Шәһри Казан

Игенчеләр Сарае

Казан Кремленең төньяк дивары артында - Казансу буенда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы урнашкан. Ул башкаланың «Антика-плюс» компаниясе проекты нигезендә 2008-2010 елларда төзелде. Мәгълүматларга караганда, 2,2 миллиард сумга төшкән әлеге бина халыкта һәм белгечләрдә каршылыклы фикерләр тудырды. Берәүләр бинага соклана, икенчеләр аны «антипремия» номинациясенә кертергә дә риза....

Реклама

Казан Кремленең төньяк дивары артында - Казансу буенда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы урнашкан.
Ул башкаланың «Антика-плюс» компаниясе проекты нигезендә 2008-2010 елларда төзелде. Мәгълүматларга караганда, 2,2 миллиард сумга төшкән әлеге бина халыкта һәм белгечләрдә каршылыклы фикерләр тудырды. Берәүләр бинага соклана, икенчеләр аны «антипремия» номинациясенә кертергә дә риза. Министрлык бинасында Венадагы Хофбург император сарае, шулай ук Римдагы Витториано чалымнары бар. Диварның тышкы ягы кече архитектура сыннары белән бизәлгән, урта бер җиргә бронзадан эшләнгән 20 метр биеклектәге «Муллык агачы» сыны урнаштырылган. Төнге яшел төстәге утлар агачның җиңел ябалдашын, ягъни яфракларын хәтерләтә.
Игенчеләр Сарае каршындагы буш тугайда бакча-парк барлыкка китерелде. 30 августта - Республика һәм шәһәр көнендә анда ачык һавада бәйрәм чаралары оештырыла. Яңа бина белән бергә, матур гадәт тә туды: гаилә корган яшь парлар Игенчеләр Сарае тирәләрен дә җәяүләп урап киләләр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: