16+

Фәннүр МӨХӘММӘТҖАНОВ: «Социаль челтәрләргә кереп китсәм, дөньясыннан ваз кичәрмен төсле»

Фәннүр Мөхәммәтҗанов – Камал театры артисты. Мамадыш районының Урта Кирмән авылының саф чишмә суларын эчеп үскән егет. Тамашачылар аны «Галиябану», «Җилкәнсезләр», «Агыла да болыт агыла», «Тормышмы бу?» спектакльләре аша белә.

Фәннүр МӨХӘММӘТҖАНОВ: «Социаль челтәрләргә кереп китсәм, дөньясыннан ваз кичәрмен төсле»

Фәннүр Мөхәммәтҗанов – Камал театры артисты. Мамадыш районының Урта Кирмән авылының саф чишмә суларын эчеп үскән егет. Тамашачылар аны «Галиябану», «Җилкәнсезләр», «Агыла да болыт агыла», «Тормышмы бу?» спектакльләре аша белә.

«Роль җиңел бирелми»

– «Тормышмы бу?» спектакленең премьерасы барган көннәрдә яңа сезон турында сорашканда: «Әле монысы да җитеп торды», – дигән идең. Димәк, роль җиңел бирелмәде.
– Роль җиңел бирелми – бала тудыру кебек. Авыррак булды, чөнки минем характердагы роль түгел. Эчке тетрәнүләре күп, дин белән бәйле булгач, артык шаярып та, кыланып та булмый. Бик нечкә роль.

– Мулла образын беренче тапкыр гына тудыруың түгел. Ни өчен сиңа мондый рольләрне ышанып тапшыралар?
– Һич кенә дә аңлата алмыйм. Мин иманлы кеше, ләкин артык диндә түгел. Әле бит шунысы кыен, дингә бәйле спектакльләрдә башкарган рольләр барысы да шаяру катыш килеп чыга. Еш кына тәнкыйть тә итәләр. Әллә Аллаһ Тәгалә мулла образлары аша туры юлга күндерергә телиме?!

– Бу образларны иҗат итәргә кайдан көч аласың?
– Иң беренче чиратта пьесадан этәреләсең. Драматург ул образны ничек күргән бит. Мәскәүдә «Җилкәнсезләр»не уйнаганда, муллалардан: «Нигә көләсез?» – дип шелтә ишетергә туры килде... Аны бит Кәрим Тинчурин үзе шулай иҗат иткән. Бу мулланың бәласе – ул сәяси хәлләрдән хәбәрдар түгел. Әлбәттә, ул дини кануннарны бик яхшы белә. Монда сәяси яктан милләт бетү турында сүз бара, ә ул төрле чагыштырмалар китерә. Аннан соң берничә мәчеткә йөрим, чагыштырам. Җомга намазларын калдырмаска тырышам. Дини тәрбиям бар. Моның өчен әби-бабама рәхмәт. Бабам авылда мулла иде. Җитәкләп мәчеткә алып бара иде, азан әйтергә өйрәтте. Догалар беләм, дини китаплар укыдым. Укыган вакытта дини лагерьга йөргәнем булды. Шуңа күрә берникадәр якынлык бар. Дин белән бәйле әсәрләрдә өлкән артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләлов та бик булышалар.

– Ни кызганыч, «Җилкәнсезләр» репертуардан төшеп калды. Туйдырган идеме бу роль?
– Юк. Шундый зур, тарихи, милләткә кагылышлы әсәр. Монда берничек тә туеп булмый. Миңа калса, спектакль әкренләп уйнала башлаган гына иде. Ни кызганыч, үз тамашачысын табып бетерә алмады. Әлегә туйдыра торган рольләрем юк. Һәрберсен үзем үстерәм, үзем картайтам. Берсен дә күмәсе дә, җирлисе дә килми. Спектакльләр төшеп калгач бик кызганыч. Роль ул – синең бер кисәгең, ашар ипиең, эчәр суың.
Аллаһ Тәгалә рольдән туйдым дигән хис бирә күрмәсен. Рольдән ару – артистның бетүе, юкка чыгуы ул.

«Җырлаудан куркам»

– Фәннүр Мөхәммәтҗановны халыкка таныткан роль кайсы булды икән?
– Иң беренче зур эшем – «Галиябану»дагы Хәлил. «Галиябану» – бөтен кеше белә торган, бик якын әсәр. Танылу төрле чараларда чыгыш ясарга чакыра башлагач нык сизелә. Бик еш шигырь сөйләргә чакырулар «Галиябану»дан һәм «Агыла да болыт агыла» шигъри спектакленнән соң башланды. Һәм «Тормышмы бу?» зур сикереш булды.

– Син Хәлилгә алынганда әле Камал театрында бу роль аша халыкка танылган артистлар да эшли. Куркытмадымы?
– Чын мәгънәсендә бик курыктым. Ишетүгә үк. Тамашачы белән танышкач, курку хисе кимеде. Спектакль төшеп калса да, андый хис яши әле.

– Хәлил – җырлы роль. Ялгышмасам, алар синең берәү генә.
– Берәү генә, Аллага шөкер, чөнки җырлаудан мин бик куркам. Үземне оста җырлыйм дип санамыйм. Шаярып, мыгырданып җырлый алам. Чынлап торып Хәлил булып җырлау миңа бик авыр.

– «Агыла да болыт агыла» шигъри спектакле бүген дә аншлаг белән бара. Тамашачыда шигъри сүзгә тартылу барлыкка килдеме?
– Шигъри сүзгә тартылудан бигрәк, биредә кеше язмышы. Безнең халык моңа битараф түгел. Әлбәттә, Хәсән Туфанның көчле шигырьләрен тыңларга дип килүчеләр дә бар. Спектакль сәхнәгә чыкканнан соң кабат Хәсән Туфанны укып чыгучылар булды. Аның шигырьләрен соратып алучылар да бар.

– Миңа калса, шигырь укучы артистның да шәхесе мөһим бу мәсьәләдә. Шигырь укый белү өчен үзенә бер күнекмәләргә ия булу кирәк бит. Ничек оста итеп шигырь укырга өйрәнергә?
– Шигырьне тоярга кирәк. Күнекмәләрен әйтә алмыйм. Шигырь, китап битен ачуга, тире астына кереп киткән кебек булырга тиеш. Шул җылылыкны сизмәсәң, шигырьне укып булмый. Икенчедән, чын шигырь укучыларны – Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләловларны тыңлап үсәргә кирәк. Әгәр мин матур укыйм, тоям икән, монда аларның да өлеше зур дигән сүз. Көчле шәхесләрнең укуыннан да күп нәрсәләргә өйрәнергә була. Шигъри җанлы, шигырь укырга яраткан кешеләр белән аралашу үзенә күрә көч бирә.

«Тормышта артистланмыйм»

– Фәннүр, артист булу синең өчен һөнәрме, әллә тормыш рәвешенә дә әверелә барамы?
– Юк, тормышта артистланмаска, җитди булырга тырышам. Артист булу – зур җаваплылык, чөнки без тамашачыга милләт язмышын күрсәтәбез, балалар спектакльләре аша тәрбия кылабыз. Алар безгә карап фикер йөртәләр, уйлыйлар. Шулай ук мәдәниятне саклау – болар барысы да артист җилкәсендә. Үзеңнең йөз-кыяфәтеңнән, киемеңнән алып зур җаваплылык сорый сәхнәдә. Артист булу – әйтергә генә җиңел. Бик авыр хезмәт. Репетицияләрдән соң сәхнәгә чыгар алдыннан каушап, без ябыгып бетәбез.

Ә каушау яхшы сыйфатмы?
– Әйе. Әгәр дә синдә каушау булмый икән, кеше салкын дигән сүз. Ул ниндидер конвейерга, завод станогына әйләнә, җансыз. Тәнендә җаны булган һәрбер кешедә каушау бар. Артистларда күбрәк тә әле.

– Тормышта син тыныч, тыйнак кеше. Болар артист булырга комачауламыймы?
– Иң мөһиме – башың урынында булырга тиеш. Фикерең булса, ситуациясенә карап, тыйнаклыкны шаяртуга да, җитдилеккә дә борырга була. Дөрес, кайбер җирдә тыйнаклылык туктатып калдыра, әмма түзәрлек.

– Сез театрда бер төркем яшь, талантлы актерлар. Конкуренция зурдыр.
– Без аны яхшы әйбер дип кабул итәбез. Артистлар арасында ул бигрәк тә булырга тиеш, чөнки конкуренция булмаса, үсеп булмый. Һаман бертөрле барса, продукт тиз чери. Бер-береңә карап өйрәнәсең, яхшырак булырга кирәк дисең. Ул сиңа стимул, этәргеч бирә.

Өлкәннәр белән сөйләшегез!

– Ничек ял итәсең?
– Күп очракта җәяүләп Кабан күле буйлап үзем генә кайтам. Бик арысам, тагын да күбрәк йөрим, шулай төрле фикерләрдән, уйлардан бушанам. Чәй яратам, аны күп эчәм. Гаяз Исхакыйның «Тормышмы бу?» спектаклендәге образ белән дә уртак ягыбыз шул. Урамда да чәй эчеп йөрим, менә шулай дөнья мәшәкатьләреннән арынып кайтам. Шуннан да рәхәт ял юк. Аннан соң кызымның «Әти!» дип каршыга килүе бөтен авырлыкны юк итә. Өлкән буын артистлар белән бер-беребезне уздыра-уздыра, шаярышып шашка, шахмат уйныйбыз, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Махсус күнегүләрем юк. Массажга да, бассейнга да йөрмим.

– Фәннүр, син социаль челтәрләрдә күренмисең. Аларга карата мөнәсәбәтең нинди?
– Анда кереп китсәм, дөньясыннан ваз кичәрмен төсле. Күп кенә яшь артистларны, урамдагы яшьләрне күзәтәм, «Сәлам!» дип әйтсәң дә ишетмиләр. Ул үтерә, анда кереп китсәң, китаптан арынасың, өлкәннәр белән аралашу гомумән бетә. Ә ул бик кирәкле әйбер, алар мәңгелек түгел. Телефон хис-кичерешләрне, йолаларны – берсен дә күрсәтеп бирми. Өлкәннәр белән сөйләшеп калырга кирәк. Социаль челтәрләрне бөтенләй үк кирәкмәс әйбер димим. Кайчан да булса үзләштерермен, әлегә кызыгын тапмыйм.

Раил Садретдинов.

Рәсем асты: «Галиябану»да – Гүзәл Гюльвердиева белән. (Фото: kamalteatr.ru)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фэннур энем! Сез театрдагы яшь прьистлар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фэннур энем! Сез театрдагы яшьлэр арасында ин талантлылардан. Ул "Агыла да болыт, агыла" да шигырь сойлэвегез... Искиткеч! Эйтеп бетерэ торган тугел. Мин Сезне бик хормэт итэм, Сезне тынларга, карарга йорим. Ул спектакльне ике карадым. Тагын да карый алам. Бик зур рэхмэт Сезгэ! Ижади унышлар, гаилэ бэхете телим! Русча эйтсэн, Вы - лучший!

      Мөһим

      loading
      2
      X