Галиәсгар Камал театрының кассасында торабыз. «Премьераларның кайсына билет алырга соң? «Мәңгелек буран»? «Бию пәрие»? – ди бер ханым, аптыраулы карашын миңа төбәп. «Ял итеп кайтырга теләгегез булса – «Бию пәрие»нә, яшәеш, тормыш кыйммәтләре, бүгенге җәмгыять турында уйланасыгыз килсә, «Мәңгелек буран»га алыгыз», – дим. «Рәхмәт, аңладым, икесенә дә алам...»
Кышкы урамга чыгам, ә анда буран, мәңгелек буран... Күңелем белән янә әле күптән түгел Камал театрында премьерасы булган «Мәңгелек буран» спектакленә кайтам. Премьерадан соңгы халәтемне әле дә хәтерлим: тораташ булып каткан идем ул вакытта. «Җирләрне тартып алырга була. Байлыкны. Гомерне... Ләкин кешенең хәтеренә кул сузарга... Кем уйлап тапкан моны? Йа, Аллаһ, ничек син моны адәмнәргә ирештердең? Җирдә моннан башка да явызлык аз идемени?..» Әйтерсең лә Чыңгыз Айтматов бу әсәрен нәкъ менә бүгенге буынга атап язган. Спектакльне сәхнәгә куючы Илгиз Зәйниев Чыңгыз Айтматовның бөеклеген янә бер кат исбатлады кебек. Сәхнәдән әйтелгән һәр сүз аңны, күңелне айкап, бер үтерде, бер терелтте.
Илгизнең үзенең пьесаларында да уелып-уелып күңелдә калырдай сүзләр бик күп. Аны күптән беләм дә кебек, шул ук вакытта һәр сәхнә әсәрен караган саен, Илгизне бөтенләй белмәвемне аңлыйм. Аның белән очрашуга барганда хәтта бераз курыктым да. Нинди Илгиз каршы алыр мине бүген, нәрсә турында сөйләшербез? Кышкы тар сукмактан өенә ашыгучы Илгиз белән очрашабыз һәм җирдән «аерылмыйча» гына Аксубай районы, Карасу авылына, ул үскән йортка, аның балачак, яшүсмер елларына, әтисе Газинур, әнисе Сәрия янына «күченәбез». Янә бер кат авылны искә алып, менә авылда үскән егетләр нинди дип әйтергә мөмкинлек тугангадырмы, мин үзем дә моңа бик шат.
«Талант – кешенең табигатендә»
– Нинди укучы иде ул Илгиз? Бүгенге режиссер, драматург Зәйниев кайда, ничек формалашкан? Әти-әни тәрбиясеме, геннардан килгән бүләкме?
– Без гаиләдә дүрт бала. Әтием тракторчы, әнием башта җыештыручы, аннан каравылчы. Хезмәт белән яшәүче авыл кешеләре. Әтинең драма әсәрләрен яратып укыганын хәтерлим. Әни мәктәп программасындагы шигырьләрне әле дә яттан белә. Ул вакытта китапларны күбрәк китапханәдән алып укый идек, моннан тыш, өйдәге шкафта өч-дүрт рәт китаплар тезелеп торганы күз алдымда. Димәк, әти-әни дә, гади авыл кешеләре булсалар да, китаплар сатып алганнар. Безнең барыбызны да бер ата-ана тәрбияләгән. Туганнарымның һәркайсы иҗади сәләтләре булуга карамастан, тормышта башка һөнәрдә үз юлын тапты, ижат итүчесе мин генә. Шуңа күрә теге яки бу талант кешенең табигатендә үк буладыр дип уйлыйм. Үсү, дөрес юнәлеш алу өчен, әлбәттә, җирлек тә кирәк. Аерып, беренче сыйныф җитәкчебезне – Разыя апаны дә атар идем. Ул мине бәлки артыграк яраткандыр, миңа күбрәк ышангандыр. Ничек кенә булмасын, һәрвакыт аның теләктәшлеген тойдым. Өлкән сыйныфларга күчкәч тә, сыйныф җитәкчебез Вәсилә ападан, татар, рус теле укытучыларыбыздан уңдык. Бөтен конкурсларда, олимпиадаларда катнаштым. 11нче сыйныфны тәмамлаганчы җырлап йөрдем. Әнигә, синең «җырчы малаең», дип әйтәләр иде. Үсмер егет җырлап йөрсә, яшьтәшләре аңа бераз сәеррәк тә карыйлар, минем белән алай булмады. Яшь вакыттан ук сизәм: нинди генә дулкындагы кешеләр арасына эләксәм дә, бер үк вакытта алар белән дә булам, шул ук вакытта үзем булып кала алу сәләтем дә бар. Әлеге сыйфат һәрвакыт кешеләр белән уртак тел табарга ярдәм итте.
Сәбәпләрен дә аңлата алмыйм, тик мин үзебезне авылда иң бай гаилә дип саный идем. Югыйсә кешедән артык бер нәрсәбез дә юк, безгә караганда күпкә яхшырак яшәүчеләр бар иде. Каян шундый тойгы булгандыр.
Яшүсмер елларымда караган Голливуд киноларында бала чакта алынган психологик травмалар турында күрсәтсәләр, гел уйлый торган идем: бу чит илләрдә юктан фәлсәфә эзлиләр дип. Хәзер аңлыйм: кешенең булачак холкы бала чактан ук формалаша. Кечкенә вакытта җәрәхәт алса, ул аны гомер буе озата бара.
«Бала килеш олыгайдым»
– 2004 елда Илгиз Зәйниев Карасу урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Ярты ел укыганнан соң, аның «Ай кызы» пьесасы «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә призлы урын ала. Син әле ул вакытта беренче курс студенты гына. Белүемчә, беренче спектаклең зур сәхнәдә куелганда да сиңа әле 18 яшь кенә була. Бик яшь булгансың бит...
– Иң элек шуны әйтим. Мин яшь әле дигән уй миндә беркайчан да булмады. Бала чактан үземне олы, фикерле, бик тә акыллы кеше дип хис итә идем. Мәктәптә укыганда ук биш пьеса язган идем, сәхнәгә куелганы – унынчысы. Әле дә хәтерлим, тулай торакта чыгарылыш курс егетләре белән сөйләшәбез, алар, менә шушындыйрак әсәр кирәк, яз әле, диләр. Яздым да егетләргә бирдем, үзем йокларга яттым. Алар укый, мин юрган астыннан гына тыңлап ятам. Ошаттылар кебек. Алар аны Фәрит абыйга күрсәткәннәр. Фәрит абый мине чакыртты да: «Болай яза аласың дип уйламаган идем. Без бер сюжет уйлап чыгарган идек, шуны пьеса итеп яз әле», – дип, үзләренең сюжетын сөйләде. Яздым. Уку елы тәмамланды. Мин җәйге каникулга – авылга, Фәрит абый, бу әсәрне шул «Нур» театры өчен укыган чыгарылыш курсы белән сәхнәгә куярга дип, Уфага китте. Кирәк булсаң, мин сиңа шалтыратырмын, Уфага килерсең дип, мине кисәтеп куйды. Авылда печәнгә төштек, әти белән болында печән чабабыз. Хәбәр көтәм инде, телефонны янда гына йөртәм. Ниһаять, Фәрит абый шалтыратты, Уфага чакырды. Әти, бар, кайт, әзерлән, мин менә шул араны чабып бетерәм дә кайтырмын, Норлатка поездга илтеп куярмын дип, кайтарып җибәрде. Гел күз алдында: әти печән чабып калды, мин чалгымны асып кайтып киттем. Уфага төнге поезд гына бар икән. «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә бүләккә бирелгән ноутбугым бар иде, урлап китмәгәйләре дип куркып, төне буе шуны кочаклап, Н.Исәнбәтнең «Җирән чичән белән Карачәч сылу» пьесасын укып бардым. Уфада көндез Фәрит абый репетицияләр уздыра, аннан соң миңа әсәрнең кайтыш җирләрен әйтә. Ул йокларга ята, мин төне буе язам. Иртән, аның торган төшенә, текст әзер була, ул шуны куярга кереп китә. Шулай итеп, 2005 елның октябрендә «Нур» театры сәхнәсендә «Туйга ничә көн кала...» спектакле куелды.
– 2006 елның маенда Камал театрында «Мәхәббәт турында сөйләшик», шул ук елны сентябрьдә Кариев театрында «Амазонка һәм Айдар», декабрьдә шул ук театрда «Урман club», 2007 ел, ноябрь аенда Камал театрында «Суган чәчәге», 2008дә «Люстра» куела... Студент егет өчен шактый күп эшләнелгән, сүз дә юк. Шулай да, әлеге эшләр арасыннан «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектаклен аерып аласым килә. 18 яшьлек егет 80 яшьлек кешеләрнең уй-фикерләрен ничек шул тиклем аңлап, үз йөрәге аша үткәреп яза алды икән?
– Әлеге пьесада мин «яп-ялангач». Бернидән курыкмый, читенсенми язылган пьеса. Телисеңме, теләмисеңме – укучы әсәрне укыганда, анда авторны да эзли. Мәхәббәт турындагы шигырьне укыгач та, бу кемгә атап язылды икән, дип уйламыйча калмыйлар бит инде. Миндә элегрәк күпмедер читенсенү бар иде. Бу геройны мин дип уйламаслармы икән дигән курку. «Мәхәббәт турында сөйләшик» пьесасында мин бу хистән арынган, ихлас, ә ул бит минем 15нче пьесам. Гади генә нәрсәне аңлар өчен нинди юл үтәргә кирәк булган.
Олы кешеләрнең хисләрен тою дигәндә, актерлык осталыгында «если бы», дигән термин бар. «Әгәр дә менә болай булган булса»... Бу могҗизага тиң формула, фикерләү киңлеген арттыра. Үзеңне төрле геройлар, төрле вакыйгалар эченә куеп карый аласың. Шуның өстәвенә, әлбәттә, драматург, режиссер һәрвакыт күзәтүчән була.
«Уңыш өчен артык шатланганым юк»
– Әлеге ике һөнәр янәшә яңгыраган икән, үзеннән-үзе син иң элек режиссермы, драматургмы дип сорыйсы килә.
– Мин – режиссер булып эшләүче драматург. Режиссура – минем һөнәр, драматургия – күңел кушканы.
– Премьера бик уңышлы үтте. Халык спектакльне бик ошатты, артистларны алкышлый, режиссерны сәхнәгә чакыра. Илгиз Зәйниев бу вакытта ни кичерә?
– Спектакль ничек кенә уңышлы булмасын, минем артык нык шатланганым юк. Минем фикеремчә, нинди талант кына бирелмәсен, ул Аллаһтан һәм минем монда бер катнашым да, менә булды бит дип шатланырга хакым да юк кебек. Ул мине сайлаган, иртәгә башка берәүне сайларга мөмкин. Моңа җаваплылык буларак карарга кирәк.
– Еш кына премьералардан соң: «Бу спектакль гади тамашачы өчен түгел, ул аны аңламаячак дигән сүзләрне ишетергә туры килә»...
– Тамашачыны гади һәм катлаулыга берничек тә бүлеп булмый. Мондый сүзне үзен башкалардан өстен куйган кеше генә әйтергә мөмкин. Ул, янәсе, аңлаган, башкалар аңлый алмый дигән мәгънәдә.
Бер минутка – 5 сорау
– Кешене көлдерү авырмы, елатумы?
– Икесе дә авыр, шулай да көлдерү кыенрак. Кеше көлгәндә – акыл эшли, елау – хискә бәйле. Мәзәк хәлне аңлар өчен фикерне тиз генә эләктереп ала белергә кирәк. Нәрсә әйтергә теләгәнне. Билдән түбән юмор турында сүз бармый, әлбәттә. Шуңа, минемчә, комедия – акыллылар жанры.
– Ничек ял итәсең?
– Кино карыйм, китап укыйм. Ятып торып ял итә алмыйм.
– Бер китапны берничә тапкыр укыганың бармы?
– Бик теләсәм дә, мондый мөмкинлек юк. Мин укымаган күпме китап бар, ничек инде бер китапны ике тапкыр укырга була (эш буенча кирәкмәсә, әлбәттә)?!
– Кызың Гәүһәр белән улың Хәйдәрнең киләчәген ничек күзаллыйсың? Тәрбия мәсьәләсендә ниндидер кануннарың бармы?
– Иң мөһиме – сау-сәламәт булып үссеннәр, татар булсыннар һәм үзләре булып калсыннар. Әти-әниләрнең иң зур бәхетсезлеге –балаларны үз артыннан сөйрәве. Үзләре ирешә алмаган уңышларга, хыялларга балалар аша ирешергә тырышу. Балаларны мөстәкыйль итеп, әти-әни ярдәменнән башка да яши ала торган итеп тәрбияләргә кирәк, минемчә.
– Туган якларга еш кайтасыңмы? Туган авылың Карасуга кайтырга яратасыңмы?
– Юк, кайтырга бик яратмыйм... Бу минем туган җиремне яратмавымнан түгел, киресенчә. Хәтердә 20 ел элек булган Карасуны саклыйсы килгәнгә. Анда кайтып килгәннән соң, кеше булыр өчен янә бер атна кирәк, мин аннан авыруга сабышып киләм. Авылның бетеп баруына йөрәгем әрни. Чит илдән ризык кертеп, үзендә булган авыл хуҗалыгын шул тиклем бетерүне аңлап булмый, бу бөтенләй башка сыймый. Без үзебезне туендырмаслык ил мени? Кайткан саен, авылның бушап калганын, әти-әниләрнең дә олыгаеп килүен күрәсең. Монысы аеруча авыр... Гомумән алганда, безнең тамашачы кебек ихлас тамашачы юктыр. Спектакль караганда күңеле тула икән – ул елый, кирәк икән – көлә, ошамаса, бөтенләй чыгып китәргә дә мөмкин.
«Иң борчыганы – тел, милләт язмышы»
– Сине бүгенге җәмгыятьтә нәрсә борчый?
– Әлбәттә, тел мәсьәләсе, милләт язмышы. Ун елдан, бер буынның мәктәпне укып чыккан вакытына татар теле бетәргә мөмкин. Хәтта авылларда балаларның русча сөйләшеп йөрүен һәркайсыбыз күрә.
– Бөтенләй аз вакыт куйдың, Илгиз...
– Татар теле генә түгел, илебездәге бүтән милләт халкы өчен дә зур куркыныч яный. Бер татарны гына аерып саклап калып булмый. Тел булмаса, милләт тә юк дигән сүз. Бер уйласаң, татар телен бетерү Явыз Иван чорыннан башланган. Моңарчы, 500 ел эчендә, ничек тел бетмәгән икән дип уйлый идем. Тарихи китаплардан укып җавап таптым. Бу биш гасыр дәвамында рус телендә сөйләшү үзенә күрә милләткә, дингә хыянәт, гөнаһ, кяферлек булып саналган. Русча белү – хурлык булган. Русча укыганда, кешегә шайтан булыша, дип санаганнар. Надан булганга түгел, ә шуңа өйрәнмәгәннәр безнең бабайлар рус телен (алар төрек, гарәп, фарсыны әйбәт белгән). Бары тик егерменче йөз башында гына татар баларына рус теле укыту әкренләп гадәти хәлгә әверелә.
– Телне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсың?
– Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә бабаларыбызда булган милли үзаң юк, димәк, телне саклауның башка юлын табарга кирәк. Минемчә, әгәр кешенең ипие телне белү белән бәйле булмый икән, ул тел бетәчәк. Гаиләдә сөйләшеп кенә, җәмгыятьтә ул тел кирәкми икән, аны саклап калып булмый. Телгә ихтыяж булырга тиеш. Татар арасында яшәп, татарча белмиләр, ә инглизчә сиптерәләр генә, гомерләрендә тере инглиз кешесен күргәннәре булмаса да. Чөнки киләчәктә, тамагы тук булсын өчен, аңа инглиз теле кирәк булырга мөмкин, ә татар теленең кирәк булуы шикле... Милләткә мәхәббәтеңнән хисләнмичә, милли пафоссыз проблеманың асылына күз салганда, минемчә, хәлләр шундыерак.
...Тәрәзәләргә кичке караңгылык эленде. Авылдагыча идәнгә таратып атып, Илгизнең иң беренче иҗат җимешләрен – Карасу авылында «нәшер ителгән» китапларын укыйбыз. («Карасу нәшрият йорты» дип тә язылган әле.) Күңелгә кереп кала торган кышкы рәхәт кич... Ду килеп, Гәүһәр белән Хәйдәр уйный, әниләре Резидә чәй әзерли. Алар бер-берләрен сүзсез дә аңлыйлар кебек, әлеге мөнәсәбәт янәшәдәгеләрне дә бәхетле итәргә сәләтле. Каршымда гел мин белгән, күргән гап-гади Илгиз. Ул һәрнәрсәне бер җепкә тезгән кебек аңлата, сөйли. Хәер, кемне эзли идем соң мин? Меңнәрнең күңеленә үтеп керер өчен менә шундый гади, гел үзең булып кала белергә кирәк, димәк...
Зөлфия Хәлиуллина
Комментарийлар
0
0
Нинди шәп әңгәмә! авторга браво! менә нинди журналистыбыз бар икән дип сөенеп укыдым. Бик тә җиңел үәм эчтәлекле итеп ачкан язма героен.
0
0
0
0
Искиткеч булга бу,Золфия апа!!!!
0
0