльмир?
- Юк, һәрвакыт андый халәттә яшисе дә килми әле ул. Әлеге башланмыйча төгәлләнгән мөнәсәбәтләрдән соң, минем әле башаяк андый утка да сикерәсем килми! Аннан соңгы кабынган хисләр андый якты, чын да түгел иде бугай... Мин музыкага гашыйк.

- Бүген йөрәк бушмыни?
- Буш. Беткән баш беткән, дип әйтеп бетерим инде – берничә ел элек миндә депрессия кебек нәрсә башланды. Вакыт уза, бөтен кешенең гаиләсе, баласы-чагасы бар, имеш, минеке генә юк янәсе... Ул безнең менталитеттан тора, әлбәттә. Бездә бит шапылдатып – ник өйләнмисең, шушы яшеңә кадәр, әстәгы, бала да үстерәсең бар ич, дигән сүзләр белән кысалар эченә этеп-төртеп кертәләр. Менә шул – депрессиягә бирелдем, баш иелде, аннан аңлау-җиңеллек килде дә, чыктым мин ул халәттән. Мин – ирекле кеше. Димәк, минем сәгатем сукмаган, димәк – бүгенгем өчен шулай яхшы. Без бит Ходайның ни язганын белмибез – бәлки, мин бүген миссиям буенча күбрәк эшләргә, иҗат итәргә тиешмендер, нишләп мин кайгырып утырырга тиеш ди? Ул бит “тиеш”ләргә буйсынганнан гына синең бәхетең артмый, бер башка озынаеп-үсеп китмисең.  Аннан, беркемнең дә тормышы беркемне кабатламый – һәркемнең үз бәхете. Ошо әйткән бит: синең баймы, матурракмы булуың мөһим түгел, иң мөһиме – бәхетле булуың дип. Һәркем үзенчә бәхетле булсын иде. Минем бәхетем дә үземә туры килгәнчә.

- Синең бәхет беренче чиратта музыкадамы, Эльмир?
- Юк, мин гаилә стандартын кире какмыйм. Гаиләле булырга бик телим. Әмма иҗат кешесенә ул ансат бирелмидер. Язучы Сергей Довлатов әйткән бит: “Что нужно для писателя от жены? Верить в его талант, накормить и оставить  в покое”. Кыскасы – менә шул. Үз кешемне очратачагыма шигем юк, Ходай язган никах сәгате генә җитсен, дип йөрим.

- Ул сине көндәлек ыгы-зыгыдан арындырып, сиңа иҗатың өчен бөтен шартны тудырып, иҗади менү-төшүләрдә иңен куярдай, яңа даһи әсәрләрнең башында торучы илһам чыганагы булырдай...
- Менә-менә! Мин квартплата, карта, паспорт, счетчик ише әйберләрне яратмыйм – алар мине “үтерәләр”. Мин болай тормышта үземне бик әйбәт кеше дип саныйм – тыныч мин, беркем белән сүзгә килмим, гармониядә яшим... Әмма музыка язганда миңа якын килергә ярамый – мин тилегә әвереләм, бәргәләнә башлыйм. Менә шундый вакытларымда аяк очына гына басып, бер кәлимә сүз дәшми тәмле чәй яисә каһвә китерүче, бәлки, артымнан килеп, кочаклап-сарылып алырлык якын кешем кирәк миңа...

- Гадәти тормышка җайлашкан дип саныйсыңмы үзеңне? Әниләрең Казанда торса, бердәнбер бала булсаң да, башка чыккансың әнә.
- Мин гадәти тормышка да җайлашкан үзе – аерым торам, рәхәтләнеп әллә нинди тәмле ашлар өйрәнеп пешерергә яратам, бәлеш-өчпочмак-төрелгән балыклар пешереп кунак итү миңа бернәрсә дә тормый. Әмма көн саен түгел! Әмма аннан соң табак-савыт юасы булмасын! (Көлә).  Акчасын да алып кайтам мин – әмма аны бөртекләп бүлеп, кайсын-кая түлисе дип утыру гына минеке түгел. Ниндидер әсәрләргә көйләрне дә вакытында язам – әмма соңыннан карта номерлары, документлар җибәрү миңа каторга... Мин иҗат итәргә тиешле кеше.

- Бәхет өчен Эльмирга...

- Ирек кирәк, иркенлек кирәк. Фатирга да сыям – әмма аның уртасында рояль торырга тиеш, тәрәзәләре зур-иркен булсын. Кояш күтәрелүгә алар аша ургылып яшәү тәме саркылсын, күзне кыса-кыса якын килеп, тәрәзәсен ачуга күкрәк тутырып сулар саф һавасыннан җанда музыка яралсын...
 

Гөлнара Җәлилова

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец,Эльмир!!!!!!Булдырасын!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эльмир! Мин дә һәрбер фикерегез белән килешәм. Мин дә нәкъ сезнең кебек кеше...Идем... Гомер узды шул инде... Тормыш ваклыклары, мәшәкатьләре басты...

      Мөһим

      loading
      2
      X