16+

Казансуда тагын бер күпер төзеләчәк

Казанның Яңа Савин районындагы Гаврилов урамыннан М-7 «Волга» федераль автотрассасына тоташачак дүртенче транспорт дамбасы төзү ниятләнелә.

Казансуда тагын бер күпер төзеләчәк

Казанның Яңа Савин районындагы Гаврилов урамыннан М-7 «Волга» федераль автотрассасына тоташачак дүртенче транспорт дамбасы төзү ниятләнелә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Казан - Олимпия уеннарын да үткәрерлек дәрәҗәдә, дигән сүзләрен искә төшерсәк, дүртенче дамба төзелеше стратегик әһәмияткә ия. Казанда 2013 елда узган Универсиада вакытында Ямашев проспектында, Миллениум күперендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнгән иде. Быел Конфедерацияләр Кубогы матчларында да шушы ук хәл. 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатында да юллар ябылачак. Дүртенче транспорт дамбасы, Ямашев проспектындагы өченче транспорт дамбасына дублер-алмаш сыйфатында, Себер трактын да, хәтта Дәрвишләр бистәсен дә транспорт ташкыныннан нык коткарыр иде.
- Казанда дүртенче транспорт дамбасын төзү мәсьәләсе өйрәнелә. Казанның Генераль планында да исәпкә алына ул, ләкин Генераль план - унбиш елларга фаразланган документ, - диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары- тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Миллениум күпере дә бер хыял гына иде, сафка басканын сизми дә калдык.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, Казан бистәләрендә юлларны төзекләндерү дәвам итә. Бу җәйдә башкаладагы 30 бакчачылык ширкәтенә асфальт юллар сузылачак, - дип, өстәмә мәгълүмат бирде Игорь Куляжев.
Россиядә 2017 елдан «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проект старт алды. Әлеге проектка илнең 38 шәһәре, шул исәптән Казан белән Чаллы да кертелгән.
- Казан агломерациясендә - 2,4 миллиард сумга, ә Чаллыда 1,25 миллиард сумга юллар төзекләндерелә. Агломерация шәһәр эче магистраль юлларын һәм федераль автотрассаларга тоташа торган юл өлешләрен колачлый, - дип таныштырды республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.
Казанда, шушы проект кысаларында, Фатыйх Әмирхан, Шәриф Камал, Копылов, Назарбаев, Карл Маркс, Декабристлар урамнары һәм Ибраһимов проспекты юллары төзекләндерелде инде. Горький шоссесында, Восстание урамында, Казанның зур боҗра юлларында эшләр дәвам итә. Уң як Болак-Муса Җәлил урамнары, Вишневский-Шмидт урамнары киселешендә, Профессор Камай урамында светофорлар урнаштырылачак. Артем Чукин әйткәнчә, Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы, Рәис Беляев проспектларында эшләр башкарылган, Мәскәү проспекты да төзекләндереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading