Бөдрәләнеп төшкән озын чәчле, сылу гәүдәле, самими йөзле Лия Коганга карап, аны берәр модель йә балерина дип уйлыйсың. Боз өстендә көндәшен бәреп егарлык хоккейчы итеп күз алдына да китермисең. Ә ул – кызлар хоккее буенча ике тапкыр республика чемпионы, «Алтын алка» турниры җиңүчесе.
– Кызларга хас булмаган үзенчәлекле һөнәр сайларга кем этәргеч бирде?
– Мин дәү абыем Марсель Гарипов белән үстем. Ул – профессиональ хоккейчы. Заманында «ЦСКА», «Нефтехимик», «Ак Барс» командаларында яшьләр лигасында уйнады. Хәзер Татарстан, Россия ветераннар җыелмасында шөгыльләнә. Абыем катнашкан матчларны, тренировкаларны күзәтеп килгәнгә, кечкенәдән әлеге спорт төренә гашыйкмын. Инде өч-дүрт яшемдә, кулыма кәшәкә тотып, бозга чыгарга омтылган идем, ләкин әнием: «Бу кызлар шөгыле түгел», – дип рөхсәт итмәде. Бозга мәхәббәтем сүрелмәячәген аңлагач, мине фигуралы шууга бирде. Җиде яшемдә катлаулы күнегү ясаган вакытта җәрәхәт алу сәбәпле, бүтән бу спорт төре белән шөгыльләнә алмадым. 12 яшемдә, тәвәккәлләп, кабат бозга кайттым. Фигуралы шуучы түгел, ә хоккейчы буларак.
– Син берьюлы «Форвард» кызлар хоккей командасында да, «Орион» егетләр командасында да чыгыш ясадың. Кызлар хоккее белән егетләрнеке аерыламы?
– Хоккей кагыйдәләре бөтен кеше өчен дә бер. Мин кызлар хоккееннан башлаган идем. Мәктәптә бу спорт төре белән шөгыльләнгәнемне белгәч, укытучым мәктәп җыелмасында уйнарга чакырды. Командада бердәнбер кыз идем. Шуның өчен һәм иң тәртипле, дисциплиналы уенчы буларак, мине команда капитаны итеп билгеләделәр. Егетләр командасында өч ел уйнадым. Берничә ел рәттән кызлар арасында узган «Золотая шайба» турниры җиңүчесе, ике тапкыр республика беренчелеге җиңүчесе булдык. Безгә икенче, зурлар разряды бирделәр. Шулай ук IX сыйныфта укыганда көн саен «Ак бүре» командасы белән тренировкаларга йөрдем. Андагы егетләр артык зур үсеп китү сәбәпле, алар белән хоккей уйнау куркыныч инде. Үзегез беләсез, бу спорт төрендә нинди дә булса җәрәхәт алу куркынычы зур. Саулык кадерлерәк дип, мин хәзер бары тик кызлар белән генә хоккей уйныйм.
– Егетләр белән көч сынашуның кызыгы нәрсәдә иде?
– Егетләр безгә караганда көчлерәк бит. Мин көчлеләр арасында әзерләнеп, көч тупладым, аларга карап үстем. Һәм иң мөһиме – бернәрсәдән дә курыкмаска өйрәндем.
– Кыз кеше булганга, боз өстендә сиңа нинди дә булса ташламалар була идеме?
– Юк, бернинди дә ташлама да булмады, жәлләмәделәр дә (көлә). Хәтта бер уенда бер малай аздан гына умыртка сөягемне сындырмады. Шул «бәрелеш»тән соң мин бер айга якын бозга басарга, малайлар белән уйнарга курыктым.
– Физик яктан түгел, ә рухи халәтең буенча сиңа кемнәр белән уйнавы җиңелрәк?
– Малайлар төркемендә. Мин анда команда капитаны идем. Бөтенесе дә минем сүземне тыңлады, абруем сизелә иде.
– Хоккейда нинди дә булса уңышларга ирешү өчен, кыз кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Кызлар гына түгел, хоккейга килгән һәр кеше беркайчан бирешмәскә тиеш. Тренировка вакытында һәрвакыт нәрсә дә булса тиешенчә килеп чыкмый. Мондый очракта бирешмәскә, ә тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә кирәк. Кайбер кызлар нәрсәнедер булдыра алмыйлар да ташлап китәләр. Аннан соң, уку белән спортны бергә алып барырга өйрәнергә кирәк. Шунсыз икесендә дә уңышка ирешеп булмый.
– Өйрәнгән вакытта синең өчен иң авыр күнекмә нәрсә иде?
– «Гол» кертүдер, мөгаен. Ләкин мин сакчы. «Гол» кертү минем вазифага кермәсә дә, алканы капкага ыргытырга һәрвакыт кул кычыта. Ни гаҗәп, беренче «гол»ны егетләр командасында уйнаганда керттем. Гәрчә алар: «Син кыз кеше, көчең юк», – дип, миңа алка бирмәскә тырышсалар да. Ул мизгелне гомеремдә дә онытмаячакмын. Шуннан соң мине көчсез дип санаган егетләр арасында да абруем артты.
– Сакчының төп эше капка төбен генә саклап торумы?
– Юк. Безнең төп бурыч – алкадан курыкмау. Кирәк вакытта хәтта очып барган алканы да гәүдәбез белән туктатырга тиешбез.
– Сер түгел, хоккейда уенчылар арасында төрле бәрелешләр дә булып ала. Кызлар бу нисбәттә тынычракмы?
– Бездә дә андый очраклар күп була. Уен барышында эмоцияләрне контрольдә тотып бетереп булмый, көндәшеңә «матур» сүзләр дә әйтелә. Ә инде ул сиңа сугышырга теләп бәрелеп китсә, башта кисәтү ясыйсың, тагын шул ук хәл кабатланса, үзең дә карап тормыйсың инде. Шуның өчен берничә тапкыр уеннан алынган очраклар да булды. Хоккейда – бердәм команда: беребезне кыерсытсалар, без бөтен команда белән аны яклыйбыз.
– Шәхсән сиңа иң авыр бирелгән җиңү нинди иде?
– 2016 елда республика беренчелеге финалы иде. Без Әлмәт командасы белән уйнадык. Шул вакытта 2:0 исәбе белән оттыра башлаган идек, ләкин бар көчебезне җыеп, биш алка кертеп, җиңүгә ирештек.
– Ир-ат хоккейчылар җаваплы уенга чыгар алдыннан кырынмыйлар ди, ә кызлар арасында ырым-шырымнар бармы?
– Без кочаклашып бер-беребезгә җиңү телибез. Шәхсән минем дога язылган талисманым бар, уен алдыннан аны үбәм. Кайвакыт уен башында шулкадәр дулкынланасың, хәтта күзгә яшьләр килә. Шулай да дулкынлануыңны көндәшеңә күрсәтергә ярамый. Ә бозга чыккач, курку хисе бөтенләй югала.
– Кайсы хоккей командасы өчен җан атасың?
– «Ак Барс» инде, әлбәттә. Анда миңа Владимир Ткачев, Альберт Яруллин ошый. Бер тапкыр тренировканы Яруллин үзе алып барды. Ләкин төп кумирым – дәү абыем. Аннан үрнәк алам, ул хоккей серләренә төшенергә өйрәтте.
– Ничек уйлыйсың, «Ак Барс» быел Гагарин Кубогы алырмы?
– Соңгы вакытта «Ак Барс» тотрыклы түгел: йә ул көчле команданы ота, йә көчсезгә оттыра. Команда составы да яңа бит, анда инде элек уйнаган спортчылар калмады. Бәлки бер-берсенә ияләшеп өлгермәгәннәрдер. Әлегә уенчылар бер-берсен сизми, тоймый. Ә хоккейда бу шулай ук бик зур роль уйный, шуңа күрә әйтүе кыен. Минемчә, алар финалга чыгарга тиеш. Ләкин кубокка дәгъва кылган, аерылып торган көчле команданы да күрмим. Хәзер «Салават Юлаев» та көчсезләнде. Шуңа да безнекеләр КХЛ чемпионнары булып куярга да мөмкин.
– Хоккейны аңламаган егет белән танышсаң, кәефең төшәчәкме?
– Бик авыр булачак, чөнки бөтен тормышым хоккейдан тора. Тора-бара ул кеше хоккей белән кызыксына башларга да мөмкин анысы, ләкин мин беркайчан да хоккейчы егет белән очрашмас идем. Аларның холык-фигылен өч ел дәвамында өйрәнеп бетердем инде.
– Синеңчә, Татарстанда кызлар хоккее алга киткәнме?
– Безнең республикада әлегә Россия күләмендә чыгыш ясарлык профессиональ лигада уйнаучы команда юк. Мәсәлән, Ухта, Мәскәү, Санкт-Петербург бу юнәлешкә күп көч куя. Татарстаннан бик сирәк кешене генә Россия җыелмасына алалар. Сабадан бер иптәш кызым бар иде, менә аңа шундый бәхет елмайды. Кызлар хоккеенда кумирым – Фәнүзә Кадыйрова да, Татарстанның Кукмара районында туып-үсеп, зур уңышларга ирешә алды. Хәзер Ухтада Россия җыелмасы өчен чыгыш ясый. Болар – миллионга бер тапкыр гына була торган очрак шул. Татарстан эчендә генә уйнап, үзеңне күрсәтеп булмый. Ил күләменә чыгарга кирәк. Әти-әниең риза икән, Мәскәүгә үзеңне күрсәтергә барырга була, ә минем әни риза түгел. Хоккей сәламәтлекне генә бетерә, ди.
– Спорттан тыш ни белән шөгыльләнәсең?
– «Сәләт» яшьләр оешмасы активисты мин, «Ел лидеры» дигән республикакүләм бәйгедә катнаштым. Мәктәптә «дүрт»кә, «биш»кә укыйм, укуны алтын медальгә тәмамлыйсым килә. Тирәнтен белем алу өчен, быел Казанның 12нче татар гимназиясенә күчтем. Математика белән физиканы яратам. Хоккейчы булмасам, киләчәктә логопед, психолог яки спорт менеджменты юнәлешендә белем аласым килә. Әлегә төгәл хәл итмәдем.
– Хоккей сине нинди якка үзгәртте?
– Бозда үскән бала ул бөтенләй икенче кеше инде. Күп кенә яшьтәшләрем буш вакытын тәмәке тартып, сыра чөмереп, кальян тартып үткәрә. Минем исә, кыз кеше дөрес тукланырга, начар гадәтләр булдырмаска, спорт режимы белән яшәргә тиеш, дигән әйберләр кечкенәдән башыма сеңдерелгән. Дусларны да шул караштан чыгып сайлыйм. Хоккей максатчанлыкка, үз эчеңдә кечкенә малай тәрбияләргә ярдәм итә.
– Ә үз эчеңдәге малай белән кыз «сугышмыйлармы»? Кайсы өстенрәк чыга?
– Сугышалар шул, ләкин хәзер инде кыз җиңеп чыга башлады. 14 яшемдә мин гел малайлар киеме генә киеп йөри, озын чәчләремне дә майка астына яшерә идем. Әни ул вакытта: «Мин малай тапмадым, кыз таптым бит», – дип аптырый иде. Ел ярым шулай йөргәннән соң, иптәш кызларымның матур күлмәкләренә, бизәнгәненә игътибар итә башладым. Шуннан яңадан кызга «әйләндем».
Комментарийлар