16+

Равил хәзрәт Бикбаев: «Кыямәт көнендә кояш көнбатыштан чыгар»

Коръәннең «Та-һа» сүрәсендә: «Ул сәгать (кыямәт көне), һичшиксез, киләчәк. (Ләкин) Мин (аның кайчан киләсен) белгертмимен. Һәркем ни кылса, шуныңча әҗер алсын, дип», – диелә.

Равил хәзрәт Бикбаев: «Кыямәт көнендә кояш көнбатыштан чыгар»

Коръәннең «Та-һа» сүрәсендә: «Ул сәгать (кыямәт көне), һичшиксез, киләчәк. (Ләкин) Мин (аның кайчан киләсен) белгертмимен. Һәркем ни кылса, шуныңча әҗер алсын, дип», – диелә.

Изге китапта кыямәт көне бик куркыныч итеп тасвирлана. Таулар кисәк-кисәк булып күктә очар, диңгезләр ярларыннан чыгар, күктән йолдызлар атылып төшәр, адәм балалары кая барып яшеренергә белмичә, чабышып йөрер, атасы – баласын, баласы атасын белмәс. Кешеләр ничек үлгән булса, шул рәвешле кубарылыр... Күрергә түгел, сөйләргә дә куркыныч һәм болар берсе дә уйлап чыгарылган әкият түгел. Болар барысы да хак һәм алар булачак. Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев сүзләренчә, адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, китапларына, тәкъдирнең яхшысы һәм яманы Аллаһтан булуына, ахырзаман вә кыямәт көненең булачагына иман китерергә тиеш.

– Әгәр кеше кыямәт көненә, үлеп-терелмәккә ышанмый яки инде шикләнә икән, ул имансыз санала. Пәйгамбәрләр дә үз өммәтләренә Аллаһны танырга, аңа гыйбадәт кылырга һәм кыямәт көненә ышанырга чакырган, – ди ул.

– Хәзрәт, диндә кече һәм олы кыямәт дигән нәрсә бар. Аларны ничек аңларга?
– Кешенең үлеме аның өчен инде кыямәт. Моны икенче төрле, кече кыямәт, диләр. Үлгәннән соң, адәм баласы берни эшли алмый. Әмма үзеннән соң изге гамәлләр калдырган, игелекле балалар тәрбияләп үстергән булса, аңа әҗер-савап язылып бара. Белгәнегезчә, кеше үлгәч, аның җаны күккә күтәрелә. Вафат булучыны җиргә күмгәнчегә кадәр җаны аны күреп торыр диелә. Шуңа да мәет турында матур сүзләр генә сөйләргә кирәк. Бер ир-ат миңа үзенең төше турында сөйләгән иде. Апасы вафат булгач, аңа туганының күзен йомдырырга кушалар. «Мин бик җирәнгеч кеше, апаның күзен каплагач, кулымны өч тапкыр сабынлап юдым. Икенче көнне апаны төштә күрәм, аны кочакламакчы идем дә, ул миңа, юк, кагылма, кулыңны юасың була бит, диде», – дип сөйләде әлеге ир-ат. Мәетне күмгәннән соң, җаны да кабергә кереп китә, чөнки аның Мөнкир белән Нәкиргә җавап бирәсе була. Алар − кабердә үлгән кешедән җавап алучы фәрештәләр. Аларның «Раббың кем?», «Пәйгамбәрең кем?», «Динең нинди?» дигән сорауларына мөселман кешесе, Раббым – Аллаһ, пәйгамбәрем – Мөхәммәд, динем – ислам, дип җавап бирә. Имансыз кеше җавап бирә алмас, мондый кешене исә кабер газабы көтә. Аны кыйнауларын, җеннәр белән кешеләрдән кала, бөтен җан иясе ишетер, диелә. Болар барысы да кече кыямәткә керә. Аннары инде, Аллаһның сәгате җиткәч, Исрафил фәрештәгә сурга (быргы) өргәч, олы кыямәт башлана, барлык җан ияләре үлеп бетә, бөтен нәрсә җимерелә. Сурга икенче тапкыр өргәч, барысы да терелеп чыга.

– Мәхшәр көненә кадәр ахырзаманның якынлашуын күрсәткән билгеләр турында да сөйләшик әле. Бер сөйләшүебездә аның кече билгеләрен хәзер үк күрергә була дигән идегез, ә аның олы билгеләре кайчан күренә башлый?
– Чынлап та, олы билгеләре әле күренми. Дөнья бетүнең олы галәмәтенә иң беренче Мәһди исемле кешенең килүе керә. Ул шул исем белән танылса да, аның чын исеме Мөхәммәт бине Габдулла була. Мәһди вакытында дөньяда гаделлек хөкем сөрәчәк. Әлеге имам җиде ел идарә итәчәк, игеннәр уңачак, халык җитеш тормышта яшәячәк. Ахырзаманның олы билгеләре бик тиз, бер-бер артлы килеп тора. Тиздән Җир йөзендә бер күзле Дәҗҗал барлыкка киләчәк. Ике күз арасында «кәфәра», ягъни «кяфер булды» дигән язу була. Дәҗҗал «хаклыкны ялган белән яшерүче» дип тәрҗемә ителә. Ул, үзен Аллаһ дип танытып, кешеләрне төрле могҗизалар белән ышандырачак. Аллаһны танымаучылар аңа иярә. Дәҗҗал җирдә 40 көн тора. Аның фетнәсеннән кешеләрне күктән төшкән Гайсә пәйгамбәр коткара, ул Дәҗҗалны үтерә. Гайсә галәйһиссәлам исә 45 ел яшәячәк. Аның чорында мал күбәя, рәхәт тормыш башлана. Сугышлар да булмый, халык дини гыйбадәтләрне өстен күреп яшәячәк. Шуннан соң Йәэҗүҗ-Мәэҗүҗ исемле кавем тарала. Алар җир өстендә кан коячак, соңыннан Аллаһы Тәгалә аларны юк итә. Ахырзаманның тагын бер галәмәте – төтен чыгу. «Духан» (Төтен) сүрәсенең 10-11нче аятьләрендә: «Кыямәт көнен көтүче имансызлар өчен ул көндә күк каты төтен белән тулган булыр. Ул төтен кешеләрне каплар вә әйтерләр: «Бу төтен – рәнҗетүче ґазаптыр», – диелә.

Гайсә галәйһиссәлам вафат булгач, Җир йөзендә кабат дин бик нык зәгыйфьләнә. Намаз да укымыйлар, ураза да тотмыйлар. Ул вакытка Кәгъбәтулланы җимерәчәкләр һәм анда хаҗ да кылмый башлыйлар. Дәббә исемле кеше башлы һәм сөйләшә белә торган хайван чыгачак. Ул, Җир шары буйлап йөреп, иманлы кешеләрнең маңгаена – иманлы, гөнаһлы бәндәләргә имансыз дип пичәт сугып чыгачак. Соңрак тагын бер коточкыч хәл була: кояш көнбатыштан чыгачак. Җир кире якка әйләнә башлый. Кояш көнбатыштан чыкканнан соң, тәүбә ишекләре ябыла. Кешеләр күпме генә тәүбә кылсалар да, алар кабул булмый. Пәйгамбәребезнең: «Тәүбә ишекләре җаныгыз бугазыгызга терәлгәнче һәм Кояш мәгърибтән чыкканчыга кадәр ачыктыр», – ди. Кыямәт көненә бер көн кала, җил чыга һәм шул вакытта иманлы кешеләр йоклаган вакытларында җиңел генә үлеп тә китә. Җир йөзендә имансызлар гына кала. Һәм җомга көне ахшамнан соң мәхшәр көне җитә. Исрафилнең сурга өрүе шушы вакытта була. Аллаһ бөтен җир өстен тигезли, диңгезләр кушыла. Бу вакыйгалар Коръәннең «Хаҗ» сүрәсендә сурәтләнә: «Ул көнне күргән һәр имезүче хатын имезә торган баласын онытыр, вә һәр йөкле хатын йөген вакытсыз төшерер, вә ул көндә кешеләрне исерек күрерсең, алар хәмер эчеп исерек түгел, ләкин Аллаһ ґазабы катыдыр, куркып, гакыллары китәр». Кешеләр ни эшләргә белми аптырап, куркышып чабышыр. Кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланачак. Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшылыкны ник күбрәк кылмадым, яманлыкны ник кылдым, диярләр. Исрафил сурга икенче тапкыр өргәч, кешеләр каберләреннән кубарылып чыга.

– Үлгән кешеләр ничек тереләчәк?
– Кеше үлсә дә, аның койрык сөягендәге бер күзәнәк үлми. Ул шуннан терелеп чыга. Аллаһы Тәгалә яңгыр яудыра һәм һәр кешенең тәне үсеп чыга. Җаннары тәннәре белән кавышачак.
 
– Кешеләр анда туганнары белән бергә табышачакмы?
– Аларның үзара сөйләшүләре турында хәбәрләр бар. «Инфәтар» сүрәсендә: «Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр», – диелә. Әтисе, улы янына килеп, мин яхшы әти идемме, дип сорар. Улы, әйе, дигәч, миңа бер изгелеңне бир әле, дияр. Улы, үземә кирәк, ди. Аннары ир хатыны янына барыр, аңардан да бер изгелеген бирүен сорар. Анысы да, үземә кирәк, дияр. Ул көндә ата үз улының гөнаһын өстенә алмас һәм баласы атасының гөнаһысыннан аз гынасын да өстенә алмас.

– Халык мәхшәр мәйданында анадан тума килеш торыр, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
– Кешеләр – ялангач, ирләр сөннәткә утыртылмаган килеш торгызылачак. Пәйгамбәребез, анадан тума ялангач булачаксыз, дип әйткәч, хатыны Гайшә аптырап кала һәм: «Йә рәсүлуллаһ, ничек инде ялангач ирләр белән хатыннар бер урында җыелып торыр?» – дип сорый. Пәйгамбәребез: «Әйе, ирләр, хатыннар бергә җыелып, бөтенесе ялангач булыр, ләкин аларның кайгылары ул булмас», – ди. Соңрак аларга киемнәр бирелә. Башта кием Ибраһим галәйһиссәламгә бирелә, аннары башка пәйгамбәрләр киенә һәм соңыннан кешеләргә дә кием таратыла.

– Хисапка кадәр кешеләр мәхшәр мәйданында берничә дистә мең ел басып торалар, имеш...
– Аллаһ Раббыбыз безне сөаль мәйданында 50 мең ел буе бастырып тотачак. Анда торганда, кешеләр, гамәлләренә карап, тиргә батачак. Берәүнең ул – тубыктан, икенчеләрнең – тездән, өченчеләрнең – билдән, дүртенчеләрнең колак очына кадәр була. Моннан тыш, тир 70 ел тирәнлеккә төшеп китәр. Димәк, башта әле ул җиргә сеңә. Изге гамәлләр кылып яшәүчеләрне Аллаһы Тәгалә гарше күләгәсендә тотар. Эсселектән миләре кайнап чыгарга торган халык, хисап башлансын инде дип, Адәм галәйһиссәламгә, аннары Нух, Ибраһим, Муса пәйгамбәрләргә барачак. Алар, бүген шәфәгать кыла алмаячакбыз, диләр. Шуннан Гайсә галәйһиссәлам аларны Мөхәммәд Пәйгамбәр янына җибәрәчәк. Мөхәммәд Пәйгамбәр, сәҗдә кылып, Аллаһтан хисап башлауны сорый.

– Гамәл дәфтәрләре кайчан таратыла?
– Хисап алдыннан. Гамәл дәфтәре бәхетле кешенең – уң ягыннан, бәхетсезләрнең сул яки артларыннан килә. Иманлы бәндәләр, укучы бала «бишле» алгач көндәлеген күрсәтеп мактанган кебек, баш очында гамәл дәфтәрен селкер. «Хаккат» сүрәсендә әйтелгәнчә, ул көндә фаш ителерсез, сездән һич нәрсә яшерен калмас, ялгыш һәммә эшегез күрсәтелер. Әмма гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: «Ий җәмәгать, килегез, минем гамәл дәфтәремне укыгыз, мин дөньяда белдем бүген хисапка юлыгачагымны», – дияр. Гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше: «Миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы! Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы! Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде», – дип уфтаныр. Аллаһы Тәгалә изге бәндәләрен үз янына чакырып, яшерен сөйләшәчәк. Җәннәткә хисапсыз рәвештә генә дә керүчеләр булачак. Имансыз яки гөнаһлары күп булганнар исә башкалар алдында фаш ителә. Яман гамәлләрен барлаганда, алар, юк, аны мин эшләмәдем, дип карышыр. Андый вакытта Аллаһ аларның авызларын каплый һәм шуннан аяк-куллары телгә килә. Сорау алу тәмамлангач, җәһәннәм өстендә торган сират күпере аша чыгачаклар. Гөнаһлылар аны үткәндә коелып, җәһәннәмгә төшеп барачак, ә иманлы һәм изге гамәлләре куп булган бәндәләр аны бик тиз генә үтеп китә. Безнең дә һәрбарчабызга Аллаһ кушканнарны үтәп, дөньядан иман белән үтәргә һәм җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсә иде.

Язмага реакция белдерегез

48

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    БИК файдалы мәкалә! Аллаһның Рәхмәте яусын!

    • аватар Без имени

      2

      0

      шак катмалы.Рэхмэт.

      • аватар Без имени

        2

        0

        АЛЛАМ уже хаклахын ыстагарифулла

        • аватар Без имени

          1

          0

          Бик куркыныч инде,шынын турында уйлысында вообще куркыта,минем ирем конечно бу эйберлэргэ вообще ышанмый,каян белэсен Син ничек булганын Дир,Аны беркемдэ белми нэрсэ безне кеткэнен Дир,мин анын эчен куркып куям хэттэ ул шылай сули Дэ,ырышам мин Аны ,но тынламый,улгэчтэ фэрештэлэр килеп сорау ала дигэчтэ,кем эйтте Дир,кем булса да Кире аннан кайтып сулэде что ли Дир,мин узем ышанам андый эйберлэргэ,э вот ирем башынны катырма нэрсэ булганын беркемдэ белми Дир, Аллах Ка мен кат шекер

          Мөһим

          loading