16+

Трансплантолог Шамил Галеев: «Ире хатынына донор була алмый»

Ара-тирә ватсаптан «бер бала югалган, бөерен алганнар да югалган урынына кире кайтарып куйганнар, ә бөерен донор итеп сатканнар» ише хәбәрләр килеп тора. Үләргә яткан кешенең органнарын табиблар тизрәк алып калырга тырыша дигән имеш-мимешләр дә күп йөри халык телендә.

Трансплантолог Шамил Галеев: «Ире хатынына донор була алмый»

Ара-тирә ватсаптан «бер бала югалган, бөерен алганнар да югалган урынына кире кайтарып куйганнар, ә бөерен донор итеп сатканнар» ише хәбәрләр килеп тора. Үләргә яткан кешенең органнарын табиблар тизрәк алып калырга тырыша дигән имеш-мимешләр дә күп йөри халык телендә.

Моннан берничә ел элек Мәскәүдә бер кызның үлеменнән соң әнисе табибларны кызның органнарын донор буларак алуда гаепләп чыкты. Имештер, кызыннан, ул риза булыр идеме икән, дип сорамаганнар. Әнисеннән дә сораучы булмаган. 1992 елда кабул ителгән закон буенча, әгәр дә кеше исән чагында, мин, үлгәч, донор булмыйм, дип белдерсә, аның органнарын донор буларак алмыйлар. Әйтеп калдырмаган икән, үлгәннән соң, ул үзеннән-үзе донор-мәет була. Шулай ук законда табиблар рөхсәт сорарга тиеш дигән сүз дә юк. Шуңа да күп кешеләр бу закон белән килешми. Алдан ук язып куйсаң, сине органнарны «аулап йөрүчеләр» тынычлыкта калдырмаска мөмкин дигән шикләре дә бар. 1992 елгы законда нинди җитешсезлекләр бар, аны яңартырга кирәкме һәм гомумән трансплантологияне үстерү өчен ниләр эшләргә? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш трансплантологы, Республика клиник хастаханәсенең бөер күчерү бүлеге мөдире Шамил Галеев белән без бу сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.

Законны камилләштерергә кирәк

– 1992 елгы закон буенча, кеше исән чагында мин каршы дип әйтмәгән икән, ул үлгәннән соң, табиблар аның органын алырга хокуклы. Бу бездә генә түгел, тагын берничә илдә шулай. Бу «ризалык презумпциясе» дип атала. Табиблар үләргә яткан кешенең органын берничек тә ала алмый, алар аның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Әгәр дә инде махсус комиссиядәге табиблар кешегә «мие үлде» дигән диагноз куя икән, ул чынлап та үлгән санала. Узган гасырның 50нче елларында теологлар, психологлар, табиблар, чираттагы тапкыр җыелышып, кешене кайчан үлгән дип исәпләргә була дигән темага фикер алышкан. Алар үлемнең соңгы критерие дип баш миенең үлемен билгеләгән. Бүген без кеше органнарын ясалма эшләтә алабыз. Үпкәсе урынына аппарат куеп сулатабыз, бөере урынына ясалма бөер, йөрәккә насос куябыз. Ә баш миен берничек тә ясалма эшләтә алмыйбыз. Баш мие үлсә, кеше дә вафат булды дигән сүз. Тагын бер мисал китерәм: ачык йөрәккә операция ясаганда, аны вакытлыча туктатабыз, әмма кеше исән санала, чөнки аның баш мие исән. Димәк, кешенең үлеме, исәнме икәнен йөрәк эшчәнлегенә карап кына әйтеп булмый. Шунысы да бар: кешенең йөрәге тибүдән туктаса, аны эшләтеп җибәрү өчен бөтен чаралар күрелеп, файдасы булмаса, шулай ук ул үлгән санала.

– Кеше исән чагында, үлгәч органымны донор итеп алуга каршы, дип әйтсә, ул сүздә генә калган булып чыга бит, аны кем һәм ничек дәлилли ала?
– Дәүләт Думасына донорлык һәм органнар трансплантациясе турында яңа закон проекты кертелде. Аның авторлары федераль донорлар регистрын булдырырга тәкъдим итә. Кеше үзенең риза булмавын электрон рәвештә теркәп калдырырга тиеш була. Ул регистр кирәк, чөнки хәзерге закон нигезендә кешенең органын күчереп утыртуга риза булмавы беркайда да теркәлми. 1992 елгы законның җитешсезлеге дә шунда. Кеше хастаханәгә ятканда үзе яки туганнары риза түгелбез дип әйтә икән, аларның теләгенә каршы бармыйбыз, әлбәттә. Ул авыруның тарихына языла.

– Бездә трансплантологиягә караш ничегрәк, халык аңлап кабул итәме?
– Көнбатыш илләре белән чагыштырганда, авыррак кабул итәләр. Мин моның бер сәбәбе итеп кешеләрнең медицинага ышанычы кимүдә күрәм. Ниндидер бер чорда табибларга ышаныч югалып алды. Шуңа да беренче чиратта ак халатлыларның абруен, сәламәтлек саклау өлкәсенә ышанычны торгызырга кирәк. Донорлыкка килгәндә, халык белән эшләү җитми. Кеше үзенең үлеменнән соң биш кешенең гомерен саклап кала ала. Ул аларга тормыш бүләк итә һәм болар барысы да закон буенча эшләнә. Менә шуны аңлап җиткермиләр. Республикада 1300 кеше диализда (ясалма бөер) утыра. Алар атнага өч тапкыр диализга йөрергә мәҗбүр. Ә менә бавыры эшләмәсә, аны алыштырырлык әйбер юк. Йөрәккә насос куела, әмма ул да тулы канлы тормыш алып барырга мөмкинлек бирми. Аларга ярдәм итүнең бердәнбер юлы – трансплантация. Аның өчен донор кирәк. Без үзебез дә алар хәлендә калырга мөмкинбез бит. Болар турында киң җәмәгатьчелеккә сөйләргә, аңлатырга кирәк. Ә бу инде табиблар гына хәл итә торган проблема түгел, дәүләт күләмендә масштаблы эш алып бару зарур.

Ире хатынына донор була алмый

– Исән кеше дә донор була ала бит. Шуның турында да сөйләгез әле.
– Гаилә әгъзасы ярдәм итәргә риза булса, аның бер бөерен яки бавырының бер өлешен күчереп утырта алабыз, бу юридик яктан тыелмаган. Моның өчен башта аны бөтен яклап тикшерәбез. Донор булганнан соң аның гомере кыскару куркынычы яки ниндидер авырулары булса, баш тартабыз. Андый очраклар да бар. Статистика буенча, тикшерүләрдән соң 20 процент очракта баш тартырга туры килә. Гадәти булмаган очраклар да күзәтелә. Әни кешенең бөерендә зарарсыз шеш табылды, шул шешне алып, бөерне улына күчердек, ягъни берьюлы ике операция ясалды. Операция уңышлы узды. Шикәр авырулы кешеләр балаларына ничек кенә донор булырга теләсә дә, каршы килергә туры килә, чөнки аның үзенең гомеренә куркыныч янаячак.

– Ире хатынына донор була аламы?
– Юк, туганлык бәйләнеше булганнар гына органын донор итеп бирә. Исән булган чит кешенең органын алу закон буенча тыела. Европада, Америкада бу мөмкин. Ә бездә юк. Америка Кушма Штатларында эмоциональ донорлык дигән төшенчә бар. Анда кеше үзе теләп органын донор итеп бирәм дисә, аның белән психологлар сөйләшә, сәламәтлеге ягыннан проблемалар булмаса, донор итеп кулланалар. Әмма аның кемгә куелганын белми. Сез әңгәмә башында бала югалу, аларның бөерләрен алып сатулары турындагы хәбәрне искә алдыгыз. Мондый хәбәрләр мессенджерларда инде берничә ел йөри. Бу хәлнең чынлыкта булуы мөмкин түгел. Органны кисеп алдың да кемгәдер күчереп куйдың гына түгел, бик җитди операция ул.

– Кечкенә балага олы кешенең органын күчереп утыртып буламы?
– Нинди орган булуына карап. Бөерне була, ә бавырның бер өлешен генә алып куябыз, ә йөрәкне, үпкәне юк.

– Бөер күчереп утыртылган хатыннар бала таба алалармы?
– Өч хатын-кыз тапты, әмма без аларга моны киңәш итмибез. Йөкле вакытта организмда күп әйберләр үзгәрә, бер очракта хатын-кыз баланы таба алды, әмма бөерен югалтты. Бавыр күчереп утыртылган очракта, куркыныч юк.

Донорны 20 ел да көтәләр

– Татарстанда нинди органнарны күчереп утырталар?
– Бөер, елына 20 операция ясала, аларның күбесе туганнарыннан алына. Йөрәк һәм бавырны да күчереп утыртабыз. Әмма бу операцияләр сирәк ясала, чөнки донор юк.

– Бу операцияләр бушка ясаламы?
– Бу хезмәт түләүсез. Аңа акчалар бюджетта каралган.

– Бездә ничә кеше трансплантологиягә мохтаҗ?
– 1300 кеше бүгенге көндә диализда, аларның яртысы яңа бөер күчереп утыртуны көтә, яртысына медицина күрсәтмәләре буенча бөер күчертеп утыру мөмкин түгел. 200е бөтен медицина тикшерүен узган, донор булса, бүген-иртәгә аны аларга куеп була. Донор табылган очракта да, аның кайсы авыруга туры килүенә карап куябыз. Монда чират дигән нәрсә юк. Бер кеше 20 ел диализда булды, чөнки аңа туры килгән органны таба алмадык. Быел, ниһаять, табылды, операция уңышлы узды. Бер пациентка өч айда ук табылды.

– Үткән елны ничә операция ясадыгыз?
– Узган ел 24 бөер, бер йөрәк һәм бер бавыр трансплантациясе ясалды.

– Андый кешеләр ничә ел яши ала?
– Бу бик күп факторларга бәйле. Пациентлар дару эчү режимын һәм табиб күрсәтмәләрен сакларга, аңа күренеп торырга тиеш. Андый кешеләр 25-27 елга кадәр яши ала. Бөерне күчереп утырткач эшләп китә алмаса яки күпмедер вакыттан соң эшләүдән туктаса, ул кеше кабат диализда утыра.

– Кайсы операция иң катлаулысы?
– Хирургия күзлегеннән караганда, бавыр, иммунология (организмның чит органга реакциясе) буенча – бөер. Трансплантация ул операция генә түгел, яңа куелган органның организмда эшләп китүе дә кирәк бит әле. Пациентларны без аларның гомере ахырына кадәр карап торабыз, кирәкле даруларны, аларның дозасын язабыз. Операциянең нәтиҗәлелеге шуннан да тора. Шул ук вакытта күп әйбер пациентларның үзенә дә бәйле. 2017 елда бер егеткә әтисенең бөерен күчереп утырттык. Баштагы өч-дүрт айда килеп йөрде, аннары югалды. Сигез айдан килде, әмма бөере эшләми иде инде. Әтисе аңа үзенең бөерен корбан итте, безнең хезмәт тә, аңа тотылган чыгымнар да әрәмгә генә китте дияргә була.

– Күчереп утыртыласы органнар күпме саклана?
– Бөер 24 сәгать эчендә күчереп куелырга тиеш, йөрәк һәм бавыр 6 сәгать эчендә.

– Куелган орган белән бездә ничә кеше яши?
– 264 кеше, аларның 21е – балалар. Алар барысы да исәптә һәм дарулар белән тәэмин ителәләр.

– Органнарын донор итеп бирүчеләр соңыннан сәламәтлекләреннән зарланмыймы?
– Чит илдә андыйлар хәтта озаграк яши, чөнки сәламәтлекләренә игътибар бирә башлыйлар, авырып китүгә үк табибка баралар. Икенче фактор: фәкать сәламәт кеше генә донор була ала.

– Донор булган иң олы кешегә ничә яшь?
– 66 яшь иде. Балалары өчен иң күбе хатын-кызлар донор була.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X