16+

Марат Кәбиров: “Аллаһы Тәгалә белән әйбәт мөгаләмәдә яшәргә кирәк”

Безнең әдәбиятта югары дәрәҗәдә иҗат итүчеләр күп, әмма Марат Кәбиров шикелле язучы юк. Аны мин заманыбызның легендасы дип курыкмыйча әйтә алам. Ул татар прозасының моңарчы бикле торган ишеген ачты.

Марат Кәбиров: “Аллаһы Тәгалә белән әйбәт мөгаләмәдә яшәргә кирәк”

Безнең әдәбиятта югары дәрәҗәдә иҗат итүчеләр күп, әмма Марат Кәбиров шикелле язучы юк. Аны мин заманыбызның легендасы дип курыкмыйча әйтә алам. Ул татар прозасының моңарчы бикле торган ишеген ачты.

– Марат абый, сез татарларда беренче булып электрон китаплар булдырган кеше. Татарстан китап нәшриятыннан кала, бу эш белән шөгыльләнүчеләр әле дә юк бугай. Нишләп безнең язучылар ул яктан пассив?
– Әйе, мин күп нәрсәләр маташтырып карадым инде әдәбиятта. Кайберләре чарасызлыктан, кайберләре тынгысызлыктан килеп чыкты. Электрон китаплар уңышлы гына китте. Бу язган әсәрләрне укучыга җиткерүнең иң тиз, иң кыска юлы инде. Тик аның да үз кыенлыклары бар. Татар укучысы бик нәзберек бит ул. "Кәгазь китап укырга телим, электрон кирәкми", – диючеләре дә була. Аннан соң, бездә рус телле укучының игътибарын яулау күпкә җайлырак. Интернетның бөтен механизмнары шуңа корылган. Күпме китапханәләр, форумнар, әдәби социаль челтәрләр, тагын әллә нәрсәләр бар. Татарда моның берсе дә юк. Хәтта түләүле реклама эшли башласаң да юклыкка килеп төртеләсең. Шуңа күрә татар укучылары да урыс телле әдәбиятны сайлыйдыр, ул бик үтемле булып күренәдер. Язучы ул китап нәшер итү белән шөгыльләнергә тиеш түгел. (Мин башка мәсьәлә, минем үзем өчен бер нәшрият кирәк. Һич югы электрон вариантта). Язучы язарга, нәшрият китап чыгарырга һәм ул чыгарган китапларны сату институтлары булырга тиеш. Шуңа күрә, бу мәсьәләдә язучыларны пассивлыкта гаепләргә ярамый. Язучыны, гомумән, ике нәрсәдә генә гаепләп була: язмаганы өчен һәм язганы өчен.

– Бүген ниләр иҗат итәсез?
– Төрле өлкәдә эшли торган язучы булгач, тынгылык бик эләкми инде. Газета-журналларның күзе миндә, нәрсә сорасалар да кире какмаска тырышам, хәрәкәттә булу хәерлерәк. Эстрада артистлары, композиторлар, театрлар белән эшлим. Повестьлар, романнар языла. Язу мәсьәләсендә Аллаһка шөкер итеп туялмыйм. Ул биреп тора, мин алып торам. Бик яхшы мөнәсәбәттә яшибез. Аллаһы Тәгалә белән әйбәт мөгаләмәдә яшәргә кирәк.

– Әдәбиятта дусларыгыз бармы? Сез язучылар агымына кушылып китмичә, аерым йөзәсез шикелле.
– Гадәттә, сәләтең, тормышка карашың бер төрлерәк шәхесләрне үз итәсең. Андый кешеләрем әдәбият дөньясында бар. Ркаил Зәйдулла, Зөлфәт Хәким, Газинур Морат... Болар минем абыйларым да, остазларым да. Энекәш-сеңлекәшләрем дә хәтсез икән. Һәрьяклап күңелне күтәреп, дәрт биреп яшәүчеләрем дә бар. Әдәбиятта мин бар яклап та бәхетле кеше. Ә аерым йөзү мәсьәләсе... Һәр язучы – бердәнбер. Һәркайсы аерым йөзә. Әдәбият өмә белән эшләнә торган эш түгел. Аерым йөзгәнең күренә икән, димәк нәрсәгәдер ирешкәнсең.

– Күләмле әсәрләрне озак язасызмы?
– Бер романны, әйтик, ике-өч айда язып бетерергә була. Артык озакка сузылса, ул ялкыта. Әсәрдән ерагаясың, йә бүтән идеяләр калкып чыга, алар тынгылык бирми. Шуннан син тизрәк бу әсәреңне тәмамлап, яңасына тотыну өчен ашыга башлыйсың. Бу халәтеңне укучы да сизә. Күп яздым бит инде, күп хаталар ясадым. Шуңа һәр зур әсәргә көчемне алдан чамалап тотынырга тырышам. Кайчагында: «Марат тиз яза, әсәрләренең сыйфаты түбәндер», – дияргә тырышучылар да табыла. Ну... Мин бит сезгә мәңгелеккә килмәгәнмен...

– Язганнарыгыз өчен үкенергә туры килгәне бармы?
– Юк. Беркайчан да. Язучы һәрбер сүзен уйлап әйтергә тиеш. Әле бүген бер төрле күренгән нәрсә иртәгә бөтенләй бүтән төсмер алырга мөмкин. Шуңа күрә, син үзең әйтә торган сүзгә бүгенгедән дә, киләчәктән дә карап бәя бирергә мәҗбүрсең. Язучы булу мөмкинлек кенә түгел, ә җаваплылык та.

– Марат Кәбиров тормышта нинди ул?
– Менә без үз йөзебезне үзебез күрә алмыйбыз бит. Аның өчен ким дигәндә көзгегә карарга кирәк. Ә яхшымы-яманмы икәнебезне күрсәтә торган көзге юк. Хәтта булса да без аңа тулысынча ышанмас идек. Шуңа үзеңнең әйбәт икәнеңә ышаныч булырга тиеш. Үз әйбәтлегенә ышанган кеше бик үк начар була алмый ул. Сез мине әйбәт дип уйлагыз.

– Татар әдәбиятында беркемне дә кабатламыйча иҗат итәсез. Үз юлыгызны табарга ярдәм иткән язучылар булдымы? Бәлки чит ил әдәбиятыннан үрнәк алгансыздыр.
– Әнгам Атнабаев! Ул мине чын шәхес итеп тәрбияләде. Аның дусты Денис Исламов прозасын бик яраттым. Чәчмә әсәрләргә тартылуыма да бәлки шул сәбәпчедер. Фатих Әмирханны татар даһие дим. Мәхмүт Галәү... Әмирхан Еникины бик яратам. Фатих Хөснине. Үз чорыбызда да остазларым бар. Әдәби әсәр дә, журналист язмасы да кебек тоелган уенлы-чынлы язмаларны Илфак Шиһаповтан күреп өйрәндем. Бу үзе бер жанр, без әле аңлап кына бетермибез. Гомумән, һәр татар язучысын үземнең остазым дип әйтә алам бугай. Һәркайсының үз өстенлеге, кабатланмас ягы бар. Әйбәтлекләрен йоктырырга, җитешсезлекләрен кабатламаска омтылдым. Чит әдәбиятларда да остазга санарлык язучыларым бик күп. Иҗат ул язу гына түгел, уку да бит. Мин укый торган язучы. Вакыт-вакыт мактаныбрак ала торган гадәтем булса да, үземне өйрәнүдән туктарлык камиллеккә ирешкән язучы дип уйлый алмыйм.

- “Киллер” повесте “Казан утлары” журналында башка исем белән басылган иде. Ни өчен китап өчен үзгәртергә булдыгыз? Ул кешенең кем икәнлеген белмичә уку кызыграк иде кебек.
– Яза башлаганда, әсәрнең исеме “Дәва” иде. Аны күп планлырак итеп күз алдына китердем, язмышлар да, тормышлар да күпкырлырак, катлаулырак булыр сыман иде. Ләкин аны повесть буларак конкурста да катнаштырасы килде. “Казан утлары” журналы менә берничә ел инде әдәби бәйгеләр оештыра, ул елгысы медицина темасына иде. Тиз генә язып бирдем. Беренче түгел, тик ничәнчедер урын алды инде ул. Соңыннан әйбәтләбрәк укып чыгармын, үзем теләгәнчә киңәйтеп, “даһиларча” итеп эшләрмен дип уйладым. Ләкин азактан фикер үзгәрде, ул шушы килеш тә әйбәттер кебек тоелды. Һәрхәлдә, бу мин уйлаган әсәрнең иң кыска варианты. Аннан сез бер җөмлә дә сызып ташлый алмыйсыз. Бәлки, соңрак күләмлерәк вариантын да эшләрмен. Бер җөмлә дә өсти алмаслык итеп. Монысы шаяртырга тырышу гына инде. Әсәр миннән китеп иясенә барып җиткән икән, мин аның хәтта хәреф хатасын да төзәтмим.

– Быел “Яралы моң” дип аталган шигырьләрегез җыентыгы дөнья күрде. Бер-бер артлы әллә ничә проза китабы басылгач, монысы кадерлерәк түгелме? Кайсы жанрда язу күңелгә күбрәк рәхәтлек бирә?
– Бу жанрларның кайсысында мин әйбәтрәктер инде, әйтеп булмый. Кайчагында иҗатымны бөтен тирәнлегендә, бөтен киңлегендә аңлый алмаганнары өчен кешеләргә беркадәр үпкәләп куям. Шуннан уйлап карыйм да тынычлана төшәм. Үземнең киңлекләрне-тирәнлекләрне үзем дә бик аңлап бетермим икән бит. Шунысы да бар әле, еллар үткән саен ул тирәнлекләр беркадәр саега бара, киңлекләр тарая төшә. Нәкъ менә елгалар шикелле инде. Иҗатчының зурлыгын бәяләр өчен ераклык кирәк. Тик үз-үзеңә ерактан карап булмый. Шуңадыр инде ул, синең бүген язып яткан әсәрең иң яхшысы кебек тоела. Нинди жанрда булуына карамастан.

– Сез әсәрләрегездә, мәкаләләрегездә бик туры сүзле, усал. Тормышта да шундыймы сез?
– Үземне бик усал дип уйламыйм. Әйтәсе килгән фикеремне кистереп әйтәм инде. Тик бу бит усаллык кылу, кемнәргәдер начар булсын өчен түгел. Кызу канлы булсам да салкын акыллы булып калам. Яраламаска тырышам. Югыйсә, бер сүзем белән кеше тормышын астын өскә әйләндерә ала торган зат бит инде... Усаллыктан бигрәк ихласлык идарә итә бугай. Ярату. Һәрбер сүземнең, хәтта иң кискен кебек тоелганнарының да нигезендә ярату ята. Шуңа гафу итәләр, аңларга тырышалар бугай.

– Әсәрләрегез буенча фильмнар төшерсәләр, татар киносы үзен өр-яңа яктан күрсәтер иде. Бу хакта уйлаганыгыз юкмы?
– Бар. Чөнки минем әсәрләрдә – картина, мин һәр укучыга үз киносын булдыру мөмкинлеге бирәм. Кино караган кебек укыйсыз бит инде. Ләкин... бүгенге татар киносының минем әсәрләр буенча нәрсәдер төшерерлек мөмкинлеге бармы икән? Моны мин түгел, алар уйларга тиеш инде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading