Ул әле дә егетләр кебек. Шул ук көр тавыш, шул ук шаяру катыш сөйләшү. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт әфәнде Галиевкә 65 яшь бирмәссең дә.
Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләвенең файдасыдыр, күрәсең. Гел яшьләр арасында бит! Гомеренең 40 елын татар театр сәнгатенә, шул сәнгатьнең нечкәлекләрен студентларга өйрәтүгә багышлаган ул. Юбилеен Роберт әфәнде нинди уй-фикерләр белән каршылый икән?
– Роберт әфәнде, тормышыгыз сәнгать, театр белән ничек үрелеп китте?
– Кечкенәдән күңелем һәрчак матурлыкка тартылды. Бала вакытта ук бакчада гөлләр үстерергә бик ярата идем. Малай вакытта кушаматым да Мичурин иде. Әзрәк үсә төшкәч, сәхнә үзенә тарта башлады. Элек балаларны клубка кертмиләр иде бит. Шуңа авыл үзешчәннәре спектакль, концерт куйганда, эскәмия астына кереп, качып карый идем. Уйнаганнарын күреп, үземне шулар урынына куям, «Эх, кайчан мин дә сәхнәгә менәрмен икән» дип хыяллана идем.
– Сәхнә дип янучы баланың ата-анасы да талантлы кешеләр булгандыр?
– Әнием сәнгатьне бик ярата иде. Казанда яшәгән вакытында ул җитен комбинаты клубында спектакльләр куеп йөргән булган. Олыгайгач, үзе катнашмаса да, авылда спектакль, концерт була, дисәләр, бер атна алдан җыена башлый иде. Әтием бик оста сугымчы, авыл халкы чират тора иде үзенә. Өстәвенә гармунда да уйный, шуңа мәҗлесләрдән калдырмадылар. Сәнгатькә мәхәббәт ата-анамнан килгәндерме, белмим, әмма мәктәпнең бу өлкәдә өлеше булды. Укытучыбыз Галия апа Газизова гел концерт, спектакльләр оештыра иде, шуларда катнашып үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Театр училищесына юл тоттым.
– Үз коллективыгызны тудыру фикеренә ничек килдегез?
– Театр училищесында укыганда ук үзебезнең арадагы егет-кызлар белән шимбә, ял көннәрендә, җәйге каникулларда «шабашка»га чыга идек. Декорацияләрне дә үзебез эшли идек, ул вакытларда мөмкинлеге дә юк бит аның. Аннары беркемгә дә баш ими, үзең хуҗа булып яши торган коллектив оештырасы килде. Дәүләт театрында артист авыз ачып сүз әйтергә куркып тора бит, әйтә икән – ролен югалта. Ә монда бар да үз кулымда, куркасы юк.
– 40 ел режиссер булып эшләгәч, инде студентка карап кына да «Моннан артист чыгачак» дип әйтә аласыздыр?
– Андый тоемлау бар. Кайбер студентларны шулай дәрес вакытларында кереп эләктереп алам. Мин дә чакырам, үзләре дә киләләр. Хәзер инде сәхнәдә миндә элек уйнап киткән егет-кызларның балалары уйный.
– Элекке дәвер студентлары һәм хәзергеләре арасында аерма сизеләме?
– Һәр елны сәләтлерәк яшьләр килә. Яшьләрнең хәмер белән мавыккан еллары да булды. Хәзер аларны ирексезләп тә эчерә алмыйсың. Замана яшьләренең бүген бер генә чире бар. Ул да булса – телефон. Иртән әле күзләре ачылмаган була, инде капшанып, шуны эзлиләр.
– Димәк, шуклыкларсыз да булмый калмый. Сездән студентларга бирелгән иң зур җәза нинди иде?
– Шуклыклары да була. Шулар белән бергә шаярасың. Шулай бер елны спектакль алдыннан студентларымны бер егет килеп сыйлады. Спектакльне көч-хәлгә уйнап чыктык. Халыкка сиздермәдек инде моны. Спектакль беткәч, җыелышып килделәр. Һәрберсе каешын салып чалбарын төшерде дә арты белән борылып басты. Каешны урталай бөкләдем дә унар тапкыр яхшы гына итеп ямадым боларга. Әмма беркем бер нәрсә әйтмәде, юмор белән кабул итте.
– Студентлар һәм сезнең арада шундый җылы мөнәсәбәтләрнең сере нидә?
– Үземне шулар кебек итеп тоям бит мин, көзгегә бик карамыйм (көлә). Студентлар дәрәҗәсенә төшеп, шулар белән мәш килеп, шаярып, үчекләшеп йөрим. Сере дә шундадыр.
– Спектакльләрегездә катнашкан, инде укып чыгып киткән студентлар әле дә элемтәдә торалармы?
– Торалар. Күбесе хәзер югары урыннарда да эшлиләр. «Тургай» мәктәбен үтүчеләр арасында хакимият башлыклары, министрлар, прокурорлар да бар.
– Роберт әфәнде, хәзер бит тамашачыга шоу кирәк, диләр. Спектакль өчен пьесалар сайлаганда, әлеге фикер күз уңында тотыламы?
– Тамашачының зәвыгы төшү белән аңлатыргамы икән моны, белмим, әмма хәзер чын җырчыларга йөрмиләр, шундый матур итеп җырлаучы консерватория тәмамлаучыларына да. Сәхнәгә чыгып ниләрдер кычкырып йөрүчеләрне шәхсән мин бөтенләй кабул итә алмыйм. Шуңа, пьесаны сайлаганда, халыкка карарга матур булсын дип сайлыйм. Йә елатсын ул, йә көлдертсен тамашачыны, бу нәрсә соң, дип аптырап утырырлык булмасын. Тагын бер принцибым – сәхнәдә матур декорация, матур кием булырга тиеш, артистлар да матур булсын. Тамашачы спектакльгә матурлык карарга килсен.
– 40 ел дәвамында «Тургай» ничек үзгәрде?
– 40 ел элек үзем яшь идем, театрның бернәрсәсе юк иде. Тегеннән тартып, моннан йолкып таба идек кирәкле әйберләрне, өйдән дә ташыдык. Ә хәзер инде барысы да профессиональ дәрәҗәдә: аппаратура да, кием һәм декорацияләр дә. Марат Әхмәтовка рәхмәт, гастрольгә йөрергә машина бүләк итте.
– Роберт әфәнде, бу вакыт дәвамында инде «булды, җитте, туктыйм» дигән чакларыгыз да булмый калмагандыр?
– Бүтән болай йөри алмыйм дип әйткәнче йөрисең әле, диделәр. Менә шул йөри алмый башлаудан, өйдә утырудан куркам. Өйдә утыра башласаң, акылдан шашарга кирәк, ә болай бит кеше арасында.
– Киләчәктә үзегезгә алмашка театрны җитәкләп барырлык кеше бармы?
– Юк. Андый кеше булмас, киткән көнемдә үк бөтенесе чәчелер, таралыр инде ул. Хәзер бит мин карт бүре булганлык белән генә йөрим. Яшь кеше килде, кешесен җыйды, әзерләде дә ди. Әмма ул бит берәр җиргә барып спектакль кую турында сөйләшә алмаячак. Яшь кешене аны кабинетка түгел, кабул итү бүлмәсенә дә кертмиләр хәзер.
– Роберт әфәнде, 65 яшегезгә нинди теләк, уй-фикерләр белән керәсез?
– Студентлар бәхетле, сәламәт булсыннар. Киләчәктә урамда очратканда, бу карт исән икән әле дип түгел, исәнләшеп китсеннәр (көлә). Халыкка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Үз итә ул безне: спектакльләребезгә йөри, әйбәт кабул итә. Моның өчен шул гадилек кирәктер инде. Һәрвакыт кеше белән кешечә булырга кирәк. Нинди генә нәтиҗәгә ирешсәң дә, борын чөелергә тиеш түгел.
Раилә Вәлиуллина, газета укучысы
Комментарийлар