16+

Нурзадә: «Гаиләм булса, бу хәсрәтне җиңелрәк кабул итәр идем»

Соңгы берничә елда җырчы Нурзадә тормышында шатлыклы мизгелләре дә, кайгы-хәсрәте дә җитәрлек булды.

Нурзадә: «Гаиләм булса, бу хәсрәтне җиңелрәк кабул итәр идем»

Соңгы берничә елда җырчы Нурзадә тормышында шатлыклы мизгелләре дә, кайгы-хәсрәте дә җитәрлек булды.

Күптән көткәннән, шактый тырышканнан соң, Казан янындагы Көек бистәсендә үз куышын булдырды ул. Тик әлеге куанычлы вакыйганың чын тәмен генә татый алмады, чөнки иң газиз кешесен – әнисен югалтты. Шуңа күрә редакциябезгә әңгәмәгә килгәч тә, кайсы гына сорауга җавап бирә башласа да, җеп очы үзеннән-үзе газиз кешесенә – әнисенә барып ялганды.

– Нурзадә, ике ел элек филармониядәге концертыңа әзерләнеп йөргәндә, бик зур югалту кичердең. Күңелең тулы хәсрәт булса да, тамашачы алдында сынмыйча-сынатмыйча, концертыңны куеп чыгар өчен кайлардан көч алдың?
– Мондый кайгы һәр гаиләнең дә ишеген әнә шулай һич көтмәгәндә кага торгандыр инде. Әни дә авырмады түгел авырды. Ләкин хәленең шулай бер яхшырып, бер начарланып китүенә ияләнгән дә кебек идек инде. Ул үзе дә, урын өстендә булуына карамастан, концертка барыр өчен ничек тә аякка басарга кирәк, дип йөрде. Ләкин үзе сценариен язган концертны гына тамаша кыла алмый калды. Шушы хәл килеп чыккач, концертны куяргамы-юкмы икән дип, ике ут арасында бәргәләндем, чөнки нибары ун көн генә үткән иде. Ләкин әти: «Кызым, анаң риза булмас иде», – дигәч, бар көчемне туп­лап, сәхнәгә чыгарга булдым. Шулкадәр зур тырышлык куеп әзерләнгән концерт иде бит ул. Чыктым мин ул көнне сәхнәгә. Ләкин гәүдәм шунда булса да, үз-үземне бөтенләй белештермәс, аңламас дәрәҗәдә идем. Ул программаны ничек эшләп чыкканымны хәтерләмим дә. Мине, сәхнә артыннан кулымнан тотып: «Син моны эшләргә тиеш», – дип чыгарып җибәрделәр. Алдагы рәтләрдә әти белән туганнар утыра иде. Әтигә бөтенләй карамадым. Туганнарымны да алдан ук: «Мин сәхнәгә чыккач, зинһар, елый күрмәгез, чөнки сезне күреп җырлый алмаска да мөмкинмен», – дидем. Бик авыр булды, әлбәттә. Бүгенгә кадәр шушы концертның язмасын да карый алганым юк, чөнки мин аны карарга куркам.

– Шушы вакыйгалардан соң иҗатың да бераз сүлпәнәйде, җырлар иҗат итүдән дә туктап тордың дип беләм.
– Әйе, тукталды. Җырлар язмый да, яздырмый да башладым. Шуны аңладым: кешегә депрессия­гә китәргә бик тиз икән. Гаиләле кеше гаиләсеннән, балаларыннан юаныч таба, көндәлек мәшәкатьләр белән онытылып тора. Ә хәзер мин өйгә кайтам да шушы кайгым белән япа-ялгызым калам. Дөрес, дусларыма, коллегаларыма зур рәхмәт. Алар миңа ялгызлыкта озак калырга ирек бирмәделәр. Казан программасын, әни истәлегенә дип, авылыма кайтып куйдык. Казанда катнашкан барлык артистлар да кайтты. Рәхмәт аларга. Кызганыч, мин бу концерт программасын башка шәһәр, авылларга алып чыга алмадым, чөнки ул вакытларда мин үземне канатсыз кош итеп хис иттем. Аннан соң Винарис Ильегеткә рәхмәт әйтәсем килә. Ул мине «Йолдызлы хит-парад» проектына дәшеп, концертлар белән йөрдек. Шуңа күрә өч аем җиңелрәк узып китте.

– Һәм, ниһаять, быел син Казан тамашачысын кабаттан концертыңа чакырасың.
– Узган ел концерт көне алынган булса да, үземдә көч таба алмадым. Шуңа күрә быел үземне кулга алып, «Мең дә бер...» дип исемләнгән яңа концерт программасын эшлибез. Ул 19 ноябрьдә Кәрим Тинчурин театрында булачак. Бик күп иҗатташ дусларым киләчәк. Эшләмичә дә булмый. Алга таба барырга, яшәргә кирәк бит. Миңа хәзер концерт программасын эшләү бик авыр, чөнки янымда киңәш бирердәй кешем юк. Әни эш буенча да, тормыш буенча да киңәшләшә торган бердәнбер кешем иде. Сорауларым да күп җыелды, ләкин аларга җавап бирер­гә әни генә юк... Авылга кайту да бик авыр, чөнки һәр нәрсә әнине искә төшерә. Әти янына Ханты-Мансийскидагы энекәшем кайтты. Песием Мәркәзетдинем шунда. Әтигә дә бик авыр. Алар әни белән 40 ел бергә яшәгәннәр иде бит. Әни авыргач та, әти аның өчен бөтен эшне эшли иде. Камырын да баса, өйне дә җыя, керен дә юа иде. Әнине дә бик нык тәрбияләде. Соңгы елларда әни өйдән кала башка җиргә арбада гына чыгып йөрде. Шулай булса да, алар әти белән урманга да баралар, чишмәгә дә төшәләр иде.

– Нурзадә, якын кешеңә әйтелми калган серләрең, үти алмаган үкенечләрең калдымы?
– Калды. Алар көн саен искә төшеп тора. Мин бит башта Мәскәү райо­нында фатир арендалап яшәдем. Ул бишенче катта булганга, менәргә авыр дип, әни соңгы елларда минем янга килә алмады. Концертлардан соң авылга кайтып китәләр иде. Концерт арты мәшәкатьләре белән кайнашып, шул вакытларда бергә төшкән бер фотобыз да калмаган икән. Бик үкенечле. Аннан соң яңа фатирны күрә алмыйча калды. Анысын әнигә менәргә уңайлы булсын дип, беренче каттан сайлаган идем... Насыйп булмады... Аннан соң шундый зур үкенечем калды. Ул миңа үзе китәсе җәйне берничә тапкыр: «Казанны үзгәргән, бик матур, дип әйтәләр. Казансу яр буйларын күрәсем килә. Кызым, алып барып күрсәт әле», – диде. Без бит гел ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз... Шул яр буйларын әнигә күрсәтергә гел вакыт тимәде. Без, якын кешеләребез гел яшәр, дип уйлыйбыз бит... Алай түгел икән шул. Хәзер әнә шул Казансу яр буеннан бөтенләй уза алмыйм. Ерактан гына күрсәм дә, йөрәк кысыла да, күздән яшь ага башлый.

– Көндәлек эшләрне хәл иткәннән соң, яңа алган фатирыңа кайтып, ялгызың гына чәй эчәргә утыргач, терәк-таяныч булырдай гаиләм дә юк ичмасам, дип уйлаган чакларың бармы, Нурзадә?
– Бар, бар. Мин хәзер дә, алда нәрсә буласын беркем дә белми, дип әйтәм, чөнки минем ни иптәшем, ни балам юк. Моның өчен дә әни бик нык борчыла иде. «Кызым, ялгыз каласың инде», – дип гел әйтә торган иде. Нишлисең инде, шулай язылган булгач, берни дә эшләп булмый. Кайвакыт үземне упкын читендә генә йөргәндәй хис итәм. Әгәр гаиләм булса, бу хәсрәтне җиңелрәк кабул итәр идем. Кыз туганым да юк бит минем ичмасам. Әнинең ашларын уздырганда, бу аеруча да сизелде. Әле ярый туганнарым, әнинең дуслары булды ярдәм итәргә.

– Эшкә бик нык бирелгәнлектән, шәхси тормышыгызга вакыт калмый идеме әллә, Нурзадә?
– Юк, эш анда түгел. Мин бит башта болай ук эшләми идем. Ә хәзер инде курка да торганнардыр. Эш тә өй. Кайда танышасың инде? Ә интернеттан язган ир-атларны мин күбрәк артист буларак кына кызыксындырам.

– Нурзадә, киңәш сорардай бер кешем дә юк, дисең. Син элек тә, концертлар оештырырга администраторым юк, дип әйтә идең. Әле дә булса барысын да ялгызың гына алып барасыңмыни?
– Әйе шул. Ул минем өчен шулкадәрле авыр эш.

– Концерт администраторын табу шундый зур проблемамыни?
– Зур проблема. Эше күп аның. Администратор миңа билет белән афиша гына калдырыр өчен ки­рәкми. Әгәр ул күп эшләрне үзенә алса, лаеклы хезмәт хакын да тү­ләргә кызганмас идем. Шул сәбәп­ле мин гастрольләр белән дә теләгән кадәрле шөгыльләнә алмыйм. Күп җирләргә чакыралар югыйсә. Мине тагын бөтен әйбернең дә акчага әйләнеп калуы борчый. Бер-ике ел элек кенә дә болай түгел иде әле.

 

– Китаплар укырга яратуыңны да беләм. Соңгы елларда кемнәрнең иҗатларын аеруча яратып укыйсың?
– Мин укыйм, тик әсәрнең исемен истә калдырмыйм. (Көлә. – Авт.) Пьесалар, тарихи романнар укырга бик яратам. Соңгы вакытта Айгөл Әхмәтгалиеваның пьесалар китабын укыдым. Шулай ук кабаттан Фәүзия апа Бәйрәмова, Мөсәгыйт Хәбибуллин романнарын укып чык­тым. Шушы көннәрдә генә Фәүзия апа Бәйрәмованың «Казан утлары» журналында басылган «Гөләйза» дигән өр-яңа әсәрен алып кайттым әле.

– Нурзадә, администраторың булмауны, концерт оештырганда һәммәсен дә үзеңә хәл итәргә туры килүне уйлаганда, эстрададан бөтенләйгә китү теләге туганы юкмы?
– Авырлыклар бар анысы, ләкин барысын да калдырып, бөтенләй башка юлдан китүне дә күз алдыма китермим. Сольный концертлар куюдан тыш, ике телдә дә мәҗлесләр алып барам. Бу эштә дә гел үз өстемдә эшлим, һаман камилләшү ысулларын эзлим. Моннан тыш, башка артистларга клип сценарийларын язам. Тагын бер яңалыгым бар: Кариев театрында Илфат Камалиев 26 октябрьдә премьера тәкъдим итә. Мин, беренче тәҗрибә буларак, әлеге спектакльгә көйләр яздым. Булганы җитә, артыгы кирәкми дигәндәй. Хәләл көчем белән тапкан акчама ипотека түлим. Мин моңа кадәр бер кредит та алган кеше түгел идем бит. Фатир алгач та бик борчылдым. Ләкин бер дустым: «Нурзадә, син бу кадәрле бетеренмә әле. Алда нәрсә буласын кем белә? Үз җаеңа акрын гына түләп бар», – дигәч кенә тынычландым. Иң мөһиме: күңел тыныч булсын да, Ходай саулыктан аермасын. Ә калган барысы да хәл ителә торган мәсьәләләр.

Язмага реакция белдерегез

23

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Яратам да инде узен!

    • аватар Без имени

      2

      0

      Бик акыллы кеше Нурзадә.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Ничек шундый чибэр хатыннар ялгызлыкта кала икэн? Бэлки гаеп узлэрендэдер? Унышлар телим!

        Мөһим

        loading