Шәһри Казан

Марат Кәбиров тег белән яңалыклар

  • 20 гыйнвар 2020 - 15:46
    Куркыту
    Кеше куркытудан да кызыклырак әйбер юк дөньяда. Була бит инде шундый затлар, кылт иткән тавышка да үрә сикерер­гә генә тора.
    1997
    1
    1
  • 15 декабрь 2019 - 17:30
    Бурлар
    Адәм балалары хәзер бераз сәерләнде, үзләренә бикләнде, бер-берсе белән аралашырга атлыгып тормый, диләр. Дөреслек бар инде бу сүзләрдә. Элек бит авылда һәрбер чара – каз өмәсе яки сугым булсынмы, туй-фәлән булсынмы – гөр килеп уза торган иде. Бар авылга бәйрәм була. Хәзер кемнең нәрсә эшләгәнен дә белгән кеше юк. Күршеңдә нинди хәлләр булганын да кибеткә чыгып берәр атказанган гайбәтчене очратсаң гына белеп кайтасың.
    2155
    0
    2
  • 19 ноябрь 2019 - 10:56
    Газинур Морат дусларын җыйды: Марат Кәбиров сөйли, Данил Салихов белән Гәрәй Рәхим җырлый, Галимҗан Гыйльманов бии, Батулла уйный
    Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилеен үткәрү өчен дуслары белән аралашу форматын сайлаган. Кичә татар язучылары каләмдәшләренең юбилеен бәйрәм иттеләр.
    2614
    0
    1
  • 26 октябрь 2019 - 14:00
    Телисеңме?
    Менә кайчагында нәрсәдер эшләргә кирәк була. Тормыш бит инде бу. Нәрсәдер алырга теләсәң, нидер эшләргә кирәк.
    1750
    0
    0
  • 25 июль 2019 - 15:33
    Марат Кәбиров Равил Фәйзуллин турында: «Менә син попробуй, аның белән ярышып кара!»
    Бер карасаң, әллә нәрсәсе дә юк инде аның. «Равил Фәйзуллин йөзүләре» дигән нәрсәне әйтәм. Бу – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган көнендә, язучыларның җыелышып бер күңел ачып алуы.
    2250
    0
    2
  • 21 июль 2019 - 16:00
    Әдәп (МАРАТ КӘБИРОВ)
    Чир басты әле бөтен дөнья­ны. Дөресен генә әйткәндә, мин үземнең киләчәкне башка төрлерәк итеп күз алдына китерә идем.
    1423
    0
    4
  • 7 июль 2019 - 11:01
    Җир
    – Квартплатаны тагын арттырганнар... Барысына да ипләп кенә хак күтәрелә. Кибеткә кереп юк-бар гына алсаң да ким дигәндә биш йөзеңне калдырып чыгып китәсең. Ә хезмәт хакы турында уйлаучы юк. Шайтан алгыры!
    1562
    0
    0
  • 28 июнь 2019 - 09:58
    Марат Кәбиров: «Мин ни өчен язганымны үзем дә белмим бугай»
    Теләк дигәннән, менә мин язучы кеше бит инде. Ни өчен язам дип уйлыйсыз? Юк, акча өчен дә, популярлык өчен дә түгел. Аның өчен язсам, бүгенге укучылар зәвыгына туры китереп бер каптырмалы мәхәббәт маҗаралары әтмәлләр идем дә шулардан серияләр ясап сатар идем. Алалар. Беләсеңме, безнең халык ничек ярата андый нәрсәне.
    1547
    0
    10
  • 27 июнь 2019 - 13:25
    Ленар Шәех: «Проза – хатын-кыз язучылар кулында, драматургия – йокылы-­уяулы хәлдә, балалар әдәбияты «картаеп бара»
    Ленар Шәех әдәбиятка бик яшьли килеп керде. Сокландырып килеп керде, сокландырып иҗат итә. Бүген ул – Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары, әллә нинди премия­ләре бар. Тик миңа ни өчендер Ленарның төп вазифасы – иҗатчы, төп премиясе – укучылары мәхәббәтедер кебек тоела. Әлбәттә, аның турында күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Бүген ул – безнең кунагыбыз. Үзеннән сөйләтик әле.
    9802
    1
    1
  • 16 июнь 2019 - 12:50
    Рифат Сәлах: «Шул ук кояш, ләкин яңа көн...»
    Рифат Сәлах 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Иҗат белән мәктәптә үк кызыксына башлый, тел һәм әдәбият олимпиадаларында катнаша, шигырьләре гәҗит-журналларда басыла. Бүген инде ул – үз буынының иң өлгергән шагыйрьләреннән, үз сукмагы, үз сүзе бар, унга якын китап авторы. Һәм ул бүген – безнең кунагыбыз.
    7693
    0
    9
  • 12 май 2019 - 08:50
    Биш алма
    Карагыз әле, сезнең берәр кайчан алма җыйганыгыз бармы? Агачтан?! Һи, җыйганыгыз юкмыни? Минем дә юк. Иде.
    2512
    1
    1
  • 27 апрель 2019 - 15:14
    Үзебездән тора
    И, яратабыз инде акчаны без. Яратмый да булмый, өеңнән чыгып кая гына барыйм дисәң дә – акча кирәк. Өеңнән чыкмасаң да – кирәк. Һәртөрле квитанция кыяфәтенә кереп талаучылар үзләре килеп җитә. Фатирга, утка, суга...
    3659
    0
    2
  • 10 март 2019 - 11:00
    Тыныч атла
    Тукта инде, энем. Ашыкма әле син, кая ашкынасың? Тукта әле дим бит, сабыр ит. Нәрсә, шәпле ат сыман баскан җиреңдә биеп торасың инде менә. Тынычлан дим бит.
    1806
    0
    1
  • 24 февраль 2019 - 12:12
    Без бар идек...
    Очраштык та гадәттәгечә кулны шапылдатып күрештек: – Сәлам! Хәлләр ничек? – бу син идең. – Әйбәт. Үзең ничек соң? – бу мин идем. Кайда икәнен төгәл генә хәтерләмим инде. Матбугат йорты тирәсендә идеме бу, әллә Баумандамы, ә бәлки, авылда яки бөтенләй башка шәһәрдәдер. Анысы артык мөһим түгел иде. Чынлап шулай. Очрашуларның кайда булуы беркайчан да мөһим түгел икән. Аның кем белән булуы мөһим. 
    2549
    0
    0
  • 13 февраль 2019 - 13:40
    Марат КӘБИРОВ күзлегеннән «Татар халкының үсеш стратегиясе»нә бер караш: «Шау-шу гына булмасын»
    Мондый нәрсәләрне бик өнәп бетерми идем. Гадәттә, бер мәсьәләне күтәрәләр дә шуның тирәсендә зур шау-шу тудыралар. Рәхәтләнеп шаулашып, парны чыгарып бетергәч, зур эш эшләгән кебек хәлдән таеп туктыйлар.
    3317
    0
    7
Реклама