16+

Психолог Зөлфия Максутова: «Гомерлеккә бала булып каласыгыз килмәсә, әти-әниләрегездән акча алуыгызны туктатыгыз»

Бәхет акчада түгел дияргә яратсак та, ансыз яшәү мөмкин түгел. Кайсыбыз мул тормышта яшәргә теләми ди. Психолог, коуч Зөлфия МАКСУТОВА безгә акчага мөнәсәбәтне көйләү һәм аны арттыру серләре хакында сөйләде.

Психолог Зөлфия Максутова: «Гомерлеккә бала булып каласыгыз килмәсә, әти-әниләрегездән акча алуыгызны туктатыгыз»

Бәхет акчада түгел дияргә яратсак та, ансыз яшәү мөмкин түгел. Кайсыбыз мул тормышта яшәргә теләми ди. Психолог, коуч Зөлфия МАКСУТОВА безгә акчага мөнәсәбәтне көйләү һәм аны арттыру серләре хакында сөйләде.

Башы.

– Әти-әниләрнең шундый ­гадәте бар: кирәксә-кирәкмәсә дә, кыстый-кыс­тый, олыгаеп беткән балаларына акча бирәләр. Олыгайгач та әти-­әнидән акча алу дөрес әйберме? Гомумән, алырга ярыймы?
– Акчаның да үз кануны бар. Балигъ булган балага бирелгән һәр сум биргән әти-әнидән һәм баласыннан да 100 сум күләмендә чыгачак. Кайбер әти-­әниләр яратуларын хис белән түгел, ә акчалата белдерәләр. Әти-әнидән акча алса, алар арасындагы энергетик кендек бавы әле өзелмәгән булып чыга. 40ка, 50гә җитсә дә, аларның балалары бала булып кала, ә белгәнебезчә, балаларга күп акча ярамый. Аларга зурлар акчасы кермәячәк, керемнәре аз булачак. Ә менә шул энергетик кендек бавын өзгәннән соң үзеннән-үзе хезмәт хакы да, керемнәр дә артачак. Әти-әниләрдән бурычка гына алыр­га ярый. Балаларны шулай ук, балигъ­лык яшенә җиткәндә, үзләре акча эшли алыр­лык итеп тәрбияләргә кирәк. Ата-­ана баласының зур уңышларга ирешүен теләсә, аны тулысынча тәэмин итеп торырга тиеш түгел. Ни өчен зур урыннарда утыручы түрәләрнең күбесе авылдан чыккан? Чөнки аларның тәэмин итеп торучылары булмаган. Ә әзергә бәзер яшәп, әни пешергәнне ашап, әти тапканны туздыручы балада нәрсәгәдер омтылу каян килсен соң, аның болай да бөтен нәрсәсе бар бит?! Балага акча биреп, ата-ана үзенең дә, баласының да акча керә торган ишекләрен бикләп куя. Сүз, акча бирмичә, баланы бөтенләй ташлау турында түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә юнәлеш биреп, үзенә яшәргә, үсәргә мөмкинлек бирүдә. Америкада юкка гына 16 яше тулуга баланы чыгарып җибәрмиләр, алар шулай үз көннәрен үзләре көтәргә өйрәнә. Гомерлеккә бала булып каласыгыз килмәсә, әти-әниләрегездән акча алуыгызны туктатыгыз. Алмый башлаганнан соң баш миенең, автоматик рәвештә, миңа акча эшләргә кирәк бит әле, дигән кнопкасы кабынып, акча керү артачак. Баланы, 18 тулгач, «Бар, үзең эшли башла!» – дип түгел, ә балачактан әкренләп, мораль яктан әзерләргә кирәк: ул шулай кирәк дип белсен, шуңа омтылсын. Баланы жәлләмәскә кирәк. Ни өчен күпчелек очракта җитеш гаиләдә тәр­бияләнүче балалар арасында кыек юлга басучылар саны күбрәк? Чөнки стимул юк.

– Шәһәрдә яшәүчеләргә дә балаларын 17-18 яшьләре тулуга өйдән чыгарып җибәрү ягын карарга, димәк?
– Балаларны кечкенәдән финанс ягыннан грамоталы итеп тәрбияләргә кирәк. Бодо Шеферның «Пёс по имени Мани» китабын укып чыгарга киңәш итәм. Әлеге китап балалар өчен дип чыгарылган, аны өлкәннәргә дә укып чыгу файдага булыр. Анда акчаны дөрес тота белергә өйрәтелә. Тагын шунысы мөһим: өйдәге эшләрне башкарган өчен балага акча бирмәгез.

– Ир-кеше хатын-кыздан акча алып торса, аның мәңге акчасы булмаячак, дигәнне ишетергә туры килгәне бар. Бу дөресме?
– Бу хакта ишеткәнем юк. Әмма психологик яктан үз фикеремне әйтәм. Хатын-кыз ир-атка акча бирергә һәм бурычка биреп торырга тиеш түгел. Чөнки хатын-кыз көчле затка акча биреп торса, ул аны энергетик яктан юкка чыгара, үзеннән бер баскычка түбән төшерә. Бездә бит шулай кабул ителгән: кем акча күбрәк эшли, шул дәрәҗәлерәк. Ир кеше бу очракта үзен түбәнсетелгән, мескен итеп тоя башлый, үчләшергә, киреләнә башларга яки бала роленә кереп, тагын да күбрәк акча сорый башларга мөмкин. Көчле зат, авыр хәлдә калганда, хатын-кыз ярдәменнән башка чыгарга тиеш, бу аны көчле итәчәк, энергетик инвалид булудан саклаячак.
Гадәттә ир кеше, бурычка акча сора­ганда, башта ир кешеләрдән сорый, алар бирми башлагач, хатын-кызларга «күчә». Ир кеше бурычка алып, түбән төшә һәм аңа карата хөрмәт бетә, тора-бара, мөнәсәбәтләрнең җимерелүенә сәбәпче була. Хатын-кыз, көчсез зат булудан туктап, ир кешене энергетик яктан юкка чыгара. Бурыч алудан көчле затлар гына түгел, хатын-кыз үзе дә бик зур зыян күрә. Ул үзенең нәфис зат табигатен җуя башлый, үз-үзенә ачуы чыга торган була, эчтән үзен җимерә. Хатын-кыз аңа якын булган ир-атлар – әтисе, абый-энесе, ире бәхетле булсын дисә, бурычка акча бирергә тиеш түгел!

Баю өчен акчаны ничек тотарга?

Акчаны җәлеп итү энергиясе кемдәдер бар, кем­дәдер булмаска да мөмкин. Кемгәдер аз гына акча керсә дә җыела, ә кемгәдер күп акчалар кереп тә тиз арада җилгә очарга мөмкин. Акчаны ничек тиз генә кулдан китми торган итеп тота белергә өйрәнергә соң?

1.Хезмәт хакы алганнан соң ай саен 10 процентын кул тими торган урынга яки счетка салып куярга күнегегез. Ул куркынычсызлык мендәре булып тора. Кирәк булса да, аны тотмаска тырышырга кирәк. Куркынычсызлык мендәре ни өчен кирәкме? Әлеге акча төрле сәбәпләр аркасында эшсез калсагыз, эш тапканчы яшәп тору өчен кирәк булачак. Ул чираттагы тун, өйгә өстәл алу өчен тотылырга тиеш түгел. Әбиләр дә тавык оясында маяга йомырка салып калдыра бит. Тавык күбрәк йомырка салсын өчен, диләр. Монда да шулай ук: акча акчага килә! Ай саен шулай 10 процентны җыеп бара башлаганнан соң керемегезнең артуын сизәчәксез. Чөнки без үзебездә акчаны тотып калу (тоту, туздыру турында сүз бармый!) энергиясен эшкә җигәчәкбез. Хатын-кыз акчасы бетсә нишли? Кызып китә, ярсый башлый. Чөнки аның өчен иң мөһиме – стабильлек. Ай саен читкә куелып килгән акча хатын-кызга күңел тынычлыгы бирәчәк. Әлеге 10 процентны кара көнгә дип тә җыярга ярамый. Ни өчен дигәндә, шундый көн килеп җитеп, җыйган акчагыздан җилләр исәргә мөмкин. Әлеге акча җыелганнан соң фатир алып куярга була, чөнки ул бәясен җуймый. Күп кенә байлар нәкъ менә шул 10 процентны җыеп башлап, мал тупларга өйрәнгән.

2.Ай саен хезмәт хакының 10 процентын хәйрия­гә тотарга. Аның 7,5 проценты – әти-әниләргә, ә 2,5 процентын мохтаҗларга тотарга кирәк. Әлеге акчаны шулай ук вакытында биреп барырга, моңа балаларыгызны да өйрәтергә киңәш ителә. Балаларны ни өчен кулланучы булуда гаеплиләр? Чөнки алар гел алырга күнегеп үсә. Әти-әнисе әби-бабасыннан акча алып торганны күреп үскән бала аны шулай булырга тиеш дип кабул итә. Азия илләрендә балачактан ук башта әти-әни, аннары бала аларны тәэмин итеп торырга тиеш дип үстерәләр. Шунлыктан аларда балалар ата-аналарны бездәге кебек картлар йортына илтеп тапшырмый, ә кадер-хөрмәттә, матди яктан ярдәм итеп яши. Хезмәт хакы алып кайтканнан соң үз мисалыгызда балага акчаның ничек бүленергә тиеш икәнлеген күрсәтегез. Әти-әниләр, әлбәттә, акча биргәнне өнәп тә бетермәскә, алмаска да мөмкин. Шунлыктан аларга, кирәкле әйбер өчен берничә ай җыеп, берәр зур бүләк ясарга була.

2,5 процентын мохтаҗларга бирегез. Хәйриягә 10 проценттан артык биргән очракта, сездән, киресенчә, акча китәргә һәм керем кимергә мөмкин.

3.Хезмәт хакының 10 процентын хатын-кызга үз шатлыгы өчен тотарга кирәк. Нәфис затка акча канәгать һәм шат булган очракта гына килә. Көне-төне эшләп тә аның рәхәтен күрмәгән, шатлыгын тоймаган хатын-кызның үзаңы: «Нигә артыгын эшләп торырга соң, барыбер аннан бернинди файда да юк», – диячәк. Шунлыктан хезмәт хакыгызның 10 процентын моңа кадәр үзегез акча кызгана торган әйбергә – массаж, спа-процедуралар, матур эчке кием кебек әйберләр алырга мөмкинлек тудырырга кирәк. Бу хатны-кызга эчке шатлык һәм канәгатьлек хисе китерә. Шатлана белгән хатын-кызга акча җиңелрәк киләчәк.
Алдан санап үтелгән 30 процентны алганнан соң, хезмәт хакының 70 процентына яшәргә үзегезне күнектерегез. Акчаны үзегездән җибәрмичә тотарга өйрәнгәннән соң, керемнәрегезнең артып китүен сизәчәксез.
 Иң мөһиме – безгә килгән мал өчен Ходайга рәхмәтле була белергә кирәк. Рәхмәтле кешеләрнең акчасы да, малы да артачак, ә рәхмәтсез кешенеке артмаячак!

 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading