16+

Психиатр Татьяна Гурьянова: «Теләсә нинди авыру депрессиядән башланырга мөмкин»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры, Республика клиник психик хастаханәсенең баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Татьяна ГУРЬЯНОВА республикада психиатрия хезмәтенең торышы турында сөйләде.

Психиатр Татьяна Гурьянова: «Теләсә нинди авыру депрессиядән башланырга мөмкин»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры, Республика клиник психик хастаханәсенең баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Татьяна ГУРЬЯНОВА республикада психиатрия хезмәтенең торышы турында сөйләде.

– Авыру беренче тапкыр ачыкланган очраклар Россия буенча 23 процентка төште. Республикада дәүләти учреждениеләрдәге психиатрларга ел саен җиде мең кеше беренче тапкыр мөрәҗәгать итә. Соңгы еллар күрсәткечләре буенча Татарстанда саннар үзгәреш кичерми. Шунысын аңларга кирәк: авыручыларның саны белгечләр санына, авыруны беренче тапкыр ачыклауга, шәхси кабинетларның булу-булмавына бәйле. Без бары тик рәсми мәгълүматлардан гына файдаланабыз, шәхси клиникалардагы статистиканы күзәтә алмыйбыз. Соңгы вакытларда Татарстанда шәхси кабинетлар да алай ук күп ачылмый. Дәүләт учреждениеләре дә стабиль рәвештә эшли. Шуңа күрә соңгы елларда саннар даими дип әйтергә мөмкин. Моннан тыш, диспансер төркеменә хроник, авыр, еш кабатлана торган авырулар керә. Калганнары консультатив, амбулатор-дәваханә шартларында дәвалана. Шуңа күрә монда авырулар артамы-юкмы дигәнне төгәл генә әйтеп тә булмый. Айсбергның һәрвакыт су астында күренми торган өлеше була...

– Бүген психик авыруларның кайсы төрләре беренче урынга чыга?
– Күп еллар бездә психоз, шул исәптән шизофрения белән авыручылар бер күрсәткечләрдә тора. Ә менә психотик булмаган психик тайпылышлар арта. Ягъни болар органик процесслар – депрессия, адаптация бозылу, бала чагында барлыкка килгән авырулар. Узган гасырда шизофрения белән авыручылар саны барлык халыкның 1-1,2 процентын алып тора иде. Бүген дә шул килеш кала. Хәзер галимнәр, моның сәбәпләрен ачыклау максатыннан, биологик, ДНК тикшеренүләре үткәрәләр.

– Татьяна Владимировна, моңа кадәр психологка мөрәҗәгать итеп, ул тәкъдим иткән ярдәмнең нәтиҗәсе булмаган авырулар еш киләме сезгә?
– Медицина психологлары диагностик-коррекцион эш кенә үткәрә алалар. Алар табиблар түгел, югары медицина белемнәре дә юк, шунлыктан дәваларга хокуклары юк. Әгәр медицина психологына дәвалану кирәк булган авыру мөрәҗәгать итә икән, алар аны табибларга (психотерапевт, психиатр) тапшыра. Һәрхәлдә, идеаль очракта шулай булырга тиеш. Мәсәлән, кайгы реакциясе бар. Берәү бик якын кешесен югалткан ди. Аңа, гадәттә, транквилизатор бирмичә дә ярдәм итеп була, ә аларны бары тик табиб кына бирә ала. Медицина психологларының төп аермасы – аларның дару препаратларын язып бирергә хокуклары юк.

– Психик тайпылышның ун билгесе дигәндә, нәрсәләрне әйтер идегез?
– Һәр авыруның үзенең билгеләре бар. Әйдәгез, мисалга, халык арасында еш очрый торган депрессияне алыйк. Депрессияне начар кәеф, эштә арыганлык белән бутарга кирәкми. Анысы барыбызда да була торган халәт. Әгәр инде кәеф төшсә, моңа кадәр кызыксындырган шөгыльләр кызыксыз була, кеше ябыга, эштә өлгерми башласа, игътибарлылык кимесә, үз-үзеннән канәгатьсезлек туса, гаепләү хисе пәйда булса, йокысызлык, аппетит төшсә, яшисе килмәү теләге ике атнадан артык дәвам итсә, һичшиксез, табиб-психиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге хисләр яки акрынлап, яки бик тиз барлыкка килергә мөмкин. Аннан соң инде табиб авыруның сәбәпләрен ачыклый. Әлеге билгеләр теләсә нинди психик авырулар структурасында булырга мөмкин. Шулай ук теләсә нинди авыру депрессиядән башланырга мөмкин. Шуңа күрә авыручылар саны буенча статистика китерүе дә авыр. Чын депрессия белән халыкның бер проценты гына авырый. Аның сәбәпләре дә күптөрле булырга мөмкин. Алар һәр кеше өчен индивидуаль, чөнки психиатрлар өчен кешенең шәхесе дә бик мөһим. Барыбызның да холыклары төрле. Һәм бер төрле вакыйгаларны кешеләр төрлечә кабул итә. Мәсәлән, шизофрениянең төп билгеләренең берсе – галлюцинация һәм тузга язмаганны сөйләү. Алар әле тагын үз эчләрендә бүленә.

– Шизофрения нәселдән күчә аламы?
– Андый очраклар да бар, әмма бу бик сирәк очрый торган күренеш. Гомумән, хәзер галимнәр, биологлар Альцгеймер, шизофрения авырулары буенча бик зур тикшеренүләр алып бара.

– Халык арасында, психик авырулар язын һәм көзен көчәя, дигән караш яши. Бу дөресме?
– Андый кешеләр дә бар, ләкин моны «законга язылган» дип әйтеп булмый. Мәсәлән, мин кандидатлык диссертациясен язган 2004 елда әлеге авыруларның көчәюе апрельдән алып июльгә кадәрге вакытка туры килде. Бу шулай ук күп факторларга бәйле. Кеше үз-үзенә игътибарлымы, табиб язып биргән даруларны эчәме, исерткеч эчемлекләр куллануын дәвам итәме? Кайбер очракларда даруларны гомер буена эчәргә туры килә, ләкин кайберәүләр, хәле җиңеләйгәч, дару эчүне туктата. Аннан соң авыру кабат баш калкыта. Кайберәүләр тулган ай вакытларында да хәлләренең начараюын сизә. Алай да булырга мөмкин. Һава торышы үзгәрешләренә дә сизгер кешеләр бар. Болар барысы да индивидуаль.

– Психик авырулар, хроник характер алып, кабатланырга мөмкинме?
– Нинди авыру булуына карап. Мәсәлән, шул ук шизофрениянең берничә формасы бар. Кайберәүләр әлеге авыру билгеләре белән гомер буе яши, ә кайберәүләр үз гомерләрендә бер генә тапкыр авырый. Шулай ук авыру вакыт-вакыт көчәеп алырга да мөмкин. Реактив психоз, бәби тапканнан соң була торган психоз белән дә шулай ук. Ләкин психиатриядагы барлык авырулар да хроник була дип уйларга кирәкми.

– Монда, күрәсең, вакытында дөрес диагноз кую да зур роль уйный торгандыр.
– Һичшиксез. Монда берничә фактор бар. Беренчедән, авыру билгеләре күренә башлау белән үк, табибка мөрәҗәгать итү. Икенчедән, барлык методларны да кулланып, дөрес диагноз кую. Өченчедән, табиб күрсәтмәләрен дөрес һәм вакытында үтәү.

– Психик тайпылышлары булган кешенең якыннарына да бик авырга туры килә. Туганының, иренең, хатынының сәламәтлеге, психикасы белән бәйле үзгәрешләрне күргән кеше иң беренче чиратта нәрсә эшләргә тиеш?
– Чыннан да, психик авырулары булган кешенең гаиләсенә бик авыр. Авыруның ахыргы нәтиҗәсе кешене карау, тәрбияләү, гаиләдәге атмосферага да бәйле. Шуңа күрә психиатрияда психик авырулары булган кешеләрнең гаиләләренә ярдәмгә килә торган күп кенә уку-укыту программалары эшләнгән. Кайсыдыр очракларда авыруга каршылык күрсәтмичә, аны мактарга, кайсыдыр очракларда, киресенчә, катырак торырга кирәк. Безгә психик авыру билгеләре булган кеше эләгү белән үк, параллель рәвештә аның гаиләсе белән эшли башлыйбыз. Авыру турындагы бөтен мәгълүматтан башлап, гаиләдәге әлеге авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга, нәрсәгә әзер булырга кирәклегенә кадәр өйрәтәбез. Гаиләләргә тренинглар, брошюралар тәкъдим итәбез.

– Әгәр, мәсәлән, кеше якынында психик үзгәрешләр сизә, ләкин авыру үзе табибка барырга теләми ди. Бу очракта нишләргә?
– Беренчәдән, әлеге кеше хастаханәгә башта үзе килергә тиеш. Һәр районның үзәк район хастаханәсендә психиатр кабинетлары бар. Казанда исә алар Бутлеров урамының 41нче йорты һәм Гагарин урамының 77нче йорты адресы буенча урнашкан. Башта авыруның туганы психиатрга килә һәм хәлне аңлатып бирә. Әгәр табиб чыннан да психик тайпылыш билгеләрен күрсә, авыру белән эш башлана. Башта аны үз теләге белән дәваланырга килергә үгетлиләр. Әгәр инде бу чаралар ярдәм итмәсә, психиатрик ярдәм күрсәтү законы нигезендә авыруны, үз ирегеннән тыш, табибка алып килү турында хәл ителә. Табиб авыруны карарга тиешле табиб исеменә гариза яза. Әгәр табиб авыруны үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра дип таба икән, суд карарыннан башка да, аның өенә барып карарга хокуклы. Психиатр урынга баргач, авыру билгеләре бармы-юкмы, аны дәваларгамы-юкмы, дәвалаган очракта, нинди дәрәҗәдә дәваларга кирәклеген хәл итә. Мондый очракларда полициягә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Авыруларның 10-13 проценты үз ризалыгыннан башка ярдәмчесезлек (деменция, Альцгеймер авырулары) буенча хастаханәгә эләгә. Шулай ук авырулары беренче тапкыр ачыкланган авырулар еш кына табибка күренүдән баш тарта.

– Психик авырулар яшәрә, дип әйтергә җирлек бармы?
– Хәзер балаларда психик тайпылышларның авыр формалары күп. Болар – психозларның авыр формалары, бала чагында башлана торган органик психик тайпылышлар (баш мие зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырулар группасы). Соңгы елларда аутестик аспектрдагы авырулар да күбәйде. Галимнәр боларның сәбәпләрен тикшерә, өйрәнә. Дөрес, безнең үзебезнең дә әлеге мәсьәләгә карата фикерләребез бар. Вакытыннан бик иртә туган балаларны тәрбияләп үстерү (выхаживание) һәрвакытта да уңай нәтиҗәләр бирми. Дөрес, алар исән кала, тик кайбер очракларда психик авыруларга барып ялгана. Балалар психиатрлары әйтүе буенча, соңгы елларда балалар арасында авыр психозлар күп очрый.

– Күпләр, миңа калса, психиатрга мөрәҗәгать иткән һәр кешене дә учетка бастыралар, дип уйлап ялгыша.
– Әйе, бу шулай ук халык арасында еш таралган уйдырма. Психиатрик ярдәм турындагы 26, 27нче маддәләрдә кешене нинди очракларда учетка бастыру турында ап-ачык язылган. Шулай итеп, учетка авыр, хроник, еш кабатлана торган психик тайпылышлары булган кешеләр алына. Башка формалар диспансер учетына алынмый һәм аларга социаль чикләүләр каралмаган. Диспансер учетка баскан кешеләргә ату коралыннан файдаланырга, кайбер очракларда машина йөртергә, дәүләт эшләрендә эшләргә, балаларны уллыкка алырга ярамый. Моннан тыш, кеше һәр биш ел саен диагнозын кире кабат карарга хокуклы. Диагноз бөтенләй алынган очраклар да күп. Моның өчен кешегә гариза язып, документлар пакетын тапшырырга кирәк.

– Районнарда белгечләргә кытлык юкмы?
– Психиатрлар биш районнан (Аксубай, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Теләче) кала, барысында да бар. Әлеге районнарда психиатрларны йә табиб-нарколог, йә табиб-неврологлар алыштыра, яки башка районнардагы психиатрлар килеп карый. Әгәр тиз арада ярдәм кирәк икән, «Ашыгыч ярдәм» авыруны безгә яки филиалларга алып бара. Шулай ук суицид очракларында 279-55-80 номеры буенча «ышаныч телефоны» эшли.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язманы укып бетерэ алмадым .Шулай да узем турында язам. Минем чын шизофрениядэн ,эйлэнэ-тирэмне куркытып чыгуым ,психбольницада ялган шизофрения диагнозы куелып ,шул диагноз буенча телэгемэ каршы дэвалануга китерде.....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мина шизофрения диагнозы куйдылар .Чынлыкта бу минем Рух буларак уянуым иде .Мин тэннэн генэ тугел ,э жаннан ,рухтан торам икэн бит . ...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рухым уянганда янымда мине анлаучы остаз юк иде. Шэhэребездэ биоэнергетик- халык дэвалаучысы эзлэсэмдэ, таба алмадым. Энергиям ,жаным ,рухым гармониядэ була алмау ...кабат ,кабат мэжбури дэвалаулар .Этиемдэ дорес урында дэваланмаган булган ,узем аша этиемне анладым...

        Мөһим

        loading
        2
        X