Шәһри Казан

Рифат Сәлах: «Шул ук кояш, ләкин яңа көн...»

Рифат Сәлах 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Иҗат белән мәктәптә үк кызыксына башлый, тел һәм әдәбият олимпиадаларында катнаша, шигырьләре гәҗит-журналларда басыла. Бүген инде ул – үз буынының иң өлгергән шагыйрьләреннән, үз сукмагы, үз сүзе бар, унга якын китап авторы. Һәм ул бүген – безнең кунагыбыз.

– Күпләр, шагыйрьлек Ходай тарафыннан бирелә, дигән фикерне яклый. Син ничек карыйсың? 
– Әлбәттә, сәләт тә, илһам да Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә. Бу турыда шигем юк. Бер хирург әйткән иде, иҗат кешеләренең баш миендә әллә нинди бер матдә бар, имеш. Андый эшкә теләсә кем тотына алмый, диде. Медицина буенча башкалардан ниндидер аермабыз бар дип әйтә алмыйм, ләкин билгеле бер юнәлештә тәрбия күрсәң, белем алсаң, иҗат итүнең серен ачып була кебек. Шулай да, иҗат кешеләренең башка кешеләрдән ниндидер аермасы юк шикелле: ашыйбыз, эчәбез, йоклыйбыз. Бәлки, рухи тетрәнүләргә башкаларга караганда ешрак дучар булабыздыр.

– Соңгы вакытта «Ничек язучы булырга?» дигән темага төрле видеоязмалар күбәеп китте. Язучылыкка өйрәнеп буламы? Өйрәнергә кирәкме?
– Әйе, язучы булырга да, шагыйрь булырга да өйрәнеп була, ләкин балачактан башларга кирәк, китап­ларны яратырга, дөньяны нечкә тоемларга өйрәнергә, күзәтүчән булырга. Татарстан китап нәшриятында эшләгәч, төрле эшләр күрер­гә туры килә. Кызык бер нәтиҗәгә килдем: әгәр кешенең өйрәнү теләге бар икән, аңа камилләшү юллары ачык. Күбесе үзләренең тәкәбберлекләрен җиңә алмый, язылган әйберләрен шаһәсәр дип кабул итә. Шуңа югары күтәрелә дә алмыйлар.

– Көн таләбенә ярашлы әдәбият бар. Бар фәкать сәнгать өчен язылганы. Син кайсы яклы? Ни өчен? 
– Көн таләбенә ярашлы әдәбият дигән әйбергә аптырап карыйм мин. Ничек инде иҗатчы, туктале, бүген шушындый сүзләр кирәк, дип яза ала икән? Минем өчен бу бик катлаулы әйбер. Фәкать сәнгать өчен дигәне, әлбәттә, күңелгә якынрак. Шулай да, мин ул төшенчәне башкачарак әйтер идем. Күңел кушканга күрә язу дигән сүз күбрәк ошый.

Язучы, шагыйрь кеше, әлбәттә, алдан план корып иҗат итә ала, минемчә. Гомумән, кемгәдер ярарга тырышып иҗат итү әдәбиятны да, иҗат куәсен дә бетерә. 

– Бүгенге тормышка шигъ­риятнең тәэсире бармы? Булса ничек?
– Бүгенге тормышка шигъ­риятнең тәэсире югалып бара иде кебек. Кинәт кенә барысы да үзгәрде. Бөтен социаль челтәрләрдә кеше шигырь белән сөйләшә башлады бугай. Матур шигырьләр күргән һәр кеше, алтын тапкан шикелле, аның белән уртаклашырга тырыша. Кешенең зәвыгын хәтта мессенджерда сиңа нинди шигырь җибәрүенә карап билгеләргә була хәзер.

Халкыбыз шигырьне аеруча ярата нигәдер. Дөрес, бу әле шигырь китаплары яхшы сатыла дигән сүз түгел, әлбәттә. Ләкин хат язганда, милләттәшләребез шигъри сүзгә еш мөрәҗәгать итә. Башка милләтләрдә дә мондый хәл бармы икән, төгәл генә әйтә алмыйм.

– Чын шагыйрь, синеңчә, нинди булырга тиеш?
– Чын шагыйрь, минемчә, туры сүзле һәм милләт гаме белән янып-көеп яшәргә тиеш. Югыйсә ул, ­шагыйрь булудан туктап, гади бер такмакчыга гына әйләнеп кала.

Реклама

– Хәзер һәр ике кешенең берсе диярлек шигырь яза һәм һәркем үзен бөек дип исәпли. Менә шушы бөекләр арасында югалып калмас өчен нәрсә эшләргә?
– Ике кешенең берсе шигырь язу бик уңай күренеш, әлбәттә. Зур шагыйрьләребез яшәгән вакытта да андый шигырь язучы кешеләр күп булган. Шулай да халкыбызның зәвыгы югары булу сәбәпле, вак-төяк такмакчылар тиз эреп югалган. Үз-үзеңне бөек дип исәпләп кенә бөек булып булмый ул. Шуңа күрә һәрвакыт үзеңә тәнкыйть күзлеге белән карап, камилләшергә юл эзләргә кирәк.

– Кайчагында без сәләте чамалы дип уйлаган язучылар да бик популяр булып китә. Моның сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсың?
– Кемне күбрәк рекламаласалар, шул яхшы кебек тое­ла инде ул. «Ашка тозны салып була, тик алып булмый кире» дигән җырны радиодан ешрак әйләндерсәләр, ирексездән, бу сүзләрдән тирән мәгънә эзли башлыйсың. Әлбәттә, бүген төрле PR технологияләре бар. Шуннан оста файдаланып, популяр булып була үзе. Ләкин талантың булмаса, ул популярлык озакка сузылмаячак. 

– «Укучы зәвыгы» дигәнрәк нәрсә бар. Бу беренче карашка бик абстракт булып тоелса да, иҗатчының популярлыгын билгеләүче төп нәрсәләрнең берсе. Ул зәвык белән берәр ничек идарә итеп буламы?
– Зәвык укучының белем дәрәҗәсенә, көнкүрешенә һәм дөньяга карашына турыдан-туры бәйле, минемчә. Зәвык белән идарә итеп булмый, аны тәрбияләп кенә була. Кеше, күбрәк укыган саен, рухи яктан үсә бара һәм аны инде элек укыган җиңелчә әсәрләр канәгатьләндерми башлый, ул бер башка өскәрәк күтәрелә. Аның тирән фикергә, югары сәнгатькә ихтыяҗы арта. Шулвакыт укучы башка авторларны эзли башлый.

– «Бүгенге чорның яшьрәк шагыйрьләреннән кемнәрне укырга?» дигән сорау булганда, сине тәкъдим итүчеләр дә күп. Ә үзең кемнәрне тәкъдим итәр идең?
– Хәзер яшь шагыйрьләр күп һәм алар барысы да югары кимәлдә иҗат итә. Һәрберсенең үз рухы, үз сулышы бар. Ленар Шәех, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләйлә Хәбибуллина, Гүзәл Закирова иҗатларында чын татар шигъриятенең энҗеләрен табарга була. Йолдыз Миңнуллина иҗаты халкыбызны Европа фикер сөреше белән баета. Әдәбиятыбыз күгендә Миләүшә Гафурова исемле яшь шагыйрә кабынып килүенә сөенәм. 

– Үз шигъриятеңне үзең ничегрәк күз алдына китерәсең? Рифат Сәлах башкалардан нәрсәсе белән аерыла?
– Үз-үзеңә читтән каравы авыр. Объектив бәя бирүе дә кыен. Шигырьләрне язганда ихлас булырга һәм кешеләрнең күңеленә гүзәллек өләшергә тырышам.

– «Шагыйрьләр – Алла бәндәләре, мин аңламыйм» – дип әйтүчеләр дә бар. Сине барысы да аңлыймы? Гомумән, кирәкме ул адәм баласына башкаларның аңлавы? Ни өчен?
– Нигәдер, гомумән, бу турыда артык уйланмаганмын. Әле килеп: «Мин сине аңламыйм», — дигәннәре булмады. Бөтен кешене дә аңлап бетереп булмый ул. Аңлаган кеше болай да аңлый, ә аңларга теләмәгән кешенең аңламавы хәерле.

– Бүгенге заман кешесен нәрсә белән чагыштырыр идең? Ни өчен?
– Бүгенге заман кешесен орхидея гөле белән чагыштырыр идем. Үзе матур да, үзе ясалма да шикелле. Ләкин шушы рухи салкынлык вакытында чәчәк ата ала.

Фотолар: yalkyn.com, vk.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: