16+

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН: «Каршылыклар сазлыгына батып, мөселманнар проблемаларыннан читләшмәсәк иде»

21 июльдә, Идел буе Болгарында рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан, «Изге Болгар җыены» узачак. Җыен алдыннан, традициягә әверелгәнчә, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтәр дип көтелә.

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН: «Каршылыклар сазлыгына батып, мөселманнар проблемаларыннан читләшмәсәк иде»

21 июльдә, Идел буе Болгарында рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан, «Изге Болгар җыены» узачак. Җыен алдыннан, традициягә әверелгәнчә, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтәр дип көтелә.

Форумда катнашучылар дин өлкәсенә кагылышлы нинди мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышырга җыена? Бүгенге имамнарны нәрсәләр борчый? Без әлеге сорауларны Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк МӨХӘММӘТШИНга бирдек.

Җыен алдыннан

– Өч ел элек Болгар җыенында Болгар ислам академиясе нигезенә таш салынган иде, үткән елны аны ачу тантанасында катнаштык. Быел андый зур чаралар көтелмәсә дә, җыенга бик күп кунаклар чакырылды, Россиянең бөтен мөфтиләре киләчәк, мөселманнар өчен җыен, гадәттәгечә, традицион бәйрәм формасында үтәчәк.

– Җыен алдыннан дин әһелләре форумы да көтелә. Анда быел нинди мәсьәләләр каралачак?
– «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы быел тугызынчы тапкыр үтә. Форум мәшһүр мәгърифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу кысаларында оештырыла. Чараның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Форум алдыннан делегатлар дүрт секциягә бүленеп эшләячәк. Утырышларны ел да җанландырырга, төрлеләндерергә тырышабыз. Быел да ел дәвамында җыелган проблемаларны барлап, шулар турында уртага салып сөйләшәчәкбез. Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм андагы проблемалар турында фикер алышу булачак. Монда сүз дини уку йортлары тирәсендә түгел, мәчетләр каршында эшләп килүче курслар турында барачак. Татарстанда барысы 1500 мәчет бар, аларның 800ендә мәчет каршында курслар эшли. Аларда укыту өчен өч еллык программа, дәреслекләр эшләнде. Быел дистәләп мәчеттә «Без – татарлар» дигән проект гамәлгә ашырылды. Анда татар теле генә түгел, татар тарихы буенча да дәресләр оештырылды. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылган, аны өйрәнү чикләнгән вакытта, мәчетләрне шушы проблемаларны күтәрә алырлык бер объект итеп файдаланырга тиешбез. Шуның өчен мәчетләр каршындагы курсларның актуальлеге арта. Аларда ике меңләп укытучы эшли, аларның һәрберсен барлап, белемнәрен тикшереп, имтиханнар бирдерттек, ел да квалификация күтәрү курслары уздырабыз.

Укытучыларның идеологик яктан тотрыклы булулары да бик мөһим. Үзегез беләсез, традицион булмаган дини агымнарга иярүчеләр дә юк түгел. Ә мөгаллимнәрнең яңа мәчеткә килгән шәкертләргә дөрес юнәлеш бирүе зарур. Секциядә карала торган икенче мәсьәлә – мәктәпләрдә дин нигезләрен укыту. Мәктәпләрдә «Диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви әхлак нигезләре» дигән фән укытыла. Мәгариф министрлыгы аны беренче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр укытырга кирәк дигән идеяне алга сөрә. Аны кертә калсалар, безнең моңа бернинди әзерлек юк. Кадрлар да, дәреслекләр дә юк. Бу да бик җитди мәсьәлә.

«Татарларның изге урыннарын барлау мөһим»

– Соңгы вакытта татар галимнәренең рухи мирасын өйрәнү зарурлыгы турында еш сөйлиләр. Форумда аның турында фикер алышу булачакмы?
– «Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле» дигән секция эшләячәк. Әлеге тема, чынлап та, елдан-ел актуальләшә. Ни өчен дигәндә, мирасны фәнни яктан гына өйрәнү дөрес булмас иде, чөнки мирас тирәсендә идеологик спекуляцияләр сизелә башлады. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ваһһабчылык идеологиясе күренә, революциягә кадәр ваһһабчылык көчле булган, аны тыныч кына кабул иткәннәр, нишләп хәзер ваһһабчыларны тәнкыйть итәсез диючеләр бар. Алар шул рәвешле үзләренең җәмгыятьтәге позицияләрен мираска бәйләргә тырышалар. Бу инде рухи мирасны өйрәнүне икенче яссылыкка чыгара. Безнең бурыч Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен барлау гына түгел, аларга үз бәябезне дә бирү.

– Моннан биш ел элек «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясе кабул ителгән иде. Форумда аны җанландырып җибәрү, тулыландыру планлаштырылмыймы?
– Аның турында һичшиксез сүз булачак. Әлеге документ үз эченә ислам тәгълиматының нигезләрен, дәүләт конфессиональ мөнәсәбәтләрне, хәзерге заман өчен мөһим иҗтимагый мәсьәләләрне алган. Дөнья һәм кыйммәтләр үзгәреп тора, концепциянең һәрбер пунктын карарлар белән тулыландырырга кирәк. Концепциядә күрсәтелгән бурычларның берсе – традицион кыйммәтләрне тарату, әлеге өлкәдә Татарстанның үз тәҗрибәсе бар. «Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә» эшләнде, хәзер аны, бүгенге көн вазгыятеннән чыгып, яңарту өстендә эш бара. Татарстан казыйлары никах һәм талак мәсьәләләре буенча нигезләмә әзерләде. Болар да концепциянең төрле бүлекләрен тулыландыру рәвешендә бара. Тагын бер секциядә сүз татар дөньясында ислам дине белән бәйле туристик маршрутлар булдыру турында барачак. Татарларның изге урыннарын барлау шулай ук мөһим. Әйтик, ил буенча татарлар арасында билгеле булган ишаннарның күмелгән урыннарын барлап, бер маршрут эшләргә була. Самара, Чувашстан, Ульяновскида мондый кызыклы урыннар күп.

«Ничә нәзарәт булырга тиеш – җавап юк»

– Рәфыйк әфәнде, Россиядә 85 Диния нәзарәте эшләп килә. Кайсыбер төбәкләрдә хәтта берничә мөфтият исәпләнә. Бу бик зур сан кебек, моның кадәр үк кирәкме икән?
– Диния нәзарәтләре ни өчен күп, ни өчен аз дигән сорауга тәгаен җавап биреп булмый. Ислам динендә вертикаль хакимият юк. Ислам ул – демократик дин. 85 нәзарәт чынлап та күп, әмма ул никадәр булырга тиеш – бу сорау бүгенге көндә ачык кала. Сүз дә юк, мөфтиятләрнең саны күп булу проблемалар да тудырмый калмыйдыр. Моны мин күбрәк субъектив проблема, амбицияләр дип уйлыйм. Үзәкләшкән диния нәзарәтләре карарлары аларга барып җитеп, соңгылары аңа җаваплы карап үтәсәләр, бернинди дә проблема юк. Каршылыклар сазлыгына батып, мөселманнар проблемаларын хәл итүдән читләшсәләр, әлбәттә, өммәтебез өчен әйбәт булмаячак. Дини оешмалар үзара дустанә булып, үз эшчәнлекләрен имам Әбү Хәнифә юнәлешендә алып барсалар, эш нәтиҗәле булачак. Мисалга, Татарстанда 1500 мәчет белән бер генә Диния нәзарәте эшләп килә һәм ул бик сыйфатлы эшчәнлек алып бара.

– Имамнар әзерләү мәсьәләсе турында да сөйләшик әле. Татарстанда өч дини югары уку йорты, тугыз мәдрәсә эшләп торса да, авыл җирләрендә эшләүче яшь имамнарга һаман кытлык сизелә.
– Уку йортларын тәмамлаганнарның барысы да мәчеткә барып эшләсә, 25 ел эчендә 1500 мәчеттә икешәр-өчәр имам булыр иде. Әмма яшьләрне эш хакы, торак проблемасы борчый. Аларга социаль гарантияләр юк. Югары белемле шәкертне, бәлки сәдакасы булыр, берәр әбиеңдә яшәп тор, дип җибәреп булмый. Авыл җиренә яшь имамнарны кайтару бик авыр. Гаиләле булгач, алар барыбер шәһәргә китү җаен карый башлый. Авыл имамнары үзләрендәге яшьләрне мәдрәсәгә укытырга җибәрү, үзенә алмаш әзерләү турында уйланалар. Шундый тәҗрибә дә бар. Диния нәзарәте авылга кайтучы имамнарга аена унбишәр мең сум грант биреп тә кызыксындыра.

– Мәчетләрдә җомга намазларын татар телендә укыта башлау җәмәгатьчелектә шактый бәхәс уятты. Нәтиҗә ясап әйтергә буламы әлегә: ул үзен аклыймы?
– Бездә мәчеткә йөрүчеләр арасында татарлар бик күп. Аларга үз туган телләрендә вәгазь уку безнең өчен бик мөһим. Телне белмиләр дип акланырга кирәкми, мәчетләрдә бушлай татар теле курслары оештырылды. Теләге булган һәр кеше килә ала. Әлеге курсларны тәмамлаучылар безнең институтка укырга килә башлады, дин белән кызыксынулары артты. Бу зыялылар арасында да сизелә, алар безгә читтән торып укырга керделәр. Нәтиҗәсе юк түгел. Без үз туган телебезне саклар өчен бөтен юлларны да файдаланырга тиешбез.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading