Шәһри Казан

16 март 2022 яңалыклары

  • 16 март 2022 - 17:26
    Васил Шәйхразыев: "Алга китәргә дә мөмкинлекләр булачак"
    Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Анда Шураның 41 әгъзасы катнашты, шулай ук онлайн форматта да тыңлаучылар булды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Ул 2022 елда гамәлгә ашырылган эшләр турында сөйләде һәм агымдагы елга булган планнар белән бүлеште.
    983
    0
    0
  • 16 март 2022 - 16:25
    Бәраәт кичәсен ничек үткәрергә?
    17 марттан 18 мартка каршы кичтә Бәраәт кичәсе көтелә. Бәраәт кичәсен ничек үткәрү турында хәдис бар. Пәйгамбәребез анда болай ди: "Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз", – ди.
    6121
    2
    9
  • 16 март 2022 - 15:40
    Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйлары быел кайда узачак?
    Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев быел федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйлары узачак көннәрне әйтте.
    1413
    0
    0
  • 16 март 2022 - 15:30
    Типкәләнгән талант. Марс Макаров истәлегенә
    Моннан алты ел элек данлыклы музыкант, виртуоз баянчыларның баянчысы, педагог, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе Марс Андреевич Макаров арабыздан киткән иде.
    723
    0
    2
  • 16 март 2022 - 15:21
    Күрәзәче Алсу Газимзянова “Халык җиргә, бакчаларына кайтачак”
    Алсу Газимзянова күпләрне борчый торган сорауларга җавап биреп, фаразлары белән уртаклашты. Берничә ел “Шәһри Казан” белән хезмәттәшлек итүче Алсу Газимзянова күп нәрсә хакында гыйнвар аенда ук фаразлаган, социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язган иде инде. Танылган экстрасенс белән кабат күрештек.
    7892
    0
    9
  • 16 март 2022 - 14:57
    “Бисмилләһне әйтәсең дә утыртасың” бакчачылар серләре белән уртаклаша
    Бакчачыларның мәшәкатьле чоры. Үсенте өчен орлыклар чәчү белән мәшгуль алар. Бакчачы-блогерларның да эше артты, тәҗрибәләре белән уртаклашырга, язылучыларының сорауларына җавап бирергә дә өлгерергә кирәк. Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина да – һәвәскәр бакчачы. Социаль челтәрдә дә актив ул.
    576
    0
    0
  • 16 март 2022 - 14:49
    Айдар Хәйретдинов: "Башка район өчен көрәшергә чакырып, фатир тәкъдим иттеләр"
    Көрәшчеләр арасында башка район өчен чыгыш ясаучылар шактый. Кайберәүләр аларны легионерлар дип атавын дәвам итә. Бу күренешне туган районын түбәнсетү дип кабул итүчеләр дә бар.
    1215
    1
    1
  • 16 март 2022 - 14:47
    Чүпкә дә “счетчик” куярлармы?
    Моннан бер ел элек Президент Владимир Путин чүп чыгару тарифларын җайга салу йөкләмәсе биргән иде. Россия лидеры чүп чыгарган өчен түләүләрне мәйданга карап түгел, ә фактик күрсәткечләрдән чыгып алырга кушты. Бер ел узса да, бу юнәлештә әле алга китеш сизелми кебек.
    4222
    0
    0
  • 16 март 2022 - 14:12
    Сөенче! Россиядә Инстаграмга алмаш әзерләнә
    Россиядә Инстаграмның аналогы – "Россграм" барлыкка киләчәк. Бу хәбәр проектның рәсми сайтында басылган.
    1144
    0
    0
  • 16 март 2022 - 14:09
    Раил Нургалиев: "Отасы әйберем калмады"
    ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов танылган көрәшче Раил Нургалиевка “нинди хыялың бар, көрәштән китү теләгең бармы, кайчан?” дигән сорау бирде.
    1516
    0
    0
  • 16 март 2022 - 13:37
    Татарстанда спиртлы эчемлекләр сату вакыты үзгәрә
    Бүген Татарстан Дәүләт Советы спиртлы эчемлекләр сату вакытына бәйле закон проекты кабул итте.
    902
    0
    0
  • 16 март 2022 - 12:55
    Көрәшчеләрне һәм тамашачыны нинди бүләкләр көтә?
    М.Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесендә лотерея уйнатылачак.
    1128
    0
    0
  • 16 март 2022 - 12:39
    Хәлил Шәйхетдинов Фирдүс Тямаевка нәрсә дигән?
    18-19 март көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе узачак.
    1772
    0
    2
  • 16 март 2022 - 11:49
    Полиция хезмәткәрләренә сөенче: депутатлар хезмәт хакларын арттыра
    2021 елда Татарстанда 1659 кеше эчке эшләр органнарыннан киткән (2020 елда бу күрсәткеч 966 булган). Аларның 51,1 проценты үз теләге белән, билгеле бер күләмдә эшләгән өчен пенсия алу хокукы бирә торган тиешле яшькә җиткәнче киткән. Хәзерге вакытта кадрлар кытлыгы 12 процент тәшкил итә.
    790
    0
    0
  • 16 март 2022 - 11:33
    “Татарстанда торакка мохтаҗ ятимнәр чираты зур”
    Татарстанда 9709 бала әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм. 
    991
    0
    0
Реклама