31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан без Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев белән сөйләштек.
– Айрат Рәшитович, быелның өченче кварталын да ваклап киләбез. Шушы вакыт эчендә республиканың ветеринария хезмәтенең уңышлы нәтиҗәләре дигән вакытта нәрсәләрне билгеләп узар идегез?
– Ветеринария өчен иң уңай күрсәткеч – республикага кеше өчен куркыныч авырулар кермәве. Йогышлы авыруларның 80 проценты кеше һәм хайваннар өчен уртак булып санала. Себер түләмәсе, тилчә, бруцеллёз, дуңгызларда африка чумасы, нодуляр дерматит – әнә шундыйлардан. Моннан тыш, ветеринария белгечләре WorldSkills чемпионатында катнашып, уңышка ирештеләр. Күптән түгел генә Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Таҗетдинова Көньяк Сахалиннан кайтты. Ул «Ветеринария» компетенциясендә Россия буенча беренче урынга лаек булды. Шулай ук Минзәлә техникумын тәмамлаган Ринат Пироговның да нәтиҗәләре сөендерде. Узган ел ул Россия тармак чемпионатында икенче урын алган иде. Бу безнең өчен зур шатлык. Мал табиблары профессиясен күтәрүдә әлеге җиңүләрнең роле зур булды дип саныйм.
– Дәүләт ветеринария хезмәткәрләре Татарстанда биологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча нинди эшләр башкара?
– Безнең өчен төп бурыч һәм максат – авыруларны кисәтү. Шуңа күрә ветеринария хезмәткәрләре һәрдаим тикшерүләр, профилактика һәм контроль-күзәтчелек чараларын алып бара. Шуны аңларга кирәк, Татарстан Россиянең бер төбәге генә. Чикләрне берничек тә ябып куеп булмый. Авырулар республикага продукция аша гына түгел, күгәрченнәр, җылы яктан кайтучы кошлар белән дә таралырга мөмкин. Шуңа күрә без атна саен күршеләрдә нинди авырулар ачыкланганын күзәтеп барабыз. Берәр йогышлы авыру килеп чыккан очракта, оператив рәвештә район ветеринария хезмәтләренә хәбәрләр юллыйбыз. Бу яктан безгә быелның 1 июленнән гамәлгә кергән «Меркурий» системасы тагын да оператив рәвештә карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Ветеринария белешмәлекләре язма формада булганда бу эшләр мәшәкатьлерәк иде. Мәсәлән, күптән түген Корбан бәйрәмен билгеләп уздык. Моның өчен күрше төбәкләрдән сарыклар кайтартылды. Аларның күпчелеге безнең республикага Дагыстаннан кертелә. Кызганыч, бу республикада «Меркурий» системасы да ныклап эшләп китә алмый әле. Бер-ике партия сарыкны билгеләп, кире борып җибәргән очраклар да булды. Кош гриппы белән «янгач», теге яктагы ветеринария хезмәтләренә генә дә ышанып булмый. Шуңа күрә әгәр сарык 72 сәгать эчендә суелмаса, карантин чараларын без үзебез дә үткәрәбез. Йогышлы авыруларны профилактикалау максатыннан, Диния Назарәте белән бергә эшләп, аңлату эшләре алып бардык.
– Татарстан хөкүмәте программасы нигезендә республикада участок ветеринария пунктлары төзелде, автомобильләр бирелде. Якын киләчәктә районнардагы мал табиблары өчен куанычлы хәбәрләрегез булачакмы?
– Сез әйткән программа нигезендә, республикада 126 күчмә участок ветеринария пункты төзелде. Ә мал саны азрак булган, кечкенә авылларга узган елгы программа буенча быелның мартында 50 УАЗ машинасы бирелде. Быелгы программа буенча сентябрьдә Лада Ларгус Кросс машиналары тапшырылачак. 31 август – ветеринария хезмәткәрләре көне. Ә быелның 1 октябрьдә Баш ветеринария идарәсе оешканга 25 ел була. Әлеге бәйрәмнәрне 26 сентябрьдә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында зур тантана итеп билгеләп узмакчы булабыз. Шунда Баш ветеринария идарәсенә һәм Россельхознадор оешмасына, Буа ветеринария техникумына, Ветеринария академиясенә дә автомобильләр тапшырылачак дип планлаштырыла. Автомобиль эчендә хайваннарга ашыгыч ярдәм күрсәтер өчен акушер-гинекологик, хирургик һәм анатомик җыелмалар булачак. Шулай ук йогышсызландыру әсбаплары, медицина кораллары, хайваннарга вакцина ясар өчен заманча инъекторлар һәм башкалар булыр дип уйланыла. Хәрәкәт итү мөмкинлеге булганга күрә, төрле профилактика чаралары уздырганда «УАЗ», ә киләчәктә «Ларгус» машиналары да җәлеп ителәчәк.
– Ләкин уңышлар белән бергә, күңелсез хәлләр дә килеп чыкты. Быел да мал табибларына кош гриппы белән көрәшергә, аннан саклану чараларын күрергә туры килде. Аеруча республиканың көньяк-көнбатыш районнары зыян күрде. Кош гриппы – безнең республика өчен шулай ук чагыштырмача яңа авыру. Безнең территориядә аның узган елга кадәр күзәтелгәне юк иде. Моның сәбәпләре нидә? Һәм шәхси хуҗалыкларга кагылган кош гриппының нәтиҗәләрен дә әйтеп узсагыз иде.
– Дөрестән дә, сынау да, борчылу да булды. Быел республиканың алты районының 24 пунктында карантин игълан ителде. Үрдәк, каз бәбкәләре сатып алганнан соң, шәхси хуҗалыкларның өйдәге тавыклары үлде. Авыру нәтиҗәсендә, 1035 кош-корт яндырылды, 250 мең сумлык зыян килде. Узган ел Лаеш кошчылык комплексына килгән зыян белән чагыштырганда, югалтулар быел алай ук зур түгел. Лаборатория нәтиҗәләре, кош гриппының Н5N8 типы булуын күрсәтте. Бу кеше өчен куркыныч түгел. Әлеге авыру безнең өчен чыннан да яңа. Ике ел рәттән шушы йогышлы авыру белән көрәшергә туры килде. Кош гриппы тагын да киңрәк мәйданнарга таралмасын өчен зур эшләр башкарылды. Республика чигенә постлар урнаштырылды. Анда полиция һәм ветеринария белгечләре тәүлек буена кизү торды. Вируслы авыруларны профилактикалау максатыннан, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә, халыкка белешмәлекләр таратылды. Монда да авыру кош-кортлар кайда сатылганлыгын тиз арада ачыклар өчен безгә «Меркурий» системасы ярдәм итте. Минем фикеренчә, әлеге авыруны җылы яклардан кайтучы кошлар таратырга мөмкин. Быел имин булмаган төбәкләр исемлеге аеруча да киң. Авырулар елдан-ел арта. Шуңа күрә безгә тагын да уяурак, саграк булырга туры килә. Каяндыр арзанлы продукция сатып алганда, мең кат уйларга кирәк, чөнки сыйфатлы товар арзан була алмый. Мал сатып алганда ветеринария белешмәлекләре булырга тиеш. Тиеш булмаган урыннарда да сату итүне итүне туктатырга иде. Башка төбәкләрдән терлек сатып алган очракта, һичшиксез ветеринария хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авылга кош-кортлар китереп саткан, белмәгән эшмәкәрләрдән каз-үрдәк, чеби алудан да сак булырга иде.
– Республикада мал табиблары җитәрлекме?
– Дәүләт ветеринария хезмәтендә белгечләр белән тәэмин ителеш 99 процентны тәшкил итә. Балтач, Кукмара, Арча, Әтнә, Әлки кебек терлек саны күбрәк районнарда штат та күбрәк. Шуны әйтәсем килә, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Гаптраупович ветеринар хезмәтендә эшләүче белгечләрнең абруен, хезмәт хакын күтәрүдә зур эш башкарды. Моңа кадәр өйдә яки иске биналарда кабул иткән мал табибларының даими, яңа эш урыннары булды, хезмәт хаклары күтәрелде, аларга күчмә транспортлар ярдәмендә акча эшләү мөмкинлеге тудырылды. Аның 2015 елгы Боерыгы нигезендә, 2015 елдан укып кайткан яшь белгечләргә кызыксындыру чаралары каралган. Аларга бер тапкыр 80 мең сум һәм 30 яшькә кадәр булган мал табибларына өч ел дәвамында айлык хезмәт хакларына академия бетергәннәргә – ун мең сум, техникум тәмамлаучыларга биш мең сум күләмендә акча өстәлә. Ә менә авыл хуҗалыгында, көн саен терлек белән эшләүче югары белемле мал табиблары 20 процент җитми. Аеруча бу проблема Спас, Чирмешән, Менделеевск, Әлмәт районнары өчен актуаль. Күзәтүләремнән чыгып нәтиҗә ясаганда, техникум тәмамлаган егетләр авылда эшләргә җайлашкан, терлекне чыннан да ярата, каннан курыкмый торган була, чөнки аларның анда практик тәҗрибәләре дә күп. Ә академия тәмамлаган белгечләрнең матур шәһәрдән соң фермага кайтасылары килми. Минем фикеремчә, югары белемле белгеч иртә таңнан алып кичә кичкә кадәр мал арасында булырга тиеш түгел. Ул ферма, авыл хуҗалыгында баш белгеч буларак кабинетта утырырга, чаралар планын, дәвалау курсларын билгеләргә, документлар белән эшләргә тиеш. Ә аның кул астында ветфельдшерлар, ветсанитарлар (техникум, училище тәмамлаучылар) булырга тиеш.
– Бәйрәм көне уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр җиткерәсегез килә?
– Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов исеменнән барлык хезмәттәшләрне дә һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен рәхмәт сезгә! Ветеринар хезмәте зур түземлек сорый. Табибларның үз эшенә бирелеп хезмәт куюы Татарстанда төрле йогышлы авыруларны булдырмауга, вакытында саклану чаралары күрүгә китерә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, авыр эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телим!
Дамир Бәдриев фотолары
Комментарийлар