16+

Ландыш Хөсәенова: “Канда булса, аны чыгарып ташлап булмый”

Алып баручы Ландыш Хөсәенова белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Ландыш Хөсәенова: “Канда булса, аны чыгарып ташлап булмый”

Алып баручы Ландыш Хөсәенова белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.

-    ТНВда эшләргә теләүче яшьләргә нәрсә киңәш итәр идең? 
-    Күпчелек яшьләрнең хатасы – барысы да берьюлы һәм хәзер булсын. Алай булмый, сабыр итәргә, көтәргә, тәҗрибә тупларга кирәк. Килеп кердең дә, тапшыру алып бара башладың, сине таный башладылар, икенче көнне синнән автограф ала башладылар дигән әйберне максат итеп куярга ярамый. Ихлас күңелдән кызыксынып, күргән әйбереңне халыкка кызыклы итеп җиткерә белсәң, уңышка ирешеп була. Телевидение мине пунктуаль булырга, ягъни беркайчан да соңга калмаска өйрәтте, чөнки монда җиде кеше бер кешене көтми. Минуты-секунды белән башланырга тиешле тапшыру нәкъ шулай башлана да. Гаиләдәгеләрем берәр кая барганда озаграк җыена башласалар, "Эх, телевидениедә эшләтеп алырга иде сезне!" - дим.

-    Син яшь парларны язылыштыру белән дә шөгыльләнәсең бит әле. Бу өлкәгә ничек кереп китәргә булдың?
-    Бервакыт социаль челтәрдә бер пар: “Сезне туебызда никахлашу тантанасын алып баручы итеп күрәсе килә”, - дип язды. Башта аптырап калдым, әмма сөйләшә торгач, алар мине күндерде. Күрешеп сөйләшкәч, күңелгә җылы кереп китте. Алар белән төшкән фото-видеоларны интернетка куйгач, башка парлар да яза башлады. Менә шулай әкренләп кереп киттем. Яшьләр өчен чын күңелдән сөенеп, аларга бәхет теләп илһам алып кайтам. 

-    Кавыштырган парларың яшиме? Яшьләр арасында аерылышу очраклары күп...
-    Аллаһка шөкер, яшиләр, һәрвакыт элемтәдә торабыз. Социаль челтәрдә сторисларын карап барам, матур-матур бәбиләр үстерәләр. Кайвакыт урамда очратып аралашабыз. Рәхмәт әйтәләр, мине якыннарына, дусларына тәкъдим итәләр.

-    Ирең белән ничек кавыштыгыз? Ул кайсы өлкәдә эшли?
-    Илшат белән икебез дә бер яктан - Әгерҗе төбәгеннән. Ул – күрше  Кичкетаң авылы егете. Без клубта, дискотекада таныштык. Мине күреп ошаткан, клубтан озата кайтты. Беренче көннән үк уртак темалар күп булды. Илшат иҗат кешесе түгел, сату өлкәсендә эшли. Никахыбызга 17 ел булды. Алма кебек ике кызыбыз һәм улыбыз бар. Гаиләдә гел татарча сөйләшәбез. 

-     Өченче баланы планлаштырган идегезме? Ничә яшьтә өченче тапкыр әни булдың? 
-    Әлбәттә, планлаштырдык. Яшь барган саен һәрнәрсәне план белән эшлисең. Әмма кыз яки малай булсын, дип бармадык. Аллаһы Тәгаләгә тапшырдык. Кемне бирсә, шуңа риза, дип сөйләштек. Иң мөһиме – сау-сәламәт булсын, дип теләдек. Аллаһка шөкер, Аллаһы Тәгалә безгә ике кыздан соң малай бирде. Өченче баламны 38 яшьтә таптым. Олы яшьтә таптым дип уйламыйм, чөнки беренче балаларын соң табучылар да бар.

-    Кыз белән малай тәрбияләүнең аермасы бармы?
-    Әлегә аерма күрмим, чөнки улыма 1,8 яшь кенә әле, күкрәк баласы. Ул әле сабый, мин аны иркәлим, назлыйм, яратам. Миңа бу сорауны бала тудыру йортында ук бирә башлаганнар иде. Бала бала инде ул. Бәлки соңрак тәрбия өлкәсендә аерма булыр...

-    Машина йөртә беләсеңме? “Права”ң бармы?
-    “Права”м да юк, йөртә дә белмим дисәм, элек трактор йөрттем. Абый югары уку йортына шәһәргә киткәч, әти мине трактор йөртергә өйрәтте. 8нче сыйныфта укый идем ул чакта. Шуннан башлап, бәрәңге алганда, печән җыйганда тракторга мине утырталар иде. Берсендә төн уртасында басудан ике йөк печән белән кайтып киттем. Түмгәккә эләгеп, арбаның берсе ауды. Кәрәзле телефоннар юк ул чакта, нишләргә белмим. Ярый, озак та үтми абый белән әти мотоциклда куып җиттеләр. Алар басуда сәнәкләрне җыеп калганнар иде булса кирәк. Төн уртасында куркудан бигрәк, тырышып җыйган печән өеме кызганыч булды.

-    Кайбер алып баручылар экранда бертуктаусыз елмаеп утыра, ә тормышта - гаять усал. Ә син экранда да, тормышта да мөлаем һәм сөйкемле. Тормышка ямьне ничек саклыйсың?
-    Мин – оптимист кеше. Һәрвакыт “барысы да яхшы була” дигән шигарь белән яшим. Каршылык килеп туа икән, хәл ителәчәк ул, бар да яхшы булачак. Экранда елмаю белән генә халыкны алдап булмый, экран барысын да чагылдыра, анда ихласлык та, ясалмалылык та күренә. Кешеләрне бик яратам. Ярату дигәннән, гөлләр үстерергә яратам. Җырдагыча, фатирыбызда тәрәз төбе саен гөлләр  үсә. Туган көнемә дә чәчәк бәйләме урынына гөл бүләк итсәләр, икеләтә куанам. Бәхет өчен күп кирәкми, булганына шөкер итәм. Шөкер итеп яшәүдән туктамаска кирәк.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading