16+

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Без Фәрит белән бик бәхетле»

Ландыш Нигъмәтҗанова үзенчәлекле тавышы, зәвыгы, матур сәхнә киемнәре белән беркемне дә битараф калдырмый.

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Без Фәрит белән бик бәхетле»

Ландыш Нигъмәтҗанова үзенчәлекле тавышы, зәвыгы, матур сәхнә киемнәре белән беркемне дә битараф калдырмый.

Өченче тапкыр әни булуы аңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисен тагын да арттырды. Яраткан тамашачысы яшь җырчының заманча эстрада стилен, кайчак сәхнә күлмәкләренең үтә дә кыска булуын тәнкыйть утына тотмый, аны ничек бар – шулай кабул итә. Сәхнәдә Ландыш блондинка образында булса, тормыш иптәшенә – уңган хатын, балаларына – сөекле ана.

– Сәхнәдәге һәм тормыштагы образларыгыз турында сорыйсым килә. Кыска күлмәкле җырчы ничек итеп шундый уңган хуҗабикә һәм бала җанлы әнигә әйләнә? Тормыштагы образыгызны сәхнәнекенә туры китерсәк, сез бары тик озын күлмәкләрдә, салмак кына җырлар җырлап йөрер идегез кебек...
– Шәхсән мин, киенү, сәхнә образы һәм өй хуҗалыгы алып бару арасында бернинди дә бәйләнеш күрмим! Әгәр дә сез күлмәкнең озынлыгы һәм хуҗалык алып бару арасында бәйлелекне раслый аласыз икән, димәк, сезне премия көтә! Сезнеңчә, яхшы хуҗабикә, һичшиксез, озын күлмәк киеп, яулык бәйләп, бизәнмичә сәхнәгә чыкса, лирик һәм салмак җырлар җырларга тиеш, һәм, киресенчә, «Ах!» иткән күлмәкләр киеп, заманча композиция башкара торган җырчы өенә кайтып, «Доширак»ка кайнар су салудан башка бер нәрсә дә эшли алмаска тиешмени?!. Минемчә, болар бер-берсе белән берничек тә бәйле түгел.

Киенүгә бик күп факторлар тәэсир итә. Ул – мода, үзенчәлекле фигура, тирә-юньдәгеләрнең фикере, күтәренке кәеф, һава торышы һ.б. Ә яхшы хуҗабикә була белү ул балачактан килә. Әнием минем өчен хатын-кыз идеалы. Нәкъ ул мине уңган хатын-кыз, яхшы хатын һәм сөекле ана башкарырга тиешле бөтен эшкә дә өйрәтте. Шуңа күрә, бәлеш пешереп концертка барганда, мин башка образга кермим, ә үзем булып калам.
Әмма минем хакта ялган фикерләр тудырган кыска күлмәкләргә әйләнеп кайтсак, чынында исә гарберобымның зур өлешен озын күлмәкләр алып тора. Һәм күпчелек җырларымны озын күлмәкләрдән башкарам. Әмма минем кыска күлмәк артык көчле тәэсир итә, ахры. Бары тик шулары гына кешенең хәтерендә кала.

– Кыска күлмәкләр, дигәннән... Сәхнәдәге образыгыздан ирегез көнләшмиме? Гомумән, сезнең гаиләдә көнләшү бармы?
– Фәрит минем тормыш иптәшем булганчы, продюсерым иде. Шул вакыттан бирле бик күп нәрсәләр үзгәрде, тик эшкә кагылышлы сөйләшүләр, серләшүләр, киңәшләшүләр гадәте калды. Әлбәттә, сәхнә образлары хакында да сөйләшәбез. Әгәр дә сез мине сәхнәдә нинди дә булса образда күрәсез икән, димәк, ул кием Фәриткә дә ошаган.

Мин психолог түгел, әмма минем фикеремчә, көнләшүнең сәбәбе үз-үзеңә ышанмаудан килә. Ә без бер-беребезгә тулысынча ышанабыз. Һәм ышанмас өчен бернинди дә сәбәп юк. Фәрит артыгы белән үз-үзенә ышана торган кеше һәм минем өчен аңардан да яхшырак беркем юк икәнен аңлый һәм белә. Һәм без аның белән бик бәхетле.

– Каенанагыз белән дус яшисезме? Ул – классик җырчы, ә сез – заманча юнәлештә... Иҗат өлкәсендә ул сезгә киңәшләрен бирә аламы?

– Әлбәттә, әни белән төрле әйберләр турында сөйләшә алабыз, аның белән җиңел. Ул бик акыллы, түзем, юмарт ханым. Ул миңа икенче әнием кебек. Минемчә, хатын-кыз үзенең ирен ярата һәм хөрмәт итә икән, димәк, әнисенә карата да шундый ук мөнәсәбәттә булырга тиеш. Аның миңа ачуланган яисә ризасызлык белдергәнен бөтенләй хәтерләмим. Аның белән мөнәсәбәтләр берничек тә начар була алмый, чөнки ул бар яктан да искиткеч кеше. Ул миңа җырда гына түгел, калган өлкәдә дә киңәшләрен бирә ала. Яңа җыр яздырам икән, иң элек аның белән тыңлыйбыз. Ул бу өлкәдә күпкә тәҗрибәлерәк, аның киңәшләре минем өчен бик мөһим.

– Балаларыгыз турында да сорамый булдыра алмыйм. Инстаграм челтәрендә күреп беләбез, алар барысы да шундый акыллылар, талантлылар һәм чип-чиста татарча сөйләшәләр...
– Гаҗәпләнү урынсыз дип уйлыйм. Татар балалары татар телен белергә тиеш, менә белмәүләре гаҗәпләндерергә тиеш. Без өйдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез– аның бөтен сере шунда. Алар, барлык балалар кебек, рус балалар бакчасына йөриләр, мультфильмнар карыйлар... Хәзер интернетта да татар телендә мультфильмнар, әкиятләр бар.

Фәрит белән без һәрчак балалар белән татарча сөйләштек һәм сөйләшүне дәвам итәбез. Кайчак бакчадан яисә мәктәптән кайталар да миңа русча нәрсәдер сөйли башлыйлар. Мин аларга: «Мин сине аңламыйм, татарча сөйлә», – дип әйтәм. Әти-әни автомат рәвештә русчага күчкәндә, бала татар телен бөтенләй оныта да куя дип саныйм мин. Бу очракта үзеңә нык булырга, бала сиңа русча эндәшкәндә дә татарча җавап кайтарырга кирәк. Безнең очракта шулай. Әмма һәр гаилә, һәр бала – индивидуаль, алдан бер нәрсә дә әйтеп булмый.

– Ләйлә кызыгыз кемгә охшап шулай үткен?
– Белмим шул. Әтисе бик тыныч. Миңадыр. Мин дә бәләкәй чакта шундый булганмын. Ләйлә бик максатчан, нәрсәгә дә булса өйрәнергә теләге бар. Менә аның укыйсы, шигырьләр ятлыйсы килә. Аңа бер генә аңлатасың, шундук «эләктереп» ала.
Аннары, аңлатып сөйләргә ярата. Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар. Берәр темага сөйләшә башласак, «Хәзер кызык әйтә», – дип, тиз генә камерага тотынам. Телефонга төшергәнне күрсә дә ятсынмый. Ә менә кечкенәсе ачу итеп елмаймый да: видеога төшәргә бөтенләй яратмый.

 

– Балаларыгызның фото-видеоларын йөзләгән мең кеше карый. Күз тияр дип курыкмыйсызмы?
– Күз тиюгә ышанам, ул бар. Әмма гомер буе балаларны күрсәтми, яшереп утыра алмыйм бит. Күз тиюдән сакларга тырышам, догалар укыйм, өшкертәбез.

– Ландыш балалары белән үзенә пиар ясады диючеләргә нәрсә әйтерсез?
– Кешегә нәрсәдер аңлату – мәгънәсез. Барыбер бөтенесенә дә ярап булмый. Уйласыннар шулай...

– Сезнең өйдә эш хатын-кызныкы һәм ир-атныкына бүленәме?
– Юк, бездә андый төшенчәләр юк. Бар эшне дә бергәләп эшлибез.

– Хуҗалыкта яратмаган эшләрегез бармы?
– Юктыр, бар эшне дә яратып эшлим, чөнки нәтиҗәсе куандыра.

– Ә ничек барына да өлгерәсез? Сезнең уңыш формулагыз нинди?
– Бар да кешенең үзеннән генә тора. Теләгең булган очракта, уй-ниятләреңне тормышка ашырырга вакытын да, көчен дә табасың. Бу тормышта ялкаулык кына бар, ә яулый алмаслык үрләр юк. Артист та булырга мөмкин, үрнәк әни дә, яхшы хатын да... Тыныч кына узган көннәрем дә, мәшәкатькә бай булганнары да чиратлашып тора. Әмма гаиләмә һәрчак вакыт бүләм: балаларга ботканы һәм иремә иртәнге ашны үзем пешерәм.

– Димәк, хуҗалык буенча ярдәмчеләрегез, балаларны карашучы няняларыгыз юк?
– Юк, барына да үзебез өлгерергә тырышабыз. Читтән кешебез юк, бала карашып торучыларыбыз күп. Ул яктан мин бәхетле. Әмма ничек кенә булмасын, концертларга беркайчан да тыныч кына чыгып китә алмыйм. Балаларымны гел кайгыртып, уйлап йөрим. Күңелем белән һәрчак алар янындамын.
Сабыйларымның балачагы бәхетле узсын өчен, мин бар нәрсәгә дә әзер, чөнки миңа да әти-әнием онытылмаслык, мәшәкатьсез, күңелле балачак еллары бүләк итте. Кечкенәдән чит илләрдә күп йөрдем. Әтием озак вакытка эш сәфәре белән Европага киткәч, хәтта ярты ел Испания мәктәбендә дә укырга туры килде. Тиз арада испан телен отып алып, испанча укыганыма бүген үз-үземә аптырыйм. Чит ил булса да, уку җиңел бирелде.

– Ә сез гастрольдә булганда, балаларыгыз кем белән кала?
– Элек нянябыз бар иде, хәзер әти-әни ярдәм итә. Фәритнең әнисе өч җирдә укытып йөри, аның вакыты таррак. Минекеләр өйдә генә, балаларны карашырга ярдәм итешәләр.
Алар әни итәгенә ябышып елый торган балалар түгел, кая китсәк тә тыныч калалар. Гомумән, алар юк-барга елап, әйбер таптырып ята торган балалар түгел. Шулай тәрбияләдек. Ашауга килгәндә дә: җылы аш ашамыйча, тәм-том юк бездә. Өстәлгә беркайчан да конфет куйганым юк. Бары тик көненә бер-ике конфет яисә башка тәм-том бирәм. Сирәк биргәч, ул тагы да тәмлерәк һәм үзләренә дә кызыграк.

– Үзегез турындагы гайбәтләрне ничек кабул итәсез?
– Хәзер инде бик тыныч. Элек күңелем төшкән чаклар була иде. Сөйлиләр, әмма белеп сөйләгәннәре аз. Вакыт бар нәрсәне дә үз урынына куя. Шуңа күрә, сөйләсеннәр... Мин беркемгә дә үпкәләмим дә, рәнҗемим дә.

– Соңгы арада тагы да матурландыгыз: кыска чәч сезгә аеруча килешә. Стилистлар киңәше идеме бу?
– Рәхмәт. Үземнең теләгем.

– Сез – шәһәрдә үскән кыз. Авылга мөнәсәбәтегез нинди?


– Күңелем белән мин авыл кызы һәм мөнәсәбәтем бик уңай. Андагы тормыш рәвеше ошый миңа. Студент елларында булган бер хатирә: авылда галош киеп йөреп, аны салырга да онытып, Казанга китеп барган идем. Иң уңайлы аяк киеме! Балаларым да авылны бик ярата. Анда кайту алар өчен зур бәйрәм.

Тамашачы буларак, авыл халкы күңелемә якын. Өйдән үзләренең урындыкларын алып килеп, концерт караган абый-апаларга сокланам. Алар тамашага ял итәргә дип килә, берсе дә синең киемеңне дә, прическаңны да тикшереп утырмый. Һәм аларны алдап булмый. Ошамыйсың икән, башка килмәячәкләр. Шуңа күрә, аларның мәхәббәте – иң кыйммәте!

– Ландыш, сезнеңчә, XXI гасыр хатын-кызлары нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– XXIме, XXме... Хатын-кыз хатын-кыз булып кала инде! Бөтен эшне белергә, гаиләсен карарга, матур һәм уңган булырга, үрнәк әни булырга тиеш...

Язмага реакция белдерегез

47

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X