16+

«Максатыбыз – халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтү»

Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил ГАЙЗАТУЛЛИН елга нәтиҗә һәм планнар турында

«Максатыбыз – халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтү»

Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил ГАЙЗАТУЛЛИН елга нәтиҗә һәм планнар турында

– Рамил Ринатович, соңгы елларда республикада «Уңайлы мохит» дәүләт программасы уңышлы эшләп килә. Социаль иминиятләштерү фонды биналарында инвалидлар өчен нинди уңайлыклар тудырылган?
– Фондның барлык административ биналары инвалидлар арбасы белән йөрергә җайлы булсын өчен пандуслар, начар күрүчеләргә Брайль телендә язылган махсус таблолар белән тәэмин ителгән. Саңгыраулар өчен, фонд хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә, тавышны көчәйтә торган аппаратлар куелган. Болардан тыш, арбада утыручы инвалидларга белгечләр белән аралашырга җайлы булсын дип, халыкны кабул итү өстәлләре тәбәнәк итеп эшләнгән. Бинада такси чакыртырга телефоннар бар. Бу уңайлыкларны тудыру өчен бюджеттан 2016-2017 елларда барлыгы 2 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Инвалидларга уңайлы мохит тудыруда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да роле зур. Хакимият ярдәмен тою – безнең өчен мөһим. Үзара аңлашып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

– Хәзерге тормышта оперативлык – иң кирәкле сыйфатларның берседер. Эшне тизләтү, кискен сорауларны хәл итү өчен, сездә колл-үзәк тә ачылган иде. Быел тагын нинди үзгәрешләр булды?
– Әйе, колл-үзәк белгечләре техник тернәкләндерү җайланмалары, шифаханәгә юлламалар алуга кагылышлы сорауларга ачыклык кертергә, мәсьәләне чишәргә ярдәм итәләр. Чынлап та, тормыш тизлеге арту үзен сиздерә. Вакыйгалар бер-берсен алыштырып тора, ләкин максатыбыз бер – халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтү. Шул максаттан, быел бүлектә социаль менеджер вазифасы барлыкка килде. Ул ташламага ия гражданнар: Бөек Ватан сугышы ветераннары (288 кеше), интернат-йортларда яшәүче инвалидлар (26 интернат-йорт, 6 психоневрология интернаты, акыл ягыннан зәгыйфь балалар өчен 2 интернат-йорт) , физик яктан мөмкинлеге чикле балалар (3957 бала) белән эшли. Кирәк булса, белгеч инвалидларның йортларына бара, шул рәвешле без оператив төстә ике яклы элемтә урнаштырабыз.

– Социаль иминиятләштерү фонды үз эшчәнлегендә инновацион проектларны еш файдалана, камилләшә, замана белән бергә атлый. Сездә кулланылган проектларның кайсыларын уңышлы дип атар идегез?
– 2015 елдан иминиятләштерү акчасын гражданнарга турыдан-туры түләүне үз эченә алган яңа система буенча эшли башладык. Әлеге проект бүген Россиянең 33 төбәгендә гамәлдә. Хәзер иминиятләштерелгән гражданнарга «больничный»ларны, мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында, аналарга пособиеләр билгеләүне фондның төбәк бүлеге башкара.
Әлеге түләүләр, Татарстан хөкүмәте куйган таләпләр буенча, вакытында бирелә. Быел барлыгы 14,1 миллиард сумлык пособиеләр түләнгән. Түләүләр турыдан-туры фонд исәбеннән башкарылса да, эш бирүченең граждан турында вакытында һәм төгәл мәгълүмат тапшыруыннан күп нәрсә тора.

– Ел азагында эш урынында зыян күргән кешеләргә яңа машина ачкычлары тапшырылды. Бу беренче тапкыр гына түгел инде. Программаны киләсе елга да дәвам итәргә җыенасызмы?
– Бәхетсезлек очрагы аркасында эштә зыян күргән татарстанлыларны транспорт белән тәэмин итү – медицина, социаль, һөнәри тернәкләндерү төре булып тора. Махсус җиһазландырылган автомобильләр җиде елга бер бирелә, фонд шушы вакыт эчендә ягулык-майлау материаллары өчен киткән чыгымнарны өлешчә түли, шулай ук автомобиль бәясенең 30 проценты суммасында бер тапкыр капиталь ремонт ясау мөмкинлеге дә каралган. 2009 елда «Ока» машинасыннан башлаган идек, бүген эш урынында имгәнгән кешеләргә «LADA-GRANTA» автомобильләре тапшырабыз. Дөрес, бу – эшчәнлегебезнең бер өлеше генә. Фондның төбәк бүлеге эш урынында имгәнүчеләрне иминият түләүләре, протез, техник тернәкләндерү чаралары, шифаханәгә юлламалар белән дә тәэмин итә. Иминиятләштерелгән кеше эштә имгәнеп вафат булганда, якыннарына, балаларына бер миллион сум акчалата ярдәм каралган. Әлеге төр ярдәм чаралары өчен быел барлыгы 1,4 миллиард сум акча тотылды.

2017 елда эштә зыян күргән 66 кеше барлыгы 30 миллион сумлык машиналар белән тәэмин ителде. Программа гамәлдә булган 16 ел эчендә Социаль иминият фонды тарафыннан эш урынында зыян күргән 753 кеше автомобильле булган. 

– Эш урынында имгәнүләр булмасын өчен, нинди кисәтү эшләре алып барыла?
– Бу юнәлештә берничә механизм буенча эшлибез. Иң нәтиҗәлесе – куркынычсызлык очракларын, имгәнүләрне кисәтү эшләре өчен оешмаларга акча бүлеп бирү. Гади тел белән аңлатканда, оешма бу акчага хезмәткәрләренә бушлай медицина тикшерүе уздыра. Быел, мәсәлән, 63 мең кеше сәламәтлеген тикшертә алды, 1 меңгә якын кеше хезмәт куркынычсызлыгы буенча укулар узды. Шулай ук хезмәткәрләрнең эшләү шартларына бәя бирелә, зыянлы эштә хезмәт итүчеләрне шифаханәләргә юлламалар белән тәэмин итү дә каралган. Быел фонд тарафыннан 1732 оешмага 293 миллион сум акча бүлеп бирелде. Фондның төбәк бүлегендә бәхетсезлек очрагы һәм һөнәри авырулардан 11,6 мең иминиятләштерелүче теркәлгән. Оешмаларның куркынычсызлык кагыйдәләренә, имгәнүләрне кисәтүгә игътибар бирүләре сөендерә. Шунысын да искәртергә кирәк, бары тик иминиятләштерелгән, рәсми төстә эшкә урнашкан хезмәткәрләр генә иминият түләүләренә өмет итә ала.

Киләсе елда сыйфатлы ярдәм күрсәтүнең тагын бер баскычына күтәрелергә тырышачакбыз. Дәүләт тарафыннан ярдәм тоеп, министрлыклар белән элемтәдә тору эшне дөрес оештырырга ярдәм итә. Иминиятләштерелүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларны социаль яклауга бар көчебезне куеп эшләрбез дип ниятлим.

2017 елда Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге инвалидлардан техник тернәкләндерү чаралары сорап язган 77 мең гариза кабул иткән, шуның 76 меңе инде канәгатьләндерелгән. Инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары, протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу, былтыргы белән чагыштырганда, 100 миллион сумга күбрәк дигән сүз. Техник тернәкләндерү җайланмалары: инвалидлар арбасы, ишетү аппаратлары, протез-ортопедия эшләнмәләре кебек товарлар кулланучыга бушлай бирелә.

Тернәкләндерү җайланмаларын үзләре сатып алган инвалидларга ел дәвамында 137 миллион сум күләмендә компенсация кайтарылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading