16+

Ресторанда эшләүче бармен белән әңгәмә: «Хезмәт хакы түбән, әмма чәйлеккә калдырылганы шактый җыела»

Дүрт еллык эш тәҗрибәсенә ия бармен клиентларга хезмәт күрсәтү “осталыклары” турында сөйләде. Һәр һөнәрнең кеше күзеннән яшерелгән яклары була. Аларны, бер яктан, күрмәвебез белән бәхетле булсак, икенче яктан караганда, белеп торуың комачау итмәс. 

Ресторанда эшләүче бармен белән әңгәмә: «Хезмәт хакы түбән, әмма чәйлеккә калдырылганы шактый җыела»

Дүрт еллык эш тәҗрибәсенә ия бармен клиентларга хезмәт күрсәтү “осталыклары” турында сөйләде. Һәр һөнәрнең кеше күзеннән яшерелгән яклары була. Аларны, бер яктан, күрмәвебез белән бәхетле булсак, икенче яктан караганда, белеп торуың комачау итмәс. 

Танышым Матвей (исеме үзгәртелде) берничә ел ресторанда бармен булып эшләгән. Бу эшнең үзенчәлекләре турында әңгәмә кордык.

– Матвей, әлеге һөнәр үзенә нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Уку йортын тәмамлагач, бераз акча туплау максатыннан, ресторанда эшләп алырга уйладым. Әмма бераз гына дигәнем дүрт елга сузылды. Шушы вакыт аралыгында тәҗрибә дә тупладым, дуслар да таптым, кешеләрне дә шактый гына аерырга өйрәндем. Шулай ук мәхәббәтемне дә очраттым. Дөрес, бинабызның икенче катындагы ресторанда администратор булып эшләгән Анжела белән юлларыбыз соңрак аерылышты. Мөнәсәбәтләргә нокта туйга әзерләнгәндә куелды. 

– Кайсыгызның теләге буенча?
– Мин кызу канлы кеше, әмма тиз сүреләм. Анжелага тыныч тормыш кирәк булды. Үзгәрмәячәгемне аңлагач, яратуына карамастан, араларны өзәргә уйлады. 

– Һөнәреңә әйләнеп кайтыйк әле. Акчасыннан канәгать идеңме?
– Хезмәт хакы түбән, әмма чәйлеккә калдырылган һәм хәйлә юлы белән керткән акчаны да кушсаң, яхшы гына сумма җыела.

– Хәйлә белән дигәне ничек була? 
– Алдалау. Бу күбрәк касса аша үткәрми генә эчемлекләрне сатып җибәрү дигәнне аңлата. Күпчелек очракта бар өстәле янына килеп утырган кунаклар белән шулай эшли идем, чөнки арабызда официант та, администратор да тормый. Заказ турыдан-туры миңа килә. Официантлар өлгермәгән чакта залга чыгарга туры килгән вакытлар булгалады. Анда да заказны касса аша үткәрмәскә тырыша идем.

– Сизеп алырлар дип курыкмадыңмы? 
– Күп урында камера торса да, никтер аны бар зонасына куймаганнар иде. Бу җитәкчеләрнең уйлап бетермәвеме, әллә акча кызганулары аркасындамы – белмим. Әгәр куркып утырсаң, кесәң калыная алмый инде.

– Алдауның нинди юлларын куллана идең?
– Күп инде алар, барысын да искә төшереп, әйтеп бетерә дә алмам. Сөт өсте (сливки) урынына сөт бирү, эчемлекләрне тиешледән әзрәк салу, кыйммәтле хәмер урынына очсызлыны сату (рюмкага салып биргәч күбесе аера алмый), күп итеп боз салу... Коньякка аракы һәм куе кара чәй кушкан чаклар да була иде. Аннары бер компаниядә күп кеше утырса, өстәвенә, алар исергән дә булса, берничә стакан эчемлек өстәгәнне сизмәскә дә мөмкиннәр.

– Ә сизеп алган очраклар булмадымы?
– Берничә тапкыр булды. Мәсәлән, билгеле бер маркадагы коньякны эчеп күнеккән кеше аның тәмен яхшы белә. Андый вакытта тавышны зурга җибәрмәс һәм клиент җитәкчеләргә ирештермәсен өчен юмалыйсың инде. Башка кыйммәтле эчемлек һәм, мәсәлән, үз кулларым белән матурлап бизәлгән капучиноны бушлай тәкъдим итә идем.
Ә хисап кәгазендәге артык эчемлекләрне сизсәләр, ялгышканбыз, дип гафу үтенә идек. 

– Рестораныгыз кыйммәтлеме?
– Бик дәрәҗәле ресторанда эшләдем. Анда күбрәк бизнесмен ир-атлар йөри. Стиле дә ир-атларга яраклаштырып эшләнгән. Кемдер һәр көнне иртәнге һәм төшке ашка керә, кемдер эшлекле очрашуларны биредә үткәрә. Тамагы туйган кешедән килешүгә кул куйдырту җиңелрәк бит. 

– Бу эшнең ошамаган яклары бар идеме?
– Соңгы клиентка кадәр эшләү. Ишектә ресторан төнге уникегә кадәр эшли дип язылса да, кунаклар китеп бетмичә, кайта алмыйсың. Бер официант, бармен һәм администратор ахыргача калырга тиеш. Гадәттә, андый очраклар берәр бәйрәмне билгеләп үтүчеләр белән була. Исерешкән дуслар аерылыша алмыйча төнге икегә-өчкә кадәр утыра. 

– Ресторан белән бәйле берәр кызыклы вакыйга сөйли аласыңмы?
– Мин сөйлисе хәлне кызыклы дип әйтеп булмыйдыр. Кызганыч дисәм, дөресрәк. Кагыйдә буенча, заказ кабул иткәч, официант компьютерга кунаклар санын төгәл кертергә тиеш. Әмма болай эшләүчеләр бик аз, чөнки аңа әһәмият бирүчеләр юк дәрәҗәсендә. Бервакыт ике ир-ат кичке ашка керде. Шактый гына утырганнан соң, исәп-хисап кәгазен сорадылар. Аннары чектагы кешеләр саны бер генә икәнлеген күреп, тавыш чыгардылар, чөнки алар Казанга командировкага килгәннәр икән. Кайткач тору урыны һәм ашау-эчү өчен акчаны кайтартасылары бар. 
Эш директорга кадәр барып җитте. Җитәкче ялгышы өчен официанттан түләтте. 8 мең сум икәнлеге истә калган. Ул елларда бу шактый сумма иде әле. Ә кунаклар бернәрсә өчен дә түләмәде.

– Кыйммәтле эчемлекләр буенча алдамасыннар өчен нишләргә кирәк соң?
– Иң яхшысы – бар өстәле янында үзең карап торып салдыртырга. Әмма бу да өлешчә генә саклый. Минем ише остарган барменнар шешәсенә үк башка әйбер агызган булырга мөмкиннәр. Әгәр эчемлекләр белгече түгелсез икән, сезне алдау берни тормый. 

Фото: https://unsplash.com/
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading