Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә?
Баласы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче ата-аналарның мәшәкатьле дә, шатлыклы да, борчылу да вакыты. Алар улы яки кызы яңа дусларга, яңа мохиткә ничек ияләшер, укып китә алырмы, мәктәпне яратырмы, беренче сентябрьнең бәйрәм дә, шул ук вакытта тормышның җаваплы һәм үзенчәлекле этабына аяк атлавы икәнен дә төшенергә ничек ярдәм итәргә кирәк дип баш вата. Әлеге сорауларга җавапны без беренче категорияле педагог-психолог, психология фәннәре кандидаты Люция Закирҗанова белән бергәләп эзләдек.
– Люция, баланы мәктәпкә әзерлекне нәрсәдән башларга кирәк?
– Психологик яктан караганда, мәктәпкә әзерлек ике этаптан тора. Беренчесе – мотивация (укырга теләк булу). Ул күп факторлардан формалаша. Гадәттә, баланың мәктәпкә барасы килү теләге уку белән бәйле булмый. Мәсәлән, аңа портфель, форма яки «син зур үстең инде, хәзер мәктәпкә барасың» дигән сүзләр ошый. Шуңа күрә балалар мәктәптә беренче авырлыклар белән очрашкач, әлеге мотивация сүнә башлый. Ул шулай ук әйләнә-тирәдә артык күп мәгълүмат булганлыктан да кимергә мөмкин. Бу якынча бер атнадан ук күзәтелә. Мотивацияне балалар бакчасында ук формалаштыра башларга мөмкин. Бу нинди дә булса өйдәге эшләр (йорт хайваннарын ашату, гөлләргә су сибү, урын-җиреңне җыештыру) белән бәйле булырга тиеш. Алар баланы дисциплинада тотачак һәм мөстәкыйльлеккә әзерләячәк. Икенче күрсәткеч – баланың психик, танып-белү сәләтләре үсеш алуы. Алар үз яшенә туры килергә тиеш. Монда аның сөйләшүенә игътибар итәргә кирәк. Хәзер күп балалар теге яки бу авазларны дөрес итеп әйтми. Беренчедән, бу балада комплекс тудырса, икенчедән, язган вакытта авырлык китерә, чөнки грамматик хаталар була. Моннан тыш, физик өлгергәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Табиблар, аеруча невролог белән киңәшләшү яхшы. Күп ата-ананың хатасы: баланы мәктәпкә барганчы өйдә язарга, укырга өйрәтү. Моны эшләргә кирәкми. Башлангыч сыйныф укытучылары әйтүенчә, баланы яңадан өйрәтү күпкә катлаулырак. Мин ата-аналарга баланың карашларын киңәйтергә киңәш итәм. Моны уеннар аша эшләргә кирәк. Мәсәлән, билгеле бер хәрефтән башланган шәһәр, елга (яшелчә, җиләк-җимеш) исемнәрен әйтү, өстәлгә куелган әсбаплар арасында алып куелганын билгеләү баланың хәтерен һәм игътибарын арттыра. Кагыйдәләре булган уеннар исә балада ихтыяр көчен формалаштырырга ярдәм итә. Җәй көне ата-ана менә шуларга игътибар бирсә яхшы. Беренче сыйныфта безнең бурыч – баш миенең эшчәнлеген үстерү.
– Җиде яшь – кризис яше дип санала. Балада кризис икәнлеген каян белергә соң?
– Теләсә нинди кризис физиологик үзгәрешләр белән бергә бара. Бу яшьтә балаларның тешләре төшә, скелет үсә. Әгәр игътибар итсәгез, беренче сыйныфта укучы балаларның башлары зуррак була, чөнки ул үсә. Димәк, аның физиологиясенә болай да өстәмә йөк килә дигән сүз. Моңа тагын яңа белемнәр, дәресләр, яңа атмосфера да кушыла. Яңа роль балага өстәмә вазифа өсти. Башлангыч сыйныфларда бала өчен укытучының сүзе (авторитет) ата-ананыкына караганда өстенрәк була. Моны гадәти хәл итеп кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, бу яшьтә баланың үз-үзенә бәясе формалаша башлый. Ул үзен башкалар белән чагыштыра, нәрсәне булдыра ала, ә нәрсә бик үк яхшы килеп чыкмавын анализлый. Ә ул укытучының, сыйныфташларының мөнәсәбәтенә бәйле. Укытучы мактаса, баланың ышанычы да арта. Ә инде киресенчә булса, бала үз-үзенә бикләнә. Ләкин беренче сыйныфта моны бик үк күзәтеп бетереп булмый, чөнки билгеләр куелмый.
– Беренче сыйныф укучыларын түгәрәкләргә йөртергә ярыймы?
– Һәр балага индивидуаль карарга кирәк. Шулай да күпчелек очракта мин ашыкмаска киңәш итәм. Беренче яртыеллыкта бала мәктәпкә генә ияләшә. Организмы яңа мохитне авыр кабул итсә, бала тиз арый, баш, йөрәк авыртуыннан зарлана. Димәк, балага әлегә шушы да җитә дигән сүз. Шуңа күрә түгәрәкләр белән җәфаларга кирәкми. Беренче сыйныф укучысы – ул әле һаман да бала. Аның уйнарга да вакыты калырга тиеш. Кайбер балалар бик актив була. Энергияләрен кая куярга белми, әгәр алар үзләрен дәресләрдән соң яхшы хис итсә, бассейн, футбол яки башка төрле түгәрәкләргә йөртергә мөмкин. Шулай да әти-әниләр онытмасын иде: бу – беренче сыйныф укучысы. Аңардан күп нәрсә таләп итәргә кирәкми. Кайвакыт мәктәпкә кабул иткәндә укытып, яздырып карарга мөмкиннәр, тик бу берничек тә төп күрсәткеч була алмый. Бу бары тик гадәти диагностика гына.
– Баланың мәктәптән куркуын ничек җиңәргә?
– Бала мәктәптән курыкмый, ул хис күбрәк әти-әниләргә хас. Аеруча әниләр бик борчыла. Аны күреп, бала да ни өчен борчылуын да аңламыйча, эче поша башлый. Шуңа күрә әниләр артык борчылмасын иде. Сезнең балагыз мәктәпкә баручы беренче дә, соңгы кеше дә түгел. Киресенчә, мәктәп – кызыклы дөнья, анда яңа дуслар, яңа шөгыльләр табачагын әйтергә кирәк. Баланың мәктәптән соң өйгә кайтып, хис-кичерешләре белән бүлешүе бик мөһим. Аңарга ихластан төгәл сораулар бирегез. («Син бүген нинди яңа әйбер белдең?» «Кем сине бүген шатландырды? «Кем белән аралаштың?» һәм башкалар) Бала бик теләп җавап бирмәсә, үзегезнең эшегездәге хәлләрне сөйләүдән башлагыз. Үзегез укыган мәктәп елларындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерсәгез дә начар булмас.
– Беренче сентябрь бала күңелендә озак саклансын һәм бары тик матур яктан гына истә калсын өчен әти-әниләргә нинди киңәш бирә аласыз?
– Беренче сентябрьне ел саен чыннан да белем көне буларак билгеләп үтәргә кирәк. Гомумән, балагыз икенче, өченче, бишенче сыйныфка барса да, аңа һәм гаиләгезгә бәйрәм ясагыз. Бу көнне гаиләнең үз традициясен булдырсагыз (матур итеп табын әзерләү, кафе, зоопаркка, күңел ачу паркына бару), кечкенә генә бүләкләр бирешсәгез яхшы. Бала мәктәпне тәмамлаганчы, һәр елны уку башын бәйрәм кебек көтеп алсын. Шул ук вакытта эмоцияләр белән арттырып та җибәрмәскә кирәк. Зур һәм кыйммәтле тантана ясарга кирәкми. Мәктәпкә әзерләнү, форма, портфель, чәчәк бәйләмнәре алу баланы үзе үк бәйрәм атмосферасына әзерли.
Беренче сыйныфка баручы бала нәрсәләр эшли белергә тиеш?
Исемен, фамилиясен, яшен, яшәгән шәһәрен, өенең адресын, әти-әнисенең исемен әйтеп бирә алырга тиеш. Дөрес, кайвакыт бу мәгълүматларны белсә дә, таныш булмаган кешеләр янында ул оялып яки каушап калырга мөмкин.
Сүзлек запасы никадәрле күп булса, балага мәктәптә шуның кадәрле җайлырак булачак.
Предметларны төркемнәргә аера белергә, иң күп таралган үсемлек, бөҗәк, хайван, җимеш, агач исемнәрен әйтә белергә;
Атна көннәре, ел фасыллары, елдагы айлар санын әйтә белергә;
«Уң» һәм «сул»ны аера, төймәсен төймәли, бауларны бәйли белергә;
Кайчы, каләм, карандаш белән эшли белергә, геометрик фигураларны кисә белергә тиеш.
Беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләренә 10 КИҢӘШ
1. Баланың мәктәп укучысы булу теләген төрлечә хуплагыз. Аның мәктәп белән бәйле эшләре, борчу-мәшәкатьләре белән ихластан кызыксыну, беренче уңышларына һәм кыенлыкларына җитди мөнәсәбәтегез беренче сыйныф укучысы булуның мөһимлеген, әһәмиятен аңларга ярдәм итә.
2. Укытучыга һәм гомумән мәктәпкә хөрмәт тәрбияләгез. Бала янында мәктәп, башка балаларның әти-әниләре турында начар яктан сөйләмәгез, укытучыларны тәнкыйтьләмәгез.
3. Баланы мәктәпкә ягымлы сүз белән уңышлы көн теләп озатыгыз. Ә инде «Кара аны, тәртип бозма!», «Укытучыдан кисәтү алып кайтма!» кебек күрсәтмәләрдән тыелып торыгыз.
4. Балагызны башка иптәшләре белән чагыштырмагыз. Баланың үзенә хас шәхси сыйфатларын ачыклагыз.
5. Бала укыган сыйныф һәм мәктәп тормышында катнашыгыз. Әгәр мәктәп сезнең яшәешнең бер өлеше була икән, бала моңа бик нык сөенә.
6. Беренче сыйныфта укучы балагыз белән бергәләп һәр көнгә план төзегез. Баланың тиешенчә ял итүенә, кирәк кадәр саф һавада йөрүенә һәм вакытында йокларга ятуына ирешегез. Йокысы туймаган, ял итмәгән бала укытучы сөйләгәнне тыңлый алмый.
7. Баланың мәктәптә үз-үзен тотышына бәйле кагыйдәләр турында бергәләп сөйләшегез.
8. Баланың ялгышырга да хокукы бар. Ул ялгышудан курыкмасын иде. Онытмыйк, ялгышусыз гына бернигә дә өйрәнеп булмый.
9. Беренче сыйныфта укучының төрле уеннар өчен вакыты калырга тиеш. Мәктәптә уку баланың тормышын тамырдан үзгәртсә дә, аны төрлелектән, уеннардан, шатлык-куанычлардан аермасын иде.
10. Әгәр сезне баланың үз-үзен тотышы, укуга мөнәсәбәте борчый икән, киңәш сорап укытучыга яисә мәктәп психологына мөрәҗәгать итегез.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар