Гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган Татарстанның атказанган артисты Илнур Нуриев бүген безнең кунак бүлмәсендә.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор төркеме, бөек Тукаебыз әйтмешли, “халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә рушан көзгесен” ялтыратып торучылар, аның нурын еракларга таратучылар. Үзе талантлы, үзе тыйнак бу егет белән якыннан танышу, ансамбльнең сәхнә артына күз салу укучыларыбызга да кызыклы булыр дип уйлыйм.
– Беренче сорау гадәттәгечә, кайсы яктан, кайсы туфрактан, Сез? Җыр белән ничек дуслаштыгыз?
– Питрәч ягы, атаклы Шәле малае мин. Үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм, театр куям. Геннар белән килгәндер, әтинең әтисе Фәйзрахман бабай “Карурман” ны бик матур җырлаган. Әтием гармунда уйный иде. Балачактан кушаматым да “артист” иде минем дә, җырлый торган малай дип беләләр иде мине авылда. “Ул җырламаса, концертка барып та тормыйбыз ...” дигәч, клубтан чакырып киләләр иде. Ә мин ялындырып тормыйм, үзем дә җырларга яратам бит. Кемнәрдер көтү көтүне авыр эшкә чутлый, ә миңа, киресенчә, ошый иде. Чәчәкле болыннарны яңгыратып, бормалы борынгы татар җырларын бер сузып җибәрәсең, тавышың офыкка җитеп, чыңлаган, болытка эленеп калган күк була, күкрәгең киңәеп китә. Шулай итеп, бер нота да белмичә, музыка мәктәбендә белем алып түгел, ә табигать кочагында, кошлар моңын тыңлап үстем мин.
– Хәзер хәтта консерватория дипломыгыз да бар дип беләм. Бу юлны үтү җиңел булмагандыр? Юл башында кемнәр торды? Сез кемнәргә рәхмәтле?
– Авылдашлар “артист булырсың инде”, – дип маңгаемнан сыйпап үстерделәр дим бит. Мәктәп директорыбыз Миңзифа апа Хәсәнова да театр училищесына барырга теләсәң, әзерлән, шигырьләр өйрән диде. Ә беркөнне мәктәбебезгә атаклы Мәсгуть абый Имашев килде. Һәм директор мине аның белән таныштырды. Җырлап та, шигырь дә сөйләп күрсәттем, “Кил, көтәбез!” – диде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң бардым театр училищесына. Сәхнәдә уйнау теләгем зур иде. Телевизордан башкорт театры куйган “Кыз урлау”ны күргәннән соң, сәнгатьнең бу төре мине тәмам сихерләде, киләчәгемне бары тик сәхнәдә генә итеп күзаллый башладым. Имтиханнарны уңышлы тапшырып кердем.
– Тик бу бәхет озакка бармаган бугай, читек-түбәтәйләр урынына каска һәм солдат итеге кияргә туры килгән. Егет кешегә монысы да кирәк. “Солдатта булган диләр...” иң зур мактау сүзе безнең халыкта.
– Әйе, яраткан училищемны 1 курста ук калдырып торырга туры килсә дә, сагынып искә алам бу елларны. Оренбург өлкәсендә авиациядә Гагарин отрядында булдым. Туган ягымны бик тә сагынып, бүтән беркая да китмим дип кайттым. Хәтта театр училищесыннан документларымны алырга да бардым. Шунда “талантың бар, нигә китәсең, үкенерсең...” – дип, укытучыларым калдырдылар. Хәзер аларга рәхмәт әйтеп туя алмыйм. Дипломлы белгеч булып, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына килдем. Яратып уйнадым. Бигрәк тә, җырлы рольләр ошый иде. Ләкин җырчы буласы килү теләгем җиңде, мин театрдан китеп, консерватория ишеген ачып кердем. Дөресрәге, әзерлек курсларына алдылар. Зилә Сөнгатуллина классына эләктем. Имтиханда каушаудан юньләп җырлый да алмадым. Ярый инде, хәлемә керделәр, татар музыка сәнгате факультетының халыкчан җырлау бүлеге студенты иттеләр. Беренче көнне үк кыюланып үземнең таләбемне дә куйдым әле. ”Мин урысча җырламыйм, татарча гына”, – дидем. Ризалаштылар. Ләкин син татар композиторларының барысының да әсәрләрен башкарырга тиешсең диделәр. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин һәм тагын бик күпләрнең җырларын яратып, татар моңы-аһәңе өчен горурланып башкардым.
– Милли моңнарыбызны яңгыраткан ансамбльгә ничек килдегез? – дип сорап тормыйм инде, болай да аңлашыла.
– Диплом алгач, эшсез калам дип куркып йөреп, 1–2 ай узган иде инде. Эшсезлекне Ходай күрсәтмәсен, беркемгә дә кирәксезлегеңне тоюыңны белү бик начар ул. Ә эш ул – кирәклек. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчылар кирәк дигәч, шунда киттем тәвәкәлләп. “Сибелә чәчәк”не җырлап күрсәттем.“Моңлы бер җыр спектакле”, Муса Җәлилләрнең соңгы минутлары күз алдымнан узгандай булды, йөрәгем, бар җаным аша уздырып җырладым. Алдылар. 22 ел шунда милләтемә хезмәт итәм.
– Психологлар якынча 5 елга бер эш урынын алмаштырырга кирәк диләр, туйдыра, имеш. Ә Сезнеңчә ничегрәк?
– Яраткан эш туйдырмый инде ул. Мин үзем эшкә һәр көнне бәйрәмгә баргандай киләм. Җитәкчебез Венера Гәрәева әниләрдәй мәрхәмәтле игелекле иде, урыны җәннәттә булсын. Бөтенебезгә “балам!” дип кенә эндәшә иде. Хәзер ул тудырып калдырган дустанә мохитне сакларга тырышабыз.
– Һәр талантлы артистның ялгыз гына җырлыйсы, зал тутырып тамашачы җыеп үзен алкышлатасы килә. Сездә бу ялгыз җырлау теләге юкмыни?
– Юк дисәм дә ышанмассыз инде. Бар да дия алмыйм. Ансамблемә рәхмәтлемен. Ул миңа гади авыл баласына дөнья күрсәтте. Тәгәрмәч өстендә узып бара торган гомеремдә никадәр чит илләрдә, чит төбәкләрдә милли моңнарыбызны яңгыраттык. Мин бит солист. Тамашачы, башлыча, минем җырлавымны ишетә, мине тыңлый. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела һәм мин тагын да тырышыбрак, илһамланыбрак башкарам. Миңа илһамны халкыбызның моңлы борынгы җырлары бирә. Аларны җиренә җиткереп, халык күңеленә үткәзерлек итеп башкара алсам, үземне бик бәхетле сизәм.
– Үкенмичә генә узмагандыр бит гомерегез?
– Үкенү ул Аллаһы Тәгалә биргән язмышка риза булмау. Элегрәк моны төптән тирәннән аңламаганда үкенә идем. Мин армиядә чакта кияүгә чыккан беренче мәхәббәтемә дә үпкәли, рәнҗи идем. Ә хәзер шулай хәерлерәк булгандыр дип тынычланам. Тик барыбер күңелдән китмәде ул. Беркемне дә аны яраткан кадәрле ярата алмадым. Ярата алмам да бәхетсез итәрмен дип, өйләнмәдем дә.
– Сезнең кебекләр турында “сәхнәгә” өйләнгән диләрдер инде, әйеме ?
– Хак, сәхнә минем эш урыным гына түгел , ул минем яшәү рәвешем, мәхәббәтем. Мин сәхнәдән, сәхнә миннән башка яши алмабыз кебек. Сәхнәгә чыгып баскач, мин үсеп киткәндәй булам, иңемдә канатлар тоям. Гадәттә ансамбль чыгышын Тукаебызның гимнга әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз. Мин солист. Никадәр горурлык шатлык тоям мин бу җырны башкарганда. Бигрәк тә, дүртенче куплетын. Безне тыңлаганнар да шундый хисләр кичерсен, бөек милләт вәкиле булуларына сөенсен, Халкыбыз озын гомерле булсын дип намаз саен Ходаема ялварам.
– Димәк Сез Ислам дине юлында?
– Аллага шөкер. Биш вакытын да калдырмыйм. Көтмәгәндә-уйламаганда катлаулы чир ябышып, хастаханәдә ятканда нәзер итеп әйткән идем, хәзер тәмам савыккач, Бөек көчкә иртә-кич рәхмәт әйтеп, йөземне намазлыкка куям.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Комментарийлар