16+

Онкогинеколог Эльмир Фазуллин: «Хатын-кыз бала тапмаса, яман шеш таба»

Хатын-кыз сәламәтлеге гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, тук­лану, стресска, хәтта һава торышына да бәйле.

Онкогинеколог Эльмир Фазуллин: «Хатын-кыз бала тапмаса, яман шеш таба»

Хатын-кыз сәламәтлеге гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, тук­лану, стресска, хәтта һава торышына да бәйле.

Казан шәһәре 7нче хастаханәсенең онкогинекология бүлеге табибы Эльмир Фазуллин белән әңгәмәдән соң моның чыннан да шулай булуына кабат инандым.

– Аналык җиңсәсе яман шеше – хатын-кызлар арасында иң еш күзәтелә торган авыру. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул күкрәк яман шешеннән соң икенче урында тора. Гинекологка барган саен хатын-кызлардан онкоцитология анализы алып торган заманда, ни өчен әлеге авыруны һаман җиңеп булмый?
– Һәр кешенең үз яман шеше, ләкин бөтен кеше дә ул яман шешкә кадәр яшәми дигән гыйбарә йөри онкологлар арасында. Туганнан бирле һәркемдә яман шеш күзәнәкләре бар. Без гомер буе алар белән көрәшәбез. Яман шешнең сәбәпләре төрле. Ләкин авыру шунда ук яман шешкә әйләнми бит. Аңа кадәр әле ялкынсыну, инфекция, эрозия, эктопия кебек аналык җиңсәсендә була торган авырулар бар. Хәзер һәр гинеколог, хатын-кызны караганда, үзенә «Моңарда яман шеш юкмы икән?» дигән сорау бирергә тиеш. Хатын-кыз һәрвакыт яман шеш белән авыру һәм авырмау арасында тора. Ул теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кемдә барлык­ка килергә мөмкин. Менә шул яман шешне булдырмас өчен, табиблар даими онкоцитология анализын ала, УЗИ ясата. Хастаханәләрдә болар барысы да бушлай һәм яман шешне башлангыч чорында тотып калырга ярдәм итә. Хәзер хатын-кызлар арасында авыруның соңгы стадиясендә килү очраклары кимеде. Шул ук вакытта яман шеш китереп чыгара торган фон авырулары артты. Мин әле 3нче хатын-кызлар консультациясендә дә эшлим. Шуннан чыгып әйтәм. Табибка даими күренеп тору авыруны үз вакытында тотып калырга ярдәм итә. Ләкин әлегә хатын-кызлар арасында, ярты елга бер  тапкыр гинекологка күренергә кирәк, дигән гадәт юк.

– Аналык җиңсәсе яман шеше белән, гадәттә, нинди хатын-кызлар интегә? Яшь, яшәү рәвеше аңа йогынты ясыймы?
– Теләсә кайсы вакытта теләсә кайсы органда яман шеш үзен сиздерергә мөмкин. Һәр хатын-кыз – риск зонасында! Яман шеш 50 яшьлек ханымда да, 25 яшьлек кызда да булырга мөмкин. Кайсыбер галимнәр аның сәбәбен тукланудан күрә. Тиз җитлексен өчен, малларга эстроген тутыралар. 20-25 ел эстрогенлы ит ашасаң, менә яман шеш килеп чыга да инде. Эстроген аркасында күзәнәкләр бертуктаусыз үсә, шешләр барлык­ка килә. Бер үк органда төрле яман шеш булырга мөмкин. Соңыннан начар яман шеш кан тамырлары һәм лимфа төеннәре аша тән буйлап тарала. Шуңа да онкологлар операция вакытында яман шеш янындагы лимфа төеннәрен дә ала. Таза кешеләрдә дә эстроген күп. Май бит ул – гормональ орган. Күпме күзәтәм, таза кешеләрдә яман шеш күбрәк очрый. Экология, радиация дә яман шеш күзәнәкләрен арттыра.

– Радиация дигәннән, метродагы металл рамнар кеше сәламәтлегенә куркынычмы?
– Тәэсир итә дигән теория бар. Шул ук вакытта ул кеше нормасына туры китереп ясалган. Тора-бара алган радиация үзеннән-үзе чыгып бетә, диләр. Хәзер, гомумән, радио­логик фон артты. Җитештерү күп булган җирләрдә дә радиация зур бит. Телефоннар да радиация бирә.

– Яман шеш китереп чыгара торган папиллома вирусы 90 процент кешедә очрый һәм көнкүреш предметлары аша күчә, ди табиб­лар. Димәк, 90 процент кешедә яман шеш белән авыру мөмкинлеге бар?
– ВПЧ инфекциясенең 120дән артык штаммы бар. Ләкин шуларның өчесе генә онкология китереп чыгара. Кайбер хатын-кызларны күзәтәм: аларда ВПЧ бар, ләкин яман шеш белән авырмыйлар. Кешенең иммунитетыннан да күп нәрсә тора. ВПЧ, сиздермичә, организмда озак еллар үз вакытын көтеп яшәргә мөмкин. Иммунитет төшкәч, ул баш калкытып чыга. Спорт белән шөгыльләнү дә хатын-кыз организмына яман шешкә каршы торырга ярдәм итә. Бу вакытта матдәләр алмашы тизәя, организмдагы токсиннар чыга, шул ук иммунитет ныгый, стресска каршы торучанлык арта. Стресс дигәннән... Бер ханым ярты ел элек тикшеренгәндә ­сау-сәламәт иде. Ярты елдан соң килә, ә анда – яман шеш. Шушы ярты ел эчендә гаиләсе тынгысыз булган, гаилә проблемалары яман шеш китереп чыгарган. Стресска каршы тора белү дә мөһим шарт. Стресс организмда «свободное перекись окисления» дигән әйберне активлаштыра. Менә шул матдә кешенең иң көчсез органына китереп бәрә. Яман шешнең бер сәбәпчесе – стресс.

– Чит илләрдә ВПЧга каршы вакцина ясату популярлашты. Бездә моны кулланалармы? Аны кирәк дип саныйсызмы?
– Бездә дә бар ул, ләкин әле түләүле генә. АКШ, Германиядә аны күптәннән гади гриппка каршы прививка кебек ясыйлар. Аларда ул дәүләт программасына кертелгән.

– Хәзер никахка кадәр җенси тормыш белән яшәү гадәти күренеш. Табиб буларак әйтегез әле, егет-кызлар ничә яшьтән җенси тормыш башларга мөмкин?
– 18 яшьтән. Җенси тормыш белән яши башлаганчы, кеше моңа физик һәм психик яктан әзер булырга тиеш. Яшьләргә презерватив турында да онытмаска киңәш итәр идем. Ул бик күп проблемалардан саклый. Бер тапкыр ләззәт алып, 20дән артык инфекция эләктереп була. Гепатит, ВИЧ гомерлек трагедия бит. Хәзер вируслар да бер урында гына тормый: «акыллылана», бер-берсе белән генетик мәгълүмат алмаша. Элек ВИЧ инфекцияле кеше үзен карап, тиешле дарулар эчеп торса, 15 елга якын яши иде. Хәзер өч ел эчендә үләргә мөмкин. Шуңа да үзегезне яшьли саклагыз.  

– Кайберәүләр, хатын-кыз сәламәтлегенә кайнар мунча зыянлы, ди. Сез моның белән килешәсезме?
– Сау-сәламәт хатын-кыз өчен мунчаның зыяны юк. Ләкин миома, киста, шеш, ялкынсынулар булса, мунча керергә ярамый. Пациентларыбызга хастаханәдән чыкканда кайнар мунча керергә һәм артык борычлы ризык ашарга киңәш итмибез. Хатын-кыз бу кагыйдәне гомер буе үтәргә тиеш. Кояш астында озак яту да алда санап киткән авыруларны аздыра. Кояш та организмда эстроген бүлеп чыгара. Фон авырулары булганнарга шулай ук кайнар ванналарда, радон ванналарында да ятарга ярамый. Хәзер диңгез буена йөрүчеләр артты. Безнең организм универсаль түгел, ул безнең климат шартларына гына көйләнгән. Табиб буларак, кыш көне кышкы курортларга, җәй көне җәйге ялга китәргә киңәш итәм.

– Контрацепциягә төрле табибның карашы төрле. Кемдер гормональ дарулар тәкъдим итә, кемдер спираль куйдырта. Сез нәрсә яклы?
– Һәр препаратның уңай һәм тискәре яклары бар. Шикәр авыруы, варикоз белән интегүчеләргә гормональ дарулар тәкъдим ителми. Кан тамырларына операция ясаучы күп кенә таныш хирургларым: «япь-яшь кызлар кан тамырларында тромблар белән килә», – дип зарлана. Бу – балага узмас өчен эчкән гормональ дарулар аркасында килеп чыга. Спиральны да өч елдан артык тотарга ярамый. 20шәр ел бер спираль белән йөрүчеләр бар. Өч елдан соң спиральда эчәклектә генә очрый торган эшерихия коли (эчәк таякчыгы) җыела башлый. Ул ялкынсыну, яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Биш еллык гормональ спиральларны да өч ел гына кулланырга киңәш итәр идем. Аларда да шул ук хәл күзәтелә.

– Климакс яшәрде, диләр. Элек хатын-кызлар 55 яшькә кадәр бала табарга сәләтле булса, бүген 30-35 яшьлек хатыннарда да климакс очрый. Климакс вакытын кичектереп буламы?
– Хатын-кыз бала тапмаса, яман шеш таба, ди табиблар. Акушер-гинекологлар 30 яшькә кадәр бер-ике бала алып кайтырга куша. 30дан соң тагын берне алып кайтсаң яхшы. Йөклелек чорында хатын-кыз­ның җенси органнары ял итә. Шуның аркасында яман шеш азрак барлыкка килә, авырулары кими. Климакс вакыты да кичектерелә.

– Күрем вакытында ­җенси мөнәсәбәтләргә керергә ярыймы?
– Табиблар киңәш итми. Коръәндә дә, ярамый, дип язылган. Күрем вакытында ВИЧ, инфекция йоктыру куркынычы бермә-бер арта. Бактерия, инфекцияләр канлы җирне ярата бит. Эндометриоз барлыкка килүнең уннан артык теориясе бар. Аның бер фаразы – күрем вакытында якынлык кылу. Янәсе, якынлык кылган вакытта аналыктагы эндометрия башка органнарга берегергә мөмкин. Ул хатын-кызга баласызлык, эч авырту кебек бик күп проблемалар китерә. Кайбер хатын-кыз күрем вакытындагы авыртуга чыдый алмый. Андый очракта без операция ясыйбыз. Ләкин бу – авырулар күрем вакытында якынлык кылган бөтен кешедә дә була дигән сүз түгел. Һәр кеше үзгә.

Язмага реакция белдерегез

14

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Момкин булса бу врачнын телефон номерын бира алмассыз микан? Утенеп сорыйм!

    • аватар Без имени

      0

      0

      7 больницада Эшли ул, Анда приемный покой да гинеколог Лар булмэсе бар, шунда 8гэ килеп анын турында сорагыз

      Мөһим

      loading