Шәһри Казан

Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың»

Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.

– Марсель, 14 февральдә сиңа 35 яшь тула. Бу яшьтә ир-ат күпмедер нәтиҗәләр дә ясый. Моңа кадәр булган уңышларым һәм югалтуларым дигәндә, нәрсәләрне әйтер идең?
– Уңышларым дигәндә, гаиләм, балалар дип әйтер идем, чөнки гомер узган саен, фикерләү дә үзгәрә, дөньяви байлыклар артка чигенеп, тормыш кыйммәтләре алга чыга. Гаиләнең тыныч, исән-сау булуы, балаларыңның азмы-күпме уңышларга ирешүен күрү бәхет хисләре уята. Ә югалтуларга килгәндә, шөкер, бүгенгә кадәр аларның булганы юк. Булырга да язмасын.

– Без сине дәүләт дәрәҗәсендә уза торган чараларда еш күрәбез, бәлки мин ялгышамдыр да, тик гади тамашачы күз уңыннан бераз читтәрәк каласың шикелле. Солянкаларда катнашмыйсың диярлек, сольникларың аз, гастрольләр графигыңны да тыгыз дип әйтеп булмый...
– Дөрестән дә шулай, чөнки бүген минем репертуарым тамашачыга кирәк түгел. Ретро, халык җырларын тыңлаучылар бардыр да ул, ләкин алар сирәк. Миңа калса, хәзер кеше, лирик кичәләргә караганда, юморлы, көлкеле рухта уза торган концертларга, җиңелчә җырларга өстенлек бирә. Ә мин аларга яраклаша алмыйм. Ничек бар – шулай. Венера Әхәтовнаның мәктәбен үткән кеше буларак та, гаиләдә алган тәрбиям буенча да, минем өчен сәхнәгә киеп чыккан кием дә, тышкы кыяфәт тә, җырлар да – барысы да камил булырга тиеш.

– Күптән түгел остазың, киңәшчең Венера Ганиева: «Ротация ярдәмендә тамашачы күңеленә үтеп булмый», – дигән фикерен җиткерде. Син бу турыда нәрсә уйлыйсың?
– Бу очракта мин Венера Әхәтовна белән бик үк килешеп бетмәс идем. Ротация – замана таләбе. Хәзер моннан башка эшләп, халыкка танылып булмый. Кызганыч, хәзер җырның да зәвыгы кими, шуңа бәйле рәвештә, гомере кыскара бара, бәрәкәте юк. Ул товарга әйләнә. Алда әйткән фикеремне дәвам итеп, минем «бер көнлек», «башкардың да оныттың» кебек җырларны җырлыйсым килми диясем килә. Күңелем тартмый. Миңа элеккеге, онытыла барган җырларны искә төшерү, аларны башкару күпкә рәхәтлек хисе бирә, чөнки җырларның күңелдән чыкканы кадерле.

– Шулай да артистлардан, еш кына: «Һәр кешенең үз җыры булырга тиеш», – дигән фикер ишетергә туры килә бит.
– «Һәр җырчының үз җыры булырга тиеш», – диләр дә ул, ләкин андый җырлар язылмый бит хәзер. Юк бит андый җырлар. Әлегә урта буын татар халык җырларын яратып тыңлый, ләкин 15-20 елдан соң хәзерге яшьләр нәрсә тыңлар икән?

– Менә аларны сезнең кебекләр хәзердән үк тәрбияләргә тиеш инде.
– Шулай, тик татар эстрадасының зәвыксыз агым белән агуы бик кызганыч, чөнки көчле ташкынны берничә җырчы гына туктата алмый.

– Бәлки бу мәсьәләдә берникадәр алга китеш булыр, боз урыныннан кузгалыр дигән өмет тә бар. Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясендә мәдәният министры татар эстрадасының сыйфатын үстерү мәсьәләсен күтәрде. Эстраданы күзәтеп тору өчен махсус шура булдырырга кирәк дигән фикер дә әйтелде. Син мондый инициативага ничек карыйсың?
– Мин моңа карата булган фикеремне инде биш ел әйтә киләм. Бу бик тә яхшы булыр иде. Нинди генә өлкәне алсак та, аларның өстендә тора торган күзәтү органы бар. Ә эстрадада андый нәрсә юк. Бүген теләсә кем җыр яздыра да, аппаратурасын төйи дә, концертка чыгып китә. Алай булырга тиеш түгел бит ул. Аны дәүләт контрольдә тотарга тиеш. Мин бу эшне болай күзаллыйм. Телевидение, радиолар теләсә нинди җырны алырга тиеш түгел. Һәр иҗат әсәре шура тикшерүен узсын иде. Концертлар кую буенча да шулай ук. Тамаша куярга тиешле җырчы алдан программасын күрсәтергә тиеш. Һәр клуб Мәдәният министрлыгына буйсына. Клуб мөдирләре бары тик рөхсәт ителгән җырчыларга гына концерт куярга ризалык бирсен иде. Элек бит радиоларда да худсовет булган. Җырчылар аз булса да, шуның аша узган. Никадәр җырлар үткәрелгән. Шуңа күрә ул чаклардагы җырларны халык бүген дә хәтерли. Ә хәзер радио-телевидениедә яңгырый торган әсәрләрнең 80 проценты – тузга язмаган җырлар. Шулай ук шура тере тавыш белән җырлауга да йогынты ясарга тиеш дип уйлыйм.

– Венера Әхәтовна һаман да синең иҗатыңны күзәтеп, бәясен, киңәшләрен бирәме?
– Әлбәттә. Һәрвакыт хәбәрләшеп торабыз. «Үзгәреш җиле» дә аның патронажлыгында уза. Концерт куяр алдыннан да аңа сценарийларны күрсәтеп, киңәшләшеп алам. Гомумән, тамашаларымның аннан башка үтүен күз алдына да китерә алмыйм.

Реклама

– 18 февральдә филармониядә узачак концертыңда да булачак, димәк?
– Әйе. Юбилей булмаса да, түгәрәк датаны менә шулай сәхнәдә билгеләп үтәсем килде. Һәм концертыма Теләче районыннан чыккан җырчыларны җыярга булдым. Алар арасында Венера Ганиева, Рәсим Низамов, Алинә Сафиуллина һәм Зөлфирә Шәйдуллина булачак.

– 2016 елның «Үзгәреш җиле»ндә син «Ак калфагым»ны башкарганнан соң, тамашачы шактый гына тәнкыйть утына да тоткан иде. Узган елдагысында «Төннәр буе йоклый алмый ятам» җыры белән чыгыш ясадың. Әлеге проектта катнашуыңнан канәгать калдыңмы?
– Соңгысы үземә ныграк ошады. Тамашачылардан да алдагысы шикелле тәнкыйть сүзләрен күп ишетмәдем. Оештыручылар да халык фикеренә, катнашучыларның теләкләренә ныграк игътибар иткәндер бәлки.

– 2014 елда сиңа Татарстанның атказанган артисты бирелде. Шуңа бәйле рәвештә әңгәмәләреңдә, еш кына: «Тормышым үзгәрмәде. Әлеге вакыйганы бик тыныч кабул иттем», – дип әйтә киләсең. Дәүләт дәрәҗәсендәге мактаулы бүләкләргә син чыннан да битарафмы, алар синдә горурлык хисе уятмыймыни?
– Юк, минем дәүләт бүләкләренә исем китми. Аның кадере дә шуның кадәрле генә бит. Бер урында өелеп торган статуэтка, грамоталар әллә ни сөенеч китерми. Миңа тамашачының хисләре, мөнәсәбәте күпкә кыйммәтрәк.

– Мин сине көйләр дә иҗат итәсең дип беләм.
– Соңгы вакытларда язганым юк, чөнки күңелгә ятышлы шигырьләр күрмим.

– Син һәр нәрсәгә бик таләпчән, ахры.
– Әйе. Иҗатта гына түгел, тормышта да шундый. Мин һәр җирдә тәртип булганын яратам. Башыма суга икән, шунда ук шкафларны тәртипкә китереп куярга мөмкинмен. Кайвакыт хәтта бу эчемне пошыра, ачуымны чыгара. Шуңа да карамастан, балалардан, аеруча улымнан да шуны ук таләп итәм.

– Улым дисең, газета укучыларына гаиләң, хатының турында да сөйләп кит әле, Марсель.
– Гүзәл белән унбер ел элек гаилә корган идек. Шамил быел мәктәпкә барды, кызыбыз Динәгә – 2,5 яшь. Улым шулай ук музыка мәктәбенең балалайка сыйныфында укый. Баштарак әллә ни теләге булмаса да, хәзер зур кызыксыну белән йөри. Укуына ярты ел булмаса да, ноталарны таный, беренче уңышлары да бар. Шуңа да күңел сөенә. Мин, баланы берничек тә мәҗбүриләргә кирәкми, дигән фикердә. Ул үзе нәрсә тели – шуның белән шөгыльләнсен.

– Син нинди әти?
– Күп вакыт кырыс, таләпчәндер. Вакыт-вакыт нечкә күңелле дә була алам. Без балаларыбызны үзебезнең әти-әни үрнәгендә тәрбиялибездер дип уйлыйм. Әтидән беркайчан каты, авыр сүз ишетмәдем. Каты бәрелеп сүз әйтмәсә дә, без аның күз карашыннан ук шүрли, «Әти ни әйтер?» – дип курка идек. Берәр ярамаган эш эшләсәк, башта әнигә барып әйтә торган идек. Аннан соң ул акрынлап, җайлап кына әтигә җиткерә. Әтидән курку – дөрес тәрбия ул. Кызганыч, гаиләләрдә бүген бу күренеш юкка чыгып бара.

– Марсель Вәгыйзовның кызыксынуларын да белик инде.
– Өч-дүрт ел йөзү белән шөгыльләнәм. Сәламәтлегем начарланып китеп, табиб янына баргач, ул миңа бассейнга йөрергә киңәш итте. Беренче көнне әле бүген дә хәтерлим. Бик җиңел булыр төсле иде, ләкин озак та йөзмәдем, хәлем бетте. Ә миннән олы яшьтәгеләр акрын гына рәхәтләнеп йөзеп йөри. Шулкадәрле оят булды. Шуннан соң көн саен максат куеп шөгыльләнә башладым. Тора-бара йөзү яшәү рәвешемә әйләнде. Хәзер ярты сәгать эчендә 1,5 километр йөзәм. Кышларын чаңгыда шуарга яратам.

– Марсель, мин сине дин юлында дип беләм. Кычкырып сөйләп йөри торган эш булмаса да, сорыйсым килә: намазга кайчан бастың?
– Каян белдең аны?

– Күзәтүләремнән чыгып, нәтиҗә ясадым...
– Минем бит бу турыда бер җирдә дә әйткәнем юк иде һәм андый максатым да булмады. (Елмая.) Дин юлына ныклап бастым дип тә әйтә алмыйм. Шул юлга таба адымнар ясыйм дип әйтү дөресрәк буладыр. Чынлыкта, андый теләк күптәннән бар иде. Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт ышандым. Шулай ук ул тәрбиядән, гаиләдән дә киләдер. Безнең белән бергә торган әбиебез дини кеше иде. Аның белән бер бүлмәдә яшәгән сеңелкәшебез күптән намазда инде. Дәү әти дә мәчеттә имам булып торды. Шундый бер вакыт килеп җитә: дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың. Ә мөселман булып тугансың икән, син дөрес яшәргә тиеш. Намаз укый башлаганчы да, уразаны азмы-күпме тотарга тырыша идем. Тормышта бераз катлаулы вакытлар булып алды да, шуннан чыгу юлын мин дингә килүдән таптым. Шуннан соң күңел тынычлыгының ни икәнен, тормыш кыйммәтләрен аңлый башладым. Тормыш бик тиз ага, ә кеше һаман чаба. Уйлап карасаң, кешегә бит әллә ни дә кирәк түгел. Торыр урыны, ашарга ризыгы, машинасы булса, артыгы кирәкми дә. Шуны чыннан да аңлый башладым. Биргәнгә шөкер итәргә кирәк. Аллаһы Тәгаләдән: «Шушы юлга бастыргансың икән, шуннан тайпылдырма», – дип сорыйм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 18 март 2018 - 21:43
    Без имени
    Марсель искиткеч матур җырлый..Афәрин!!!
  • 9 февраль 2018 - 00:08
    Без имени
    Бик тэ яратам Марсельны. Яхшы кеше икэне йозенэ чыккан. Аллахы Тэгалэ саулык-сэламэтлек, гаилэ бэхете, ижади унышлар насыйп итсен. !!! Бик матур жырлый Марсель...искиткеч, Собханалла..
  • 9 февраль 2018 - 00:04
    Без имени
    Молодец Жан кисэгем!