16+

Психолог Зөлфия Максутова: «Нормаль ир кешенең социаль челтәрдә гәп­ләшеп утырырга вакыты да, теләге дә булмый...»

Кем дә булса яза башлаганнан соң аның чыннан да очрашу, танышу нияте бармы, әллә чиксез хат язышулар белән башыгызны гына катырырга телиме икәнен ничек ачыкларга соң? Әгәр ике-өч көн язышканнан соң сезне очрашырга чакырмасалар, араны өзәргә тырышыгыз. Бик еракта яшәүчеләр генә искәрмә булырга мөмкин...

Психолог Зөлфия Максутова: «Нормаль ир кешенең социаль челтәрдә гәп­ләшеп утырырга вакыты да, теләге дә булмый...»

Кем дә булса яза башлаганнан соң аның чыннан да очрашу, танышу нияте бармы, әллә чиксез хат язышулар белән башыгызны гына катырырга телиме икәнен ничек ачыкларга соң? Әгәр ике-өч көн язышканнан соң сезне очрашырга чакырмасалар, араны өзәргә тырышыгыз. Бик еракта яшәүчеләр генә искәрмә булырга мөмкин...

Интернет дөнья бүген безнең белән идарә итә. Хәзер шәхси мөнәсәбәтләр, еш кына гаилә корулар да социаль челтәрләрдә язышкан ике җөмләле хаттан башланырга мөмкин. Үз бәхетеңне шул рәвешле таба алсаң, бик яхшы да бит, тик челтәрнең икенче ягында утыручы кешенең кем булуын интернетта аралашу нәтиҗәсендә генә белеп бетерү мөмкин түгел. Анда сезнең белән идарә итәргә җыенучы, хис һәм мораль дигән нәрсәдән бөтенләй мәхрүм манипулятор утырырга мөмкин. Аның битлеге төрле. Ир кеше битлеге кигән – хатын-кыз, хатын-кыз булып чытлыкланучы – ир яки җенесен «алыштырмый» гына сезнең белән идарә итәргә җыенучы, үзен даһи һәм бөек дип хис итәргә теләүче зат. Аның кармагына эләгеп, исән-сау, югалтуларсыз гына ычкына алсаң – зур бәхет, тик ул бәхет бөтен кешегә тәтемәскә дә мөмкин.

Психолог, коуч Зөлфия Максутова манипуляторларны ничек танырга һәм алар кармагына капмас өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген сөйләде. Гаиләсен, балаларын, үзен саклау өчен аның киңәшләрен белеп тору беркемгә дә комачау итмәс.

Романтика җитми...

Күп очракта манипуляторлар ятьмәсенә беркатлы хатын-кызлар эләгә, диләр. Ләкин манипулятор кармагына бик акыллы дип саналган ирләр дә кабарга мөмкин. Ә хатын-кыз ни өчен бик ансат кына килеп каба соң? Чөнки аңа мәхәббәт, романтика, игътибар һәм принц кирәк. Ә манипуляторлар алар принц образына кереп яраклаша беләләр. Гадәти, адекват ирләр танышканда бик эч пошыргыч, күңелсез булып тоелырга мөмкин, чөнки алар гадәти генә таныша. Ә манипуляторлар кызыксындыра, кызыктыра һәм социаль челтәрләрдә аралашканда, бер-­ике җөмләдән соң кармакка да каптыра белә. Андыйлар өчен махсус пикапер (кызларны кызыктыру техникасына ия ир-ат) курслары да бар. Бу курсларда ничек башка кеше белән идарә итәргә икәнен өйрәтәләр. Шулай ук табигый манипуляторлык сәләте булганнар да бар.

Ничек танырга?

Беренчедән, кемдер сезгә хат язган икән, башта аның аккаунтын карап чыгарга кирәк. Бернинди фото, мәгълүмат булмаса, ә аватаркада ниндидер актер, сәясәтче, хайван, премиум класслы машина, компьютер уеннары герое яки аркасы белән торучы кеше куелган икән, бу – сагаерга сәбәп. Ә ерткыч хайваннар куелган булса, аеруча сак булыгыз! Сезнең белән язышучы кеше аккаунтына үз фотосын куймаган икән, димәк, аның яшерер нәрсәсе бар.
Икенчедән, аккаунт исеменә игътибар итегез. Манипуляторларның аккаунт исемнәре сәер булырга мөмкин. Мәсәлән, Соры бүре, Кара замок принцы яки бөтенләй аңлаешсыз сүзләр дә кулланылырга мөмкин.
Өченчедән, профильне барлап чыгыгыз. Нәрсәнедер яшерергә теләгән сәер кешенең профиле чиста булырга мөмкин. Профиль буш булмаса, андагы пост һәм репостларга игътибар итегез. Кеше, гадәттә, үз-үзен сатарга да мөмкин: репостларның мәгъ­нәсенә төшенергә тырышыгыз. Мәсәлән, «Хатыннар нинди булырга тиеш?», «Ничек иргә буйсынырга?» дигән рухтагы репостлар куелган булса, моңа сак карагыз. Гел шигырьләрдән генә торган аккаунтлар да була. Кирәгеннән артык шигырь һәм цитаталар булганда, шулай ук игътибарлы булу сорала. Бу кешенең үзенә хас булмаган башка төр образ тудыруын аңлата.

Хатын-кыз кем белән язышканын аңламыйча да, ул челтәрнең икенче башында утырган ир-атны күрмәгән килеш, үз уендагы идеалны күзаллап, аңа гашыйк булырга мөмкин. Мәсәлән, әле яңа гына танышкан ир кешенең профилендә төзелеп килүче йорт, йокы бүлмәсе, икәвең генә ял итәр өчен таганнар, премиум класслы машина кебек әйберләр күргән хатын-кыз хыял диңгезенә чума. Менә бит, ниһаять, ул теләгән тормышны бүләк итәрдәй кешене тапты!
Манипуляторлар шулай хатын-кызның хыял зонасына керәләр һәм гүзәл затлар бик ансат кына кармакка кабалар. Ә игътибар белән карап анализлаганда, профильдәге фотоның чын түгел икәнлеге әллә каян күренеп тора лабаса!

«Алмаз Гәрәев» яр эзли?!

Профильдә фото булмаганда, аны җибәрергә сорарга кирәк. Ә менә шуннан соң кызыклар башлана да инде! Әле күптән түгел генә бер клиентым белән мәзәк хәл булды: танышу сайтында табышканнан соң, кыз егет белән аралаша башлый. Үзен Төркиядә яшәүче татар егете дип таныштыручыдан кыз фотосын җибәрергә сорагач, ул Камал театры артисты Алмаз Гәрәевнең фотосын җибәргән.

Фото дигәннән, аек акыл белән фикер йөрткәндә, гадәти татар ир-егетенең фотосын Голливуд йолдызыннан һәм спортзалда «әвәләнгән» супер фигуралы мачодан без аера белергә тиеш инде. Гадәттә, ирләр профессиональ фотога төшмиләр һәм аны кирәк дип санамыйлар да. Нормаль  ир кешенең социаль челтәрдә гәп­ләшеп утырырга вакыты да, теләге дә булмый. Ә җитеш тормышлы, кәртинкә кебек ирләр социаль челтәрдә пар эзләп утыр­мый!

Ярый да теге татар кызына Алмаз Гәрәев фотосы эләккән, ә башка ул белмәгән кеше фотосын җибәргәндә нишләргә? Андый вакытта фотоны интернеттан алынганмы-юкмы икәнлеген Гуглда тикшереп карарга була.

«Исәнме, мин синең булачак элеккеге ирең»

Еш кына ир-атларның ничек аралаша башлавына игътибар итегез. Манипуляторлар бик үк гадәти булмаганча яза башлый һәм хатын-кыз­ны комплиментка «күмә»: «Шундый чибәр кыз белән танышырга мөмкинме?», «Мин сезгә бик сок­ланам!» кебек сүзләр. Сезнең гүзәллек турында кирәгеннән артык комплиментлар яудырсалар, сак булу өчен бу – бер билге. Чөнки гадәти ир-ат алай төче телләнеп маташмый. «Исәнме, мин синең булачак элеккеге ирең», – дигән бик бөтенләй аңлашылмый торган җөмләләр белән танышучыларга хатын-кызның хушы китә. Җөмләсе дә гадәти түгел, моның белән кызык булырга охшап тора бит, дигән уй килә аларның башларына. «Әниегезгә кияү кирәк түгелме?»  кебек сорауларга хатын-кыз «нинди ерунда» дип җавап кайтарса да, инде кармакка капты дигән сүз. Ә адекват, нормаль ир-ат хатын-кызга бик үк ошап бетми торган стандарт җөмләләр яза.

Еллар буе күзәтә

Манипуляторлар хатын-кызны интернетта берничә көннән алып, берничә елга кадәр күзәтергә мөмкин. Гадәттә, хатын-кыз бөтен тормышын социаль челтәрләргә куярга ярата. Аның фикерен әйтеп язган постлары, сторис­ларыннан күп нәрсә белергә була. Социаль челтәрдә артык ачылып китеп, үзе турында кирәгеннән тыш мәгълүмат бирүче хатын-кыз ир кеше аның турында белеп аралаша башлагач шакката: менә аның белән дә кызыксынучы бар бит дип шатлана. Манипуляторлар хатларын шундый матур итеп язалар, тик аның мәгънәсе ачылып бетмәгән була. Ул шундый матур буш сүзләр җыелмасыннан тора.
Манипуляторларның тагын бер үзенчәлеге – алар ярак­лаша белә. Гаиләсез булса – гаилә һәм балалар турында сөйләп, аерылган булса – балаларына һәм үзенә терәк булыр­мын дип, буш вәгъдәләр биреп, хатын-кызны үзенә карата.

Манипуляторлар уйлап бетерергә кирәкле фразалар белән аралаша. Ә хатын-кызлар уйлап бетерергә ярата да соң инде! Мәсәлән, «Тәрәзә каршында басып торам. Сагынам». Мондый җөмләләрне укыган хатын-кыз моны үзен сагына дип уйлый. Манипуляторлар беркайчан да төгәл җөмләләр белән язмый, аларның сүзләре табышмак булып кала. Алар, язышканда, «мин» алмашлыгын сирәк куллана, «Мин сине яратам», – дими. «Яратам сине», – ди. Шулай ук беркайчан да үзләренең корбаннарын исеме белән атамый. Алар куяным, песием, чебием, кадерлем ише сүзләр куллана. «Мин» дип түгел, ә үзләрен өченче затка куеп, «ул» дип сөйләргә мөмкиннәр. Ягъни «мин әйтәм» дими, ә үзен «ул әйтә» дияргә мөмкин.

Нокта белән өндәү ни сөйли?

Менә болардан соң манипулятор кырыс манипулятив идарә итүгә күчә. Мәсәлән, бөтен Казанны шау­латкан вакыйга: манипулятор ир-ат берничә хатын-кызның башын әйләндереп, фатирсыз калдыр­ган, кредит алырга мәҗбүр иткән иде. Алар барысы да – дәрәҗәле урыннарда эшләүче гүзәл затлар. Ничек акыллы хатын-кыз шундый хәлгә калган дип шаккату урынсыз. Чөнки хәтта психологлар үзләре дә манипуляторлар тозагына эләгергә мөмкин.
Хатта кирәгеннән артык өндәү билгесе, күпнокталар, бөтен сүзләрне баш хәрефтән язу да сагайтырга тиеш. Күпноктаны артык күп куллану шизофрения билгесе дә булырга мөмкин. Җөмлә ахырында рәттән ике нокта кую кешенең алдарга теләвен һәм яки нәрсәне дә булса яшерер­гә теләвен аңлата.

«Очрашырбыз.. ышанам...»

Кем дә булса яза башлаганнан соң аның чыннан да очрашу, танышу нияте бармы, әллә чиксез хат язышулар белән башыгызны гына катырырга телиме икәнен ничек ачыкларга соң? Әгәр ике-өч көн язышканнан соң сезне очрашырга чакырмасалар, араны өзәргә тырышыгыз. Бик еракта яшәүчеләр генә искәрмә булырга мөмкин. Күп булса, ике-өч атна, әгәр бик еракта яшәсә, ике-өч ай язышырга мөмкин, ә очрашулар кичектерелеп, һаман сәбәп табып торалар икән, монда инде аларны акларга түгел, ә андыйлардан качарга кирәк. Чөнки озаграк язышкан саен, без идеаль образ тудырып, языша торган кешегә бәйле була башлыйбыз.

Алар белән араны өзгән очракта, манипуляторлар төрле аккаунт ясап, төрле социаль челтәрләрдә эзәрлекли башларга мөмкин. Төрле исемнән язсалар да, аларны аралашу, танышу манераларыннан һәм почеркларыннан танып була. Башта ярак­лашып якын кешегә әверелгән манипулятор тора-бара хатын-кызны гаепләргә тотына, аларның сүзләрен тыңламаганда, элемтәгә озак кына чыкмый торып, билгесезлек белән «җәзалый» башлый. Югалып торганнан соң кабат пәйда булгач, нәфис зат манипуляторның бөтен кушканнарын үти: куша икән – интим фотосын җибәрә, акча сораса – күчерә, аның бөтен пычрак максатларын башкарырга мәҗбүр була.

Ничек Тозакка эләкмәскә?

Ә тозакка эләкмәс өчен, алда санап үткән билгеләргә игътибар итеп, хисләргә артык бирелми генә акылны да кушып, карар кабул итә белергә өйрәнергә кирәк. Һәркемгә күпмедер дәрәҗәдә манипуляторлар турында хәбәрдар булу зарур. Ә һәр ялтыраган алтын түгел бит: сиңа дигән яр төче телсез, күңелсез һәм бераз эчпошыргыч та булса, бәлки әллә гел яхшыга булыр...

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X