16+

Гериатрия үзәге җитәкчесе Рөстәм ГАЗИЗОВ: «Ялгыз бабайларга тизрәк өйләнергә кирәк»

Кеше 120 яшькә кадәр яши ала. Моның өчен яраткан эш белән шөгыльләнергә, дингә якын булырга һәм гаилә корырга кирәк.

Гериатрия үзәге җитәкчесе Рөстәм ГАЗИЗОВ: «Ялгыз бабайларга тизрәк өйләнергә кирәк»

Кеше 120 яшькә кадәр яши ала. Моның өчен яраткан эш белән шөгыльләнергә, дингә якын булырга һәм гаилә корырга кирәк.

Республиканың гериатрия үзәге җитәкчесе Рөстәм ГАЗИЗОВ белән без картлыкта да яшь булып калу серләре турында сөйләштек.
 
– Шат күңелле, көләч йөзле, җор сүзле, оптимист әби-бабайларны күргәч, картлык боларны читләтеп үткән бугай дип куясың. Мондый картлыкка ирешү өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?
– Монда мин бернинди дә яңалык ачмыйм. Иң беренче чиратта кешенең пары булырга тиеш. Гаиләле кеше ун елга күбрәк яши, бу – расланган факт. Әгәр дә ир-ат үлеп китсә, хатыны үзен ничек тә кулга ала әле. Ә менә хатынын югалткан ир бик тиз бирешә. Аларга мин тизрәк өйләнергә киңәш итәм. Гаилә булгач, балалар, оныклар да бар. Өлкәннәр алар өчен, алар дип яши. Шулай ук алар үзләре дә якыннарының кайгыртуын тоярга тиеш, чөнки син кем өчендер кирәк, кем өчендер бик кадерле кеше. Бу бик зур стимул. Икенчесе – яраткан эш белән шөгыльләнү. «Кайсы һөнәр ияләре озаграк яши?» – дип сорыйлар. Озын гомерлеләр арасында иҗат кешеләре күп, чөнки алар яраткан эшләре белән шөгыльләнә. Эш сиңа рәхәтлек, канәгатьлек китерергә тиеш. Бу да күңел халәтенә бик зур тәэсир итә. Дин әһелләре дә озын гомерлеләр. Алар намаз, дога укып тынычланалар, дөрес яшәү рәвеше алып баралар.

– Табиблар да озак яши, мөгаен?
– Барысы да түгел. Әйтик, хирургларның эше бик авыр, катлаулы һәм җаваплы. Моңа өстәп, күпме стресс кичерәләр.

– Авылда яшәүчеләр белән шәһәр кешеләрен чагыштырып карасак?
– Күптән түгел генә, Әлмәт райо­нында яшәүче бер әбигә 105 яшь тулган, дип ишеттем. Әйе, авылда гомер итүчеләр арасында озын гомерлеләр бар, әмма бу аерым очрак­лар гына. Статистика буенча, авыл кешеләренең яшәү шартлары күпкә начаррак. Күп кенә авырулар да шуның белән бәйле булырга мөмкин. Авылда озын гомерлеләр күп дигәндә, шуны истә тотарга кирәк: анда хәзер яшьләр калмый, карт-корылар гына калып бара. Ә менә физик активлык турында онытмаска кирәк. Авыл кешеләре физик эш белән мәшгуль, көч җитәрлек хезмәт белән һәрдаим шөгыльләнәләр. Ә менә төзүчеләр, шахтерлар кебек авыр хезмәттә көч кую­чылар алай озак яши дип әйтеп булмый. Озын гомерле булуның төп сере – нәселдәнлек. Моны статистика мәгъ­лүматлары да раслый.

– Шул ук статистикага карасаң, хатын-кызлар ирләргә караганда озаграк яши. Бу нәрсә белән аңлатыла?
– Мин моны хатын-кызның вазифасы белән бәйләп аңлатыр идем. Ул бала таба, аны үстерә-тәрбияли, моның өчен табигатьтән килгән көч-запасы бар. Авырган вакытта да бит, ирләр «катырак чирли», аларга күбрәк аңлау-ярдәм кирәк. Шунысы да бар: хатын-кыз эш урынында эшләп кайтканнан соң, өйдә дә тик кенә утыра алмый, ашарга пешерә, кер үтүкли, идән юа дигәндәй, гел хәрәкәттә. Ирләр исә эштән соң ял итә. Алар спиртлы эчемлекләр эчеп, тәмәке тартып та тиз картая.

– Сәламәт һәм озын гомерле булу өчен, витаминга бай җиләк-җимеш ашарга кирәк, диләр. Хәзер 100 яшькә җитүчеләр буыны бәрәңге белән генә тукланган. Витаминда гынамы икән хикмәт?
– Элек үлән ашаганнар, язга чыгуга, нинди үсемлек чыга, балалар шуны ашап барганнар. Алабута, кычыткан, юа җыйганнар, урманда чикләвеге, җиләге булган. Болар бөтенесе дә витамин бит. Шуның өстенә, экологик яктан чиста да.

– Интернетта биологик яшеңне билгеләү дигән тест бик популяр. Аңа ышанырга кирәкме?
– Бу методиканы бик төгәл дип әйтеп булмый. Биологик яшьне билгеләү өчен бик күп параметрлар истә тотылырга тиеш.

– Кеше ничә яшькә кадәр яши ала?
– Теория буенча, 120 яшькә чак­лы. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты Илья Мечников картаю проблемасын өйрәнгән һәм кешенең 120 яшькә кадәр яшәргә ресурслары бар дигән фикергә килгән. Кайбер галимнәр 140 яшь дип тә билгели. Безнең Татарстанда бер әби хәтта 113 яшькә кадәр яшәгән. Аның турында фильм да төшергән булганнар.

– Кеше, гадәттә, пенсиягә чыгып эшкә йөрүдән туктагач, тиз картая башлый. Андыйларга нәрсә киңәш итәсез?
– Үзләренә берәр хобби тапсыннар. Пенсиягә чыккач кына үзендә рәсем ясый белү сәләтен ачкан кешеләр бар. Эш, гаилә белән аның рәсем ясарга вакыты табылмаган. Буш вакыты күбәйгәч, кулына карандашлар алган. Шундый бер кеше хәтта үзенең күргәзмәсен дә ачкан иде. Пенсиягә чыккач, велосипедка утырып, ил гизүчеләр бар. Картлык­ка яшьтән үк әзерләнергә кирәк: тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, спорт белән шөгыльләнергә, гаилә корыр­га, күңелеңә яткан шөгыль табарга, бакчада казынырга. Китап күп укыр­га кирәк. Чаллыда яшәүче минем бер туганыма – 92 яшь. Ул көн саен сәгатьләр буе пазллар җыя. Ул башны эшләтергә булыша, кеше бу вакытта баш миен эшкә җигә. Кеше үзенең картлыгына рухи яктан да, физик һәм матди яктан да әзерләнергә тиеш. Күп нәрсә дәүләттән дә тора. Авыруларны профилактикалау, лаеклы хезмәт хакы түләү, эш һәм яшәү шартларын, экологияне яхшыр­ту буенча дәүләт күләмендә зур чаралар күрелергә тиеш.


Иң күп озын гомерлеләр Япониядә яши. Анда 100 яшьтән узган 51 мең кеше гомер итә. Аларның 87,3 проценты – хатын-кызлар.

Икенче урында – Швеция. Бу илдә 9 миллион 417 мең кешегә 1600 озын гомерле кеше, ягъни 5888 кешегә бер гасыр яшьтәше туры килә.

Өченче урында – Бөекбритания, 6777 кешегә – берәү.

Россиядә иң озак яшәүчеләр Кавказда: Карачаево-Черкесия­дә, Дагыстанда һәм Чечняда яши.

Татарстанда 100 яшьтән узган 316 кеше яши.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading