Бурычлы үлмәс, ди халык. Әмма вакытында тиешлесен түләмәсәң, суд приставлары ишек шакырга мөмкин. Күпләр бурычы бар икәнен белә, ләкин әҗәтне кайтармасаң, нәрсә буласын аңлап бетерми.
Бурычларын вакытында түләмәүчеләрдән акчаны кайтару тәртибе турында Татарстанның баш суд приставы урынбасары Әнвәр Закиров белән сөйләштек.
– Әнвәр Фәритович, суд приставлары бурычлы кешегә әҗәтен кайтару өчен ничә көн вакыт бирә?
– Закон нигезендә, ирекле рәвештә бурычны кайтару өчен биш көн каралган. Әлеге вакыт түләмәүче кеше башкаручы приставтан бу хакта эш ачылу турында карар кабул иткән көннән алып исәпләнә. Кисәтү кәгазе якшәмбе килсә, бурычны түләр өчен дүшәмбедән җомгага кадәр вакыт бар дигән сүз. Кайбер төр карарлар тиз арада башкаруны таләп итә. Әйтик, күзәтчелек органнары объектта җитешсезлекләр, тәртип бозулар тапты ди, аларны тиз арада төзәтмәсәң, җаваплы кешеләргә карата чаралар күрелә.
– Әгәр дә кеше төрле сәбәпләр аркасында, әйтик, кунакта, хастаханәдә булып, извещениене күрми калса, бурычны кайтару көне кичектерелмиме?
– Кешегә документ барып җитмәгән икән, димәк, борчылыр сәбәп юк. Әмма хат ташучы извещениене берничә тапкыр китереп тә, кеше аннан белә торып баш тарткан икән, монысы инде башка мәсьәлә. Гадәттә, бурычлы кеше бәхәсләшеп тормый, гаебен таный. ЮХИДИ бурычлары турында фото, видео фиксация ярдәмендә төшерелгән «бәхет хатлары», инспекторлар юлда йөрү кагыйдәсен бозган өчен туктатып салган штрафлар искәртә. Салымнар түләргә кирәклеге турында игъланнар урнаштырыла торган реклама юлларында да язылып чыга. Кредит түләмәсәң, банктан шалтыраталар. Дәүләт хезмәтләре электрон порталында да түләнмәгән бурычларың турында мәгълүмат бар. Бурычны шулай ук суд приставларының рәсми сайтында тикшерергә мөмкин. Сервиста бурычны онлайн режимда түләү мөмкинлеге дә каралган.
– Әгәр кеше суд приставлары биргән мөмкинлектән файдаланмаса, биш көн эчендә бурычын кайтармаса, нинди чаралар кулланыла?
– Бурычлы кешедән акчаны кайтару барысы да закон нигезендә эшләнә. Моның ике юлы бар: «электрон» һәм «классик» ысул. Без автоматлаштырылган идентификацион системада эшлибез. Банклар, башка күп кенә органнар әлеге системага кушылган. Бурычлы кешене якынча күзаллау өчен, әлеге органнарга сорау җибәрәбез. Ун көн дигәндә, кешенең милеге, банктагы исәп счетлары турында җавап килә. Әлеге мәгълүматны анализлап, суд приставлары бурычларны тотып калу турында карар кабул итә. Бурыч суммасы 3 мең сумнан артмаган очракта, кешенең милкен тикшермичә, акчаны хезмәт хакыннан да тотып калырга мөмкиннәр. Бу процесс электрон ысул ярдәмендә башкарыла.
– «Классик» ысул вакытында бурыч ничек кайтарыла?
– Әгәр дә кеше беркайда эшләмәсә, аның кереме булмаса, суд приставы «классик» ысулга күчә. Күчемсез һәм күчемле милек турында бара сүз. Суд приставлары бурычлы кешенең өенә килеп милкен барлый. Гражданнар кодексы буенча, бөтен нәрсәне дә бурычны каплау өчен кулланырга ярамый. Әйтик, суд приставлары кеше өчен көндәлек кирәк булган өстәл, урындык, карават, компьютер, кер юу машинасы кебек җиһазларга кагылмый. Ә менә кесә телефоны, кыйммәтле бизәнү әйберләре, картиналар – болар барысы да тартып алынырга мөмкин. Кеше бурычын билгеләнгән вакыт эчендә түләмәсә, аның милкенә арест салына, сатуга куела, аннан кергән акча кешенең бурычын каплау өчен тотыла.
– Бурычны түләмәгән өчен фатирдан чыгарырга мөмкиннәрме?
– Суд приставлары бары тик суд карары нигезендә генә кешене фатирыннан чыгарырга мөмкин. Шуны да истә тотарга кирәк, Россия Конституциясе нигезендә, әгәр дә бурычлы кешенең торагы бердәнбер яшәү урыны икән, аны фатирыннан чыгара алмыйлар. Әмма барыбер күчемсез милеккә карата чикләү кулланыла. Ягъни ул аны сата, алыштыра, бүләк тә итә алмый. Беренче чиратта, суд приставлары аларга мөрәҗәгать иткән якның мәнфәгатьләрен кайгырта. Әгәр дә бурычы бар кеше бик бай тормышта, бассейнлы, бар уңайлыклары булган торакта яши икән, ул аның бердәнбер тору урыны булса да, тиешле чаралар күрәләр.
– Бурычны кайтармаучылар белән нинди көрәш төре иң үтемлесе дип саныйсыз?
– Физик затларга килгәндә, иң нәтиҗәле чара – чит илгә чыгуны чикләү. Шулай ук электрон ысул аша исәп счетларыннан акча тотып калу, милек белән бәйле чикләүләр дә үтемле. Түләмәүчеләр белән без генә көрәшмибез. Идарәче компанияләр, коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар да зур эш алып бара. Суд приставларының ишек шакуы көтелмәгән хәл булмасын өчен, бурычларны вакытында түләп барырга кирәк.
Банкротлыкка чыгып кына бурычлардан котылып булмый
Татарстанда алимент түләмәүчеләр күпме?
– Алимент түләмәүче, гадәттә, 30-42 яшьләрдәге ир-ат. Татарстанда андыйлар 11 меңнән артык кеше исәпләнелә. Бары 40 процентының гына кереме рәсми төстә теркәлгән. Хатын-кызларга килгәндә, алимент түләмәүчеләр саны 2 меңнән артык. Аларның бары 20 проценты гына рәсми төстә эшли. Гадәттә, алимент түләмәүчеләр ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, тәртипсез тормыш алып барган кешеләр.
Әгәр, әйтик, мине банкрот дип танысалар, бурычларымны сызып аталармы?
– Юк, банкротлыкка чыгып кына бурычлардан котылып булмый. Әгәр дә кешенең акчасы юк икән, эш туктатылып тора. Әмма суд приставлары бурычны еллар узгач та кабат сорарга хаклы. Бу вакыт эчендә кеше эшкә урнашырга мөмкин, кемгәдер мирас буенча милек күчә. Банкротлыкка чыгуның тискәре яклары да бар: андый кешегә кредит бирмиләр, ул чит илгә чыга алмый.
Суд карары нигезендә, ай саен бурычымны түләп барам. Әгәр дә керемем аз булса, тиешле сумманы түләп бара алмасам, нәрсә эшләргә?
– Гадәттә, хезмәт хакының 50 процентын бурыч өчен тотып калалар. Әгәр дә кешенең айлык кереме аз икән, ул өлкән яшьтәге әти-әнисен тәрбияләсә яки кечкенә балалары булса, кыскасы, билгеле бер сәбәпләр аркасында бурычын түләргә акчасы җитмәсә, суд приставлары кешенең хәленә керә. Бурычны кичектереп түләргә тәкъдим итә. Тотылып калына торган акчаның суммасын киметергә мөмкин. Суд приставлары бурычлы кеше белән бурычны түләргә кирәкле оешма арасында арадашчы кебек. Пенсионер әбинең бурычын түләгәннән соң, 6 меңгә генә яши алмавын аңлыйбыз, шул ук вакытта, бурычны мәҗбүри кайтармасак, хезмәт күрсәтүче контора да бөләчәк.
Ел башыннан Татарстанның суд приставлары тарафыннан салым түләүләре буенча 745 миллион сумнан артык бурыч кайтарылган.
Фото: tatar-inform.tatar
Комментарийлар